Хәрәкәттә – бәрәкәт

08 апрель 2013 ел 10:51

Кукмара мөселман мәдрәсәсе өчен март ае төрле чараларга бай булды. Ай башында мәдрәсә мөдире Чаллыдагы Ак мәчетнең 20 еллыгына багышланган “Социаль процесслар тотрыклануда исламның роле” дип исемләнгән фәнни-гамәли конференциядә катнашкан булса, 12 мартта мәдрәсәнең II һәм IV курс шәкертләре Нәзир һәм Райнур Рәхимҗановлар Россия ислам институтында үткән “Татарларның дини-рухи мирасы” дип аталган конференциядә докладлар белән чыгыш ясадылар.

17 март көнне Кукмара мәдрәсәсендә инде күркәм гадәткә әверелгән “Мөслимәләр бәйгесе” үткәрелде. Анда бездә белем алучы гүзәл затларыбыз үзара ярышты. Бәйгедә 4 төркем – кичке бүлекнең III-IV һәм башлангыч бүлекнең III курс талибәләре “көч сынашты”. Алар төрле номинацияләр буенча осталыкларын күрсәтте: үзләре белән үзенчәлекле итеп таныштыру, Коръән уку, вәгазь сөйләү, мөселманча кием үрнәкләрен күрсәтү, җиләк-җимешләрдән матур композицияләр ясау һ. б. Шәкерт кызлар һәм ханымнар шулай ук мәдрәсәдә өйрәнелә торган фән программалары буенча төзелгән викторина сорауларына да җавап бирде. Мөслимәләрнең осталыгын мөгаллимәләрдән торган абруйлы жюри бәяләде.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, ул көнне мәдрәсәгә “Татарстан – Яңа гасыр” телевидениесе вәкилләре – “Нәсыйхәт” тапшыруы хезмәткәрләре дә килеп, бәйге күренешләрен, дәресләр барышын төшереп китте. Әлеге сюжет 29 март (җомга) көнне эфирга чыккан “Нәсыйхәт”тә күрсәтелде (тапшыруны “ТНВ” сайтында “Нәсыйхәт” бүлегендә карарга мөмкин).

22 мартта исә мәдрәсәгә мәртәбәле кунаклар – Татар эшмәкәрләре корылтаенда катнашучы делегатлар килде. Районыбыз хакимияте хезмәткәрләре җитәкләгән шактый         зур делегация мәдрәсә бинасын карады, уку йорты эшчәнлеге турында мәгълүмат туплады. Мәдрәсә эшенә уңай бәя биреп, кунаклар, тәэсирләнеп, мөгаллимнәргә уңышлар теләде, дин-гыйлем юлында дәвамлы һәм нәтиҗәле хезмәт итүләрен теләп китте.

Ә инде ай ахырында – 30 мартта – мәдрәсәдә елдагыча намаз һәм Коръән укучылар бәйгесе булып узды. Әлеге бәйге бик тә күркәм бәйрәм төсе алды. Анда 101 бала (52 малай һәм 49 кыз), 56 олы кеше (25 ир һәм 31 хатын-кыз) катнашты. Иң кечкенә катнашучыга – 2, ә иң олысына 84 яшь иде. Конкурска килгән һәр балага тәм-томнардан торган күчтәнәч, олыларга – кечкенә бүләкләр бирелде, призлы урын алучылар исә кыйммәтрәк бүләкләргә ия булды.

Бәйге шартларына килгәндә, алар шундый иде: 7 яшьлек һәм аннан кечкенәрәк балалар үзләре сайлап алган сүрәләрне яки догаларны укып күрсәтергә тиеш булса, 8 яшьлек һәм аннан өлкәнрәк катнашучылардан 2 рәкәгать намаз укып күрсәтү соралды. Тыңлаучы мөгаллимнәр һәр катнашучының Коръән сүрәләрен һәм догаларны дөрес, матур итеп укый белүенә, намаз хәрәкәтләрен ничек башкаруына игътибар итеп, иң яхшыларын ачыклады. Катнашучылар яшьләре буенча түбәндәге төркемнәргә бүленде: 7 яшьлек һәм аннан кечерәк сабыйлар; 8-12 яшьлек балалар; 13-17 яшьлек яшүсмерләр; 18 яшь һәм аннан өлкәнрәкләр. Коръәннең ахыргы 22 сүрәсен яттан белүчеләр аерым төркемнәрдә ярышты.

Бәйге үткән көнне мәдрәсәнең өч каты да гөрләп торды. Кечкенәрәк балаларның әти-әниләрен яки әби-бабаларын да исәпкә алганда, бәйрәмдә ике йөздән артык мөселманның булуы мәгълүм. “Бердәмлектә – көч, хәрәкәттә – бәрәкәт” диләр безнең өлкәннәр. Кукмара мәдрәсәсендә уздырыла торган чаралар да, халыкның күпләп динебезне өйрәнәбез дип белем алып йөрүләре дә шушы мәгънәле гыйбарәнең тормыштагы ачык мисалы булып тора. Дини белем үзләштерүчеләр, динебезгә багышланган бәйгеләрдә катнашучылар рух-калебләрен пакьләндерә, ислам динен ныгытуга үзләреннән өлеш кертә. Шушы изге-игелекле гамәлләребез дәвамлы булсын, мәчет-мәдрәсәләр гөрләп торсын, Аллаһ Раббыбыз мөэмин-мөселманнарны ярдәменнән ташламасын.

Рәсемдә: “Мөслимәләр бәйгесе”ннән күренеш.

Ришат хәзрәт КУРАМШИН,

Кукмара мәдрәсәсе директоры

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана