Дарина, без сине яратабыз

19 август 2013 ел 09:21

Һәр елны  шулай, ураза бетәр алдыннан Иске Чүпрәле авылы мәчете Үбидагы “Җылы йорт” балалар социаль приютына күчтәнәчләр илтә. Быел да анда тәрбияләнүче 18 балага тәм-томнар өләшенде. Балалар янында булганнан соң әти-әниле ятимнәрнең моңсулыгы  күңелгә юшкын булып ятты. Тәрбия никадәр яхшы булса да, аларга ата-ана назы, гаилә җылысы җитмәве сизелеп тора.

Дарина язмышы да аларныкы кебек булыр иде, тик аны әнисенең әнисе үзенә алып тәрбияли. Сәфәребез соңында максатыбыз Чүпрәле үзәк хастаханәсендә дәваланучы, икенче аягын да кистереп бөтенләй аяксыз калучы 28 яшьлек җырчы кыз Дарина Фәхретдинова янына бару иде.

Моннан ун ел элек авырып, бер аягын кистерсә дә Дарина сәхнәдән төшми. Ул  “Йолдызлык”, “Урмай моңы”, “Яшь дулкыннар”, “Сандугач керде күңелгә”, “Татар моңы” фестивальләре, конкурслары лауреаты, “Гран-при”лар иясе.

 Ул чакта ярдәм кулы сузган “Иман нуры” мәчете дин әһелләренә, Левченко посёлогыннан Мәликә ханым белән Илдар хәзрәткә, Казаннан Фәридә һәм Рәшит Кашаповларга бик рәхмәтле Дарина.

         Яхшы күңелле кешеләр аңа һәрчак ярдәм итәләр. Шушы еллар эчендә  ул ТИСБИны тәмамлап – юрист, Казан химия технология университетын тәмамлап дәүләт һәм муниципаль идарә буенча белгеч таныклыклары ала һәм сәламәтлек саклау министрлыгының хатлар белән эшләү бүлеген җитәкли. Җыр канатларында талпынып сәхнә йолдызына да әйләнә.

Инде барысы да уңайланды дигәндә, Аллаһ аны тагын сынау алдына куя, аның икенче аягын да кисәләр.

– Ярый әле әнием Венера көчле рухлы кеше. Ул миңа тиз арада чит илгә чыгу өчен паспорт әзерләде. Германиягә барып аяклар ясату теләгенә мине дә күндерде. Әнә шул хыяллар белән икенче тапкыр әҗәл белән көрәштем. Хәзер Аллага шөкер, – ди Дарина.

– Кызыма бер миллион сум акча кирәк. Чүпрәле халкы Даринаның һәм минем хәлемне белешеп торалар. Оешмаларда эшләүчеләргә, аларның җитәкчеләренә, һәр кешегә чын күңелдән олы рәхмәтләребезне белдерәбез, – ди Венера апа.

Иске Чүпрәле авылы мәчете имамы Әмир ага Аббазов һәм мөәзин Рөстәм Рәкыйпов мәчеттә җыелган 40 мең  сум акчаны Даринага бирделәр. Әлеге сәдакаларны бирүчеләргә һәм Даринага хәерле ярдәмнәр сорап Әмир ага дога кылды. (Рәсемдә.)

          Әле күптән түгел генә радиодан яңгыраган җырында Дарина Фәхретдинова “Киләчәккә, шатлык, бәхет юрап, өмет белән яна күзләрем”, – дип очынып җырлаган иде. Амин! Шулай булсын. Кешене өмет яшәтә.

Шушы өметнең сүнмәвен теләүчеләр Даринага акчалата ярдәм итә алалар.

“Ак Барс” банкында Даринаның карточка номеры: 67 70881570189066 яки телефон номеры: 89179235739.

                                                                                                                        Сания Шәрәпова,

Чүпрәле районы

Башка журналлар

Ана филне чакырмыйк...

13 декабрь 2016 ел 16:06

Мәүлид

06 декабрь 2016 ел 10:43

Мәүлид мөбәрәк булсын!

06 декабрь 2016 ел 09:20
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана