“Хәләл” стандарты комитеты Универсиада авылында хәләл ризыкларны контрольдә тотачак

12 июль 2013 ел 15:46

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең “Хәләл” стандарты комитеты Универсиада авылында хәләл ризыкларны контрольдә тотачак. Бу хакта кичә “Татар-информ”да Универсиада вакытында хәләл туклануны оештыруга багышланган видеоконференциядә “Хәләл” стандарты комитеты рәисе урынбасары Ирек хәзрәт Җиһаншин хәбәр итте.

Студия кунагы белдергәнчә, Универсиада комитеты һәм 2005 нче елда нигез салынган “Хәләл” стандарты комитеты арасында килешү төзелгән булган. Аның нигезендә, бөтен Россиядә эшчәнлек алып бара торган “Хәләл” стандарты комитеты белгечләре Универсиада авылы ресторанының хәләл ризыклар бүлегенә китерелгән продуктларны контрольдә тотарга, аларның хәләл стандартларга туры килгәнлеген күзәтеп торырга тиеш. Моның өчен “Хәләл” стандарты комитеты Россия ислам институты базасында курслар ачып җибәргән. Хәзерге вакытта да дәвам итә торган 72 сәгатьлек әлеге курсларда белем алган 15 төрле милләт һәм конфессия вәкиле хәләл аш-су әзерләүче таныклыгы алган. Универсиада авылында хәләл ризык таләпләренә туры килгән 15-20 пешекче көн саен 12 меңгә якын кешегә ризык әзерләячәк. Монда аеруча бәлеш, өчпочмак кебек милли ризыкларга басым ясала.

Универсиада авылындагы хәләл бүлеккә кадрлар туплау авыр булган, ләкин шулай да алар кирәкле күләмдә табылган. Ирек хәзрәт белдергәнчә, алар арасында төрле дин вәкилләре бар, ләкин аларны тиешле шартларда эшләргә өйрәткәннәр.

Хәләл продукция белән тәэмин ителешкә килгәндә исә, комитет белгечләре Универсиаданы продукция белән тәэмин итәргә теләгән предприятиеләрдә булып, анда тикшерүләр уздырган һәм хәләл стандартларга туры килгән ризыкларны сайлап алган. Шулай ук комитет карамагындагы җитмешләп ит җитештерү преприятиесе дә үз продукциясен китерәчәк. Монда, аерым алганда, хәләл тавык һәм бозау итенә өстенлек бирелә. Шулай ук терлек майлары, дуңгыз ите катнашмаган, желатинсыз, маргаринсыз ризыклар булачак.

Ресторанның хәләл бүлеге менюсында татар милли аш-сулары белән бергә балык, җиләк-җимеш кебек сый-нигъмәтләр дә каралган һәм анда Универсиада авылында булган һәркем бушлай туклана алачак. Ә ураза көннәрендә хәләл ашханә иртәнге биштән (5.00) төнге өчкә (3.00) кадәр эшләячәк.

Комитет вәкилләре 5 нче июльдән башлап Универсиада авылы ресторанының хәләл бүлегендә кизү торачак. Сораулары булган һәр кеше аларга мөрәҗәгать итә ала.

Гөлзифа САДРИЕВА

Башка журналлар

Ана филне чакырмыйк...

13 декабрь 2016 ел 16:06

Мәүлид

06 декабрь 2016 ел 10:43

Мәүлид мөбәрәк булсын!

06 декабрь 2016 ел 09:20
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана