Республикакүләм азан әйтү конкурсы уздырыла

27 август 2013 ел 13:48

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте ярдәмендә Казанның "Гаилә" мәчете 30 нчы август көнне азан әйтү буенча республика конкурсын уздырачак. Бәйге халыкны дини чараларга җәлеп итү, дөрес һәм аһәңле итеп азан әйтүне популярлаштыру максатыннан үткәрелә.

Конкурста катнашырга теләүчеләр дүрт төркемгә бүленеп көч сынашачак:

  • 7-18 яшьлекләр;
  • 19-30 яшьлекләр;
  • 31-60 яшьлекләр;
  • 61 яшьтән өлкәнрәкләр.

Бәйгедә һәр районнан дүрт азан әйтүче катнаша ала. Ягъни, һәр яшь төркеменнән – бер катнашучы. Мөәзиннәрнең азанны дөрес һәм моңлы, матур итеп әйтүләре бәяләнәчәк һәм үз-үзләрен тотышларына игътибар ителәчәк. Җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылачак.

Конкурста катнашырга теләүчеләрдән гаризалар 30 нчы августка кадәр “Гаилә” мәчетендә (Академик Глушко урамы, 24а йорт) кабул ителә. 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана