Ялгышкан вакытта кешегә дөрес үгет-нәсыйхәтләр биреп, аны туры юлга кертә торган дуслары булу бик мөһим. Имам Газзали (рәхимуллаһ): “Әгәр син кешеләргә чынлап та игелек телисең икән, син аны беркем дә күрмәгән вакытта, бергә-бер калып, аңа кисәтү һәм үгет-нәсыйхәт кыл, ә кимсетәсең килсә, син аны башка кешеләр бар чакта эшлә”, – дигән. Кемнең дә булса башка кешеләр булганда кисәтү яки шелтә ишетәсе килмәс бит?!
Әгәр ниятләрең яхшы булып, син бу кешегә яхшылык теләсәң һәм ул чынлап төзәлсен дип уйласаң, аның белән ялгызың гына калып үгет-нәсыйхәтләреңне бирергә кирәк. Хәзер кайбер кешеләр төрле дини темаларга бәхәс куертырга ярата, алар бу вакытта үзләрен диннең сафлыгы һәм башка шундый изге максатлар өчен көрәшүчеләр итеп күрсәтергә тырыша. Хакыйкатьтә, мондый чакта кемне дә булса чынлап торып төзәтергә теләгән кеше алар белән аерым калып сөйләшкән булыр иде. (Ягъни, чит кешеләрдән башка гына андый бәхәсле мәсьәләләрне тикшерерләр иде.) Ә алар моның нәкъ киресен эшли: кешеләр күп булганда бер-берләре белән низагка керә, ызгыша башлый; моны бары тик үзләренә халык игътибарын җәлеп итәргә тырышу дип кенә аңларга була.
Рәшит ИСАЕВ,
"Дин вә мәгыйшәт"