Казан Ислам көллиятендә шәкертләр бәйгесе уздырылды

27 гыйнвар 2014 ел 12:06

24 гыйнвар Казан Ислам көллияте студентлары арасында “Мусабака” конкурсы узды. Казанның Әл - Мәрҗәни мәчете каршындагы Казан Ислам көллияте шәкертләре арасында оештырылган белемдә көч сынашу бәйгесе инде матур традициягә әйләнеп бара. “Мусабака”да көллиятнең дүрт командасы катнашты. Чара гадәттәгечә Коръән уку белән башланып китте. Конкурста катнашучыларны сәламләп, Казанның имам-мөхтәсибе, көллият директоры Мансур хәзрәт Җәләлетдин шәкертләргә уңышлар теләде. “Бүгенгә сез әле шәкертләр генә. Вакыт үтәр, сез дә тиешле белем алып, мәчет-мәдрәсәләрдә эшли башларсыз. Көллияттә уздырылучы мондый чараларны киләчәктә үзегезнең мәхәлләләрегездз дә, шул җирлек мөселманнары арасында үткәрә аласыз. Менә шулай сез халыкка якынаясыз, яңадан-яңа талантларыгыз ачыла, оештыру сәләтегез камилләшә. Дини эшчәнлек белән бергә, бүгенгедәй дөньяви чараларда тагын да актив катнашу кирәк. Сез җәмгыятьтән, аның вакыйгаларыннан һәрвакыт хәбәрдар булырга, иҗтимагый эшләрдән читтә калмаска тиешсез”, - дип мөрәҗәгать итте ул үз шәкертләренә.

 “Мусабакада”да катнашучыларга көллиятә укытылучы барлык фәннәрдән дә викторина сораулары тәкъдим ителде. Конкурсның икенче өлешендә көллият студентлары дин, әдәп, әхлак, тәрбия темаларын яктырткан театральләштерелгән тамаша күрсәттеләр. Бу номинациядә “Әбүбәкер” командасы чыгышы аеруча үзенчәлекле итеп әзерләнгән иде.

Моннан тыш, көллият студентлары дини уку йорты тормышын чагылдырган үзенчәлекле стена газеталары чыгарып, аны жюри хозурына чыгарды. Командаларның ярышына нәтиҗәләр ясап, көллият директоры урынбасары Аймурат хәзрәт, җиңүчеләрне игълан итте. Барлык номинацияләрдә дә иң зирәк һәм тапкырлык күрсәтеп, “Әбүбәкер” командасы 39 балл туплап, 1 урынны яулады. “Госман” командасы шәкертләре исә алардан нибары бер баллга гына калышты. “Гомәр” һәм “Гали” командалары өченче һәм дүртенче урыннарны бүлеште. Соңыннан җиңүчеләргә истәлекле бүләкләргә тапшырылды. Студентлар исеменнән чыгыш ясаган 1 курс студенты Фәрит Сәмигуллин, мондый конкурсларның көллияттә генә түгел, ә үз тормышларында да истә калырлык бер вакыйга буларак билгеләп узды. (“Мусабака”- гарәп теленнән алынган сүз, бәйге, белемдә көч сынашу мәгънәсен аңлата)

 

Сөләйман Нәҗмиев

Башка журналлар

Татарстан мөфтияте 2017 елны "Галимҗан Баруди елы" дип игълан итте

Ошбу тәкъдим белән бүген Диния нәзарәте бинасында үткән пленум җыелышында мөфти Камил хәзрәт...

31 гыйнвар 2017 ел 09:09
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана