Еллар узар – күңелләрдән китмәс җандыр ул

25 июль 2013 ел 10:47

Әйе, еллар узар... «Иман» мәркәзе мәңге яшәр, иншә Аллаһ. Шушы көннәрдә аны төзеп, гамәлгә куючы Вәлиулла хәзрәт Якуповның арабыздан китүенә бер ел тулды. Әлеге уңайдан, аны искә алу, аннары авыз ачу мәҗлесе булды. Габдулла Тукай урамы, 38 нче йорт адресы буенча урнашкан бинада «Иман» мәркәзенең очрашуларын, юбилей кичәләрен дә үткәрә иде Вәлиулла хәзрәт. Кичәдә ислам динебезнең асылын яшьләргә тәэсирлерәк итеп уздыру юллары күрсәтелгән резолюцияләр дә кабул итә идек. Озын өстәлнең иң түрендә Вәлиулла хәзрәт утырыр иде. Ә бүген ул юк, өстәл башы да буш. Әмма, килүчеләрнең барысының да күңел түрендә – Вәлиулла хәзрәт.

19 нчы июль көнне, аның вафатына бер ел тулганда, «Иман» ислам мәдәнияте үзәге хәзрәтне искә алу кичәсе оештырды. Кичәгә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм аның ярдәмчеләре, Казан шәһәре мөхтәсибе Мансур хәзрәт Җәләлетдин, Татарстан Диния нәзарәте рәисенең дәгъвәт буенча урынбасары Нияз хәзрәт Сабиров, каләм ияләре, җәмәгать эшлеклеләре килгән иде. Барысы да чыгыш ясады. Россия ислам институты ректоры, сәясәт фәннәре докторы Рәфыйк Мөхәммәтшинның да чыгышы күңелләрне кузгатты. Ул да Вәлиулла хәзрәтнең булдыклылыгы, үз эшенә бирелгәнлеге, яңа уй-фикер, идеяләр белән янып йөрүен бәян итте. Миңа «Иман» мәркәзе җитәкчесе Наил хәзрәт Гарипов сүз бирде. Мин үз чыгышымда Вәлиулла хәзрәт белән киңәшеп, илебездә бердәнбер иҗтимагый, мәдәни-мәгърифәти «Мөслимә» газеты чыгара башлавыбыз хакында сөйләдем. Бүгенге көндә җәридәбезнең хәлләре мөшкел, әмма аны нәшер итүдән туктатмый калу юлларын эзләячәкбез, иншә Аллаһ.

Хәзрәт хакында истәлекләр дә сөйләнде. Тагын да куанычлысы шул: Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте чыгарган «Вәлиулла хәзрәт Якупов турында истәлекләр (1963–2012)» китабы да тәкъдим ителде. Китап бик бай эчтәлекле булып чыккан. Аның белән танышып чыгып, яшьләр Вәлиулла хәзрәтнең бик күп уңай, үрнәк сыйфатларын үзләштерә ала. Китапта минем үземнең дә ике хатирәм басылган...

20 нче июль көнне Казан шәһәре Мәрҗани мәчетенең Мөселман зиратына бардык. Вәлиулла хәзрәт Якуповка истәлек ташы куелды. Бирегә дә мөфти хәзрәтләре Камил хәзрәт Сәмигуллин, аның ярдәмчеләре, нәзарәтнең бүлек мөдирләре, галимнәр, матбугатта эшләүчеләр, зәңгәр экран «тотучылар» килгән иде. Бу чарада да миңа чыгыш ясау насыйп булды. Үземнең дә хәләл җефетем, балаларымның әтисе бирегә җирләнгән. Аның да истәлек ташын «сыйпап» килдем. Әйе, зиратта бик күпләр «йоклый»...

Без Вәлиулла хәзрәт Якуповка да, мондагыларның барысы рухына да дога кылдык. Урыннары оҗмахта булса иде!..

«Мөэмин өчен мөэмин бер бина кебек, берсе икенчесен бәйләп тора» дигән хәдистә әйтелгәнчә, без дә Вәлиулла хәзрәтнең ислами мирасын дәвам итүчеләрдән булсак иде.

Еллар узар, әмма Вәлиулла хәзрәт күңелләрдән китмәс җандыр ул.

Рухы шат булсын!

Әлмира ҺӘДИЯ,

Казанның «Иман» мәркәзе

Башка журналлар

Ана филне чакырмыйк...

13 декабрь 2016 ел 16:06

Мәүлид

06 декабрь 2016 ел 10:43

Мәүлид мөбәрәк булсын!

06 декабрь 2016 ел 09:20
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана