string(50) "http://dumrt.ru/articles/society/society_7588.html"
31.01.2014 09:47

Балалар – Рәхимле Раббыбызның бүләге ул. Аларны әманәт – сиңа вакытлыча саклауга ышанып тапшырылган әйбер – буларак кабул итәргә, аларны сакларга, аларга йомшаклык һәм хикмәт белән карарга кирәк. Ә Аллаһ ризалыгы өчен балаларга мәхәббәт билгесе булып синең аларны Аллаһ Илчесенең (с. г. в.) нәсыйхәтләре белән тәрбияләвең тора. Пәйгамбәребез (с. г. в.) әйткән: “Әти кешенең баласына карата өч бурычы бар: бала туганнан соң аңа яхшы исем бирү, Коръәнгә өйрәтү һәм балигълыкка җиткәннән соң өйләндерү яки кияүгә бирү”.

Шулай ук бу мисалга тарихтан карыйк. Гомәрдән (Аллаһ аннан разый булса иде) тапшырылган, аңа ниндидер бер кеше үзенең улы белән килгән һәм әйткән: “Хакыйкатьтә, минем улым миңа карата начар гамәлләр кыла”. Гомәр (Аллаһ аннан разый булса иде) бу малайга болай дигән: “Әллә син әтиеңә карата гөнаһларың өчен Аллаһның ачуыннан курыкмыйсыңмы?” Әлеге кешенең улы әйткән: “Ий, хак мөселман туганым, улының әтисе алдында хокуклары бармы соң?” Гомәр (Аллаһ аннан разый булса иде) җавап биргән: “Әйе, бар. Улына күңелсезлек китермәс өчен, әти кеше малаен кимсетергә тиеш түгел, ягъни ул түбән чыгышлы хатын-кызга өйләнергә тиеш түгел”. Аннары Гомәр (Аллаһ аннан разый булса иде) болай дигән: “Әти кеше малаена яхшы исем бирергә һәм аны Коръәнгә өйрәтергә бурычлы”. Әлеге кешенең малае әйткән: “Аллаһ белән ант итәм, минем әтием әниемне кимсетте. Ул аны Синд шәһәреннән дүрт йөз дирһәмгә сатып алды. Минем әтием миңа яхшы исем бирмәде, мине “аңгыра” дип атады һәм мине Аллаһ Китабының бер генә аятенә дә өйрәтмәде”. Гомәр (Аллаһ аннан разый булса иде) аның әтисенә караган һәм болай дигән: “Син малаем мине кыерсыта дисең, әмма, хакыйкатьтә, син үзең гөнаһ кылгансың. Миннән чыгып кит”.

Тормыш иптәшеңә карата да мәхәббәт булырга тиеш, чөнки ул Мәрхәмәт иясе булган Аллаһтан назлы бүләк булып тора. Нинди генә очракта да сөюеңне аның тиз уңа торган матурлыгы белән бәйләмә. Хакыйкатьтә, хатын-кызда иң күркәм як – аның йомшаклыгы, кайгыртучанлык күрсәтү сәләте, нәзакәтлелеккә илтүче ягымлы холкы һәм аңа хас гүзәллек бар. Ә аның иң кыйммәтле дәрәҗәсе – бөек, җитди, эчкерсез һәм шатлыкларга уралган рәхимлелеге. Һәм әлеге сокландыргыч рәхимлелек һәм шәп холык тормышның азагына кадәр дәвам итә һәм арта бара. Һәм әлеге сөю аның күркәм холкында нигезләнгәнлектән, син тормыш иптәшеңә карата саф мәхәббәт хисләре һәм рәхимлелек күрсәтәсең, ә ул үз чиратында сиңа ихтирам һәм үзара ярату белән җавап бирәчәк. Аның мөлаемлыгына һәм бик яхшы сыйфатларына корылган сөю еллар узган саен арта барачак, һәм сез картайганчыга кадәр әлеге мөнәсәбәтләр сезнең арагызда ныгыячак. Киресенчә булганда, ягъни ярату нәфескә бәйле булса, бары аның тышкы матурлыгына гына игътибар ителсә, мондый мәхәббәт уты тиз сүнәчәк, һәм сезнең бик яхшы үзара мөнәсәбәтләрегез юкка чыгачак. Аллаһы Тәгалә Коръәни-Кәримдә әйтә: “...Хатыннарыгыз сезнең киемегез кеби, сез дә аларга кием (бөркәвеч) кебидер...” (“Бәкара (Сыер)” сүрәсе, 187 нче аять).

 Камил хәзрәт СӘМИГУЛЛИН,

Татарстан  мөфтие