Хөрмәтле редакция! Минем бер-ике соравым бар иде. Шуларга берәр казый хәзрәт җавап бирсә, мин бик тә рәхмәтле булыр идем.
1) Эт иснәгән (орынып киткән, ялаган һәм "үпкән") кием белән намаз уку дөресме?
2) Кемнең дә булса каргышы кешене үтерә аламы?
Рәшит НУРГАЛИЕВ,
Тынычлык мәхәлләсе, Казан шәһәре
Сезнең сорауларга Татарстанның көнчыгыш төбәге казые Рафикъ хәзрәт Миңнәхмәтов түбәндәгечә җавап юллады:
1) Әгәр киемгә, тәнгә эт селәгәе яки этнең борыныннан килә торган юешлек тисә һәм юешләнгән җир бер дирһәм зурлыгында булса (якынча 2-5 сумлык акчалар зурлыгында), аны юмыйча намаз уку дөрес булмый. Юешләнгән җир бер дирһәмнән бәләкәйрәк булса, аны юмыйча намаз уку мәкруһ була. Эт кешегә сыпырынып та, ул этнең селәгәе яки борын юешлеге белән буялмаса, шул килеш намаз уку дөрес була.
2) Пәйгамбәребез (с. г. в.) әйткәнчә, мөэмин кеше башкаларны каргамас (ләгънәт кылмас). Кешеләрне яки хәтта хайваннарны каргау да безгә тыела. Шулай булса да, рәнҗетелгән кешенеӊ каргышын, догасын Аллаһы Тәгалә кабул итә, ә хаксызга каргаучы кешенеӊ каргышын үзенә кире кайтара. Кешене ләгънәт кылудан һәм шулай ук рәнҗетелгән кешенеӊ догасыннан сак булырга кирәк. Каргышны Аллаһы Тәгалә кем әйтүенә карап түгел, ә хаклымы-түгелме икәнлегенә карап кабул итә. «Фәлән үлсә иде» дип каргаса һәм каргышында хаклы булып, Аллаһы Тәгалә догасын кабул итсә – ул кеше үләр; хаклы булмаса – Аллаһы Тәгалә каргаучы кешенеӊ үзен үтерер.
"Дин вә мәгыйшәт"