string(50) "http://dumrt.ru/articles/society/society_7591.html"
17.01.2014 10:10
Бисмилләһир-рахмәнир-рахим! Узган елның декабрь аенда Казан шәһәрендә Идел буе федераль округына кергән авыл-шәһәрләр имамнарының дини белемнәрен күтәрү курсларының чираттагысы булып узды.
 
Әлеге курсларның дүртенче төркемендә Тарарстанның Теләче, Сарман районнарыннан һәм Удмуртиядән килгән имамнар өстәмә белемнәр алдылар. Һәм бу юлларның авторына да, Теләче районының бер авыл имамына, шушы курсларда укып кайту насыйп булды. Әлеге мәкалә исә, ошбу курслар турында фикер-теләкләр белән уртаклашу өчен язылды. 
 
Әйтергә кирәк, без, Теләче районы имамнары аерым йортта яшәдек, шуңа башка төбәкләрдән килгән имамнар белән үзебез теләгән күләмдә аралашу-танышу насыйп булмады. Әмма, шунысы хак, хаттә бер район имамнары да еш очрашып тормый, бу курслар дәвамында Теләче районыннан җыелган 9 имам-хатыйб бер туганнар кебек дуслашып беттек.Әүвәл укуларның ни рәвешле оештырылачагын, нинди дәресләр керәсен, кемнәр укытасын белми идек. Ахырда укулар мин көткәннән шактый югарырак дәрәҗәдә дә оештырылган булып чыкты. 
 
Әлеге курслар – Россия тарихында моңарчы булмаган күренеш. Эш шунда, аларны оештыруда дәүләт, дөресрәге Идел буе Федераль округы җитәкчелеге, Россия Ислам Университеты һәм Татарстан Диния нәзарәте катнашкан. Имамнарга курслар уздырылачагы турында Диния нәзарәте хәбәр итә һәм укуларга чакыра. РИИ мөгаллимнәре курсларга килгән имамнарга белем бирә, дәүләт исә имамнарны тукландыру һәм яшәү шартларын булдыра, мөгаллимнәргә хезмәт хакы түли. 
 
Шулай итеп, уку процессында нинди белемнәр үзләштергәнебез, шул турыда уртаклашып үтәсе килә. Мин үзем 2008 елда читтән торып “Мөхәммәдия” мәдрәсәсен тәмамлаган идем, ләкин аңа инде 5 ел үтеп тә киткән. Нәрсәдер онытыла да башлаган. Читтән торып укыганда кайбер белемнәр җитәрлек күләмдә алынмый да калырга мөмкин. Менә шәхсән үзем өчен бу курслар алган белемнәрне яңарту, белмәгәннәрне өйрәнү өчен менә дигән форсат булды. Әле бит безнең арада Исламны үзлегеннән өйрәнгән 
өлкән яшьтәге имамнар да бар иде, мондый курсларның алар өчен әһәмияте аеруча да зур булды. Фикх, Тәҗвид фәннәрен аеруча интенсив укыттылар, икенче урынга Имам вазыйфалары һәм Гакыйдә фәннәренең укытылу дәрәҗәсен куяр идем. Калганнары (Исламда секталар, Татарларда дин тарихы, Риторика фәннәре) дәрәҗәле 3 урынны алып тора, минемчә.Риторика, ораторлык осталыгына өйрәнү фәне мәсъәләсенә аерым тукталып үтәсе килә. Безгә кадәр булган курсларда әлеге фән укытылмаган, әмма безнең бәхеттән эксперимент рәвешендә укыта башларга карар кылганнар. Халык алдында чыгыш ясау осталыгы имамнар өчен
бик тә кирәк. Ләкин безгә дә бу сабак бер генә дәрес булып кереп калды. Укытучысы Рүзәл Әхмәдиевның әлеге фән буенча планнары зурдан иде. Башы хәерле булсын, киләсе төркемнәргә чынлап торып керә башласын иде, дигән теләктә калам. 
 
Курсларны оештыручыларга тагын бер теләк бар. Мәгълүм ки, 10 көн бик аз вакыт, сизелми дә үтеп китә. Бу вакыт аралыгында университетларда еллар буе укытыла торган фәннәрнең иң төп темаларын да өйрәнеп чыгу мөмкин түгел. Фикх, имам вазыйфалары, гакыйдә фәннәренең без, әлбәттә, төп темаларын гына өйрәндек, әле аларның да аз өлешен. Әгәр безне икенче кат курсларга чакыру планнары бар икән, ул вакытта инде укытуны бу юлы калган урыннан дәвам итү иң дөресе булыр иде. Имам вазыйфаларын, мәсъәлән, районыбызга килеп укытып бетерсәләр дә бик урынлы булыр иде. Без, әлбәттә, әлеге предмет буенча нидер беләбездер дә, әмма кабатлап узу беркайчан да комачау итми. 
 
Тагын безне шатландырганы шул булды – ун көн эчендә берничә тапкыр мәчетләребездә уңышлы эшләп килүче имамнарыбыз Нияз хәзрәт Сабиров, Рөстәм хәзрәт Валиуллиннар килеп эчтәлекле вәгазь-әңгәмәләр үткәрделәр, Аллаһның Рәхмәте булсын аларга. 
 
Россия Ислам Институты бинасында булып узган түгәрәк өстәлне дә телгә алмасам мәкаләм тулы булмас иде. Әлеге түгәрәк өстәлдә алда телгә алынган курсларда укучы имамнар, Казан шәһәренең кайбер мәчетләренең имамнары, Россия Ислам Институты мөгаллимнәре, Татарстан Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батров, журналистлар катнаштылар. Әнгәмәнең темасы: “Традицион һәм традицион булмаган ислам, хәзерге заманда имамнарның эшчәнлеге” иде. Минемчә, бу тугәрәк өстәл бик продуктив үтте. Иң баштан, “традицион ислам” термины турында кайнар бәхәс купты. Рөстәм Батров әйтүенчә, әлеге термин Мөхәммәд с.г.с. өйрәтеп калдырган дөрес ислам, дигәнне аңлата, традицион булмаган ислам, дигәне исә кешеләр тарафыннан бераз ялгышрак аңлатылучы идеяләр, дигән сүз икән. Алга таба кайбер имамнарыбыз үзләренең эш тәҗрибәсе белән уртаклаштылар, әлеге чыгышларны тыңлагач башта берничә идея дә туды, Аллаһ Тәгалә шуларны тормышка ашырырга насыйп итсен иде.
 
Укуларыбыз тәмам булганда мөгаллимнәр һәм дәүләт вәкилләре безгә курсларны төгәлләүебезне аңлатучы сертификатларны тапшыру тантанасын уздырдылар. Шул ук көнне без аларга рәхмәтләребезне белдереп, зур планнар белән өйләребезгә таралыштык.
 
Имамнарның белемнәрен күтәрү курслары турында барлык имамнар да уңай фикердә калдылар. Әлеге курсларны дәвам итү, укып чыккан имамнарны да кабат җыеп белемнәрен үстерү дә бик мөһим. Бу эш дәвамлы булса, илебездә Ислам диненең дөрес юнәлештә үсешенә уңай этәргеч бирәчәк. 
 
Раил Ильясов. Теләче районы. Декабрь ае 2013ел