Шөкер, динебез нык!

31 гыйнвар 2013 ел 14:35

Телефон шалтырый. Китапханә мөдире Розалия апа икән. Китапханәгә чакыра, авылдашыбыз Наҗия апа хаҗ хәлләре турында сөйләячәк.

Кичке сәгать җидене көтеп алдык. Ә китапханә ишеген ачып җибәрсәк, зур матур өстәл, ә өстәлдә нигъмәтләр. Табын артына узабыз. Түрдә Наҗия апа, янында авылыбызның ихтирамга лаек әбиләре — озак еллар эшләп лаеклы ялда булган Роза, Рәйханә, Рәмзия апалар. Алар янәшәсендә өч бала әнисе, авылыбызның иң уңган ханымнарының берсе булган Розалия апа. Авылыбыз Фәүзия абыстай белән дан тота. Ул Коръән укыганда, вәгазьләр сөйләгәндә тамакка төер утыра, күзгә яшь килә. Рәмзия апа да аның кызы, Наҗия апа да аның туганы. Кем соң ул Наҗия апа диярсез? Олыгаеп кына мәдрәсә бетергән, үз тырышлыгы белән хаҗга барып кайткан. Хәзергесе көндә авылыбызның яшьләренә дин таләпләрен, Коръән серләрен, намаз уку тәртипләрен өйрәтүче бердәнбер шәхес. Мәҗлесебезне Наҗия апа Коръән аятьләре белән башлап җибәрде һәм хаҗ хәлләре турында сөйләде. Без барыбыз да йотлыгып аны тыңладык, сораулар бирдек. Үзебез өчен бик күп мәгълүматлар җыйдык. Розалия апаның тәмле бәлешләрен, барлык сый-нигъмәтләрен авыз итеп чәй эчтек.
Мәҗлескә килгән һәрберебез күтәренке күңел, эчке бер рәхәтлек кичереп, мәхәлләбездә динебез нык, арабызда яшьләр тагын да күбрәк булсын иде дигән теләкләр белән өйләребезгә таралыштык.


Лилия НӘБИЕВА, Балтач районы, Смәел авылы

Чыганак: "Хезмәт"

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана