«Сабыйга» акциясендә катнашыйк!

19 март 2013 ел 11:50

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте "Татар радиосы" һәм Бөгелмә мөхтәсибәте белән берлектә, әти-әниләре ташлаган сабыйларга подгузник, пелёнка кебек кирәк-яраклар җыю максатыннан, “Сабыйга” дип аталган хәйрия акциясе уздыра.

Сабыйлар Бөгелмә районы балалар хастаханәсендә урнашкан “социаль койкалар”да сәламәтләндерү һәм тернәкләндерү курслары үтә. Мондый курсларны алар 30 көн эчендә үтеп бетәргә тиеш, ләкин тормыш күрсәткәнчә, әлеге вакыт аралыгында гына моңа ирешеп булмый, шунлыктан дәвалану берничә айга сузыла. Балаларны урнаштыру буенча аларның хокукларын кайгырту (опека) бүлеге шөгыльләнә, алар балага яңа әти-әни табып бирә яки аны якындагы балалар йортына урнаштыру җаен карый. Уртача алганда, ай дәвамында балаларның “социаль койкалар”ыннан дистәгә якын сабый уза. Әлеге сабыйлар үзләренең әти-әниләре тарафыннан кире кагылсалар да, җир йөзендә ярдәм кулы сузарга әзер торучы мәрхәмәтле кешеләр аз түгел. Барчагызны да сабыйлар гомеренә битараф калмаска чакырабыз.

Акция 1 марттан 31 мартка кадәр уза. Балаларга ярдәм итәргә теләүчеләр бала карау әйберләрен Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенә китерә ала. Адресыбыз: Казан шәһәре, Лобачевский урамы, 6 нчы йорт, хәйрия һәм ярдәм күрсәтү бүлеге. Элемтә өчен телефон: +7 (843) 264-61-58 (Гөлнара Садыйкова). 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана