Руслан Сабиров: “Нәселне агартучы, нигезне саклап торучы, диләр миңа”

19 декабрь 2012 ел 17:15

Тарихи-мәдәни мирас елы кысаларында игълан ителгән Коръән елы уңаеннан, ТР мөселманнары Диния нәзарәте Изге китабыбызга булган игътибарны һәм ихтирамны арттыру өлкәсендә шактый гына нәтиҗәле эшчәнлек башкарды. Шулар арасында декабрьдә Россия ислам университетында уздырылган "Коръән укучылар бәйгесе" аеруча игътибарга лаек. Республика буенча иң яхшы Коръән укучыларны берләштергән бәйгенең җиңүчесе 23 яшьлек Руслан Сабировка шул уңайдан берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек.

Дингә килүең ничегрәк булды? Коръән укырга кайчан өйрәндең?

-  15 яшьләрдә Буа мәдрәсәсендәге махсус курсларга йөри башлаган идем, шуннан кызыксынып киттем. “Мөгаллимә сәни” аша хәрефләрне аерырга, сүзләрне укырга өйрәндем. Кыскасы, оеткысы мәдрәсәдә салынды, калганнарын үзлегемнән өйрәндем.

Әлеге бәйгедә алдагы елларда катнашканың бар идеме?

-  Моңа кадәр бернинди бәйгеләрдә дә катнашканым булмады. “Коръән укучылар” бәйгесендә дә катнашуым кызык кына килеп чыкты. Районыбызның имам-мөхтәсибе Рөстәм хәзрәт Хәйбуллов: “Барып кара, катнаш, коръән укучылар белән таныш”, - дип җибәргән иде. Катнашу гына түгел, бүләкле дә булып кайттым.

Дини гыйлемне кайсы мәдрәсәдә алдың?

-  2008 елда “Мөхәммәдия”гә укырга кердем, хәрби хезмәттән качар өчен кердең, диючеләр дә булды. Бер ел укыганнан соң, әлеге сүзләрнең дөрес түгел икәнен дәлиллисе килгәнгә, армиягә киттем. 2009-2010 елларда Екатеринбургта 2 ел хәрби хезмәттә булып кайттым.

Алга таба дини гыйлемеңне дәвам итәргә уйлыйсыңмы?

-  Теләк бар, әлбәттә, үзлектән генә өйрәнү җитми, остазлар да кирәк. Бүгенге көндә Буа мәдрәсәсендә белем алам, Россия ислам университетында уку теләге бар. Ноябрь аенда Буа районының Карлы авылына имам-хатыйб итеп билгеләделәр, вазыйфа зур җаваплылык сорый, шуңа да кайбер теләкләрне кичектереп торырга туры килә.

Гаиләгез диниме?

-  Гаиләдә мин генә динне тулысынча тотам. Әти-әниләр сөенәләр генә, бернинди каршылык та юк. Нәселне агартучы, нигезне саклап торучы, диләр.

Киләчәккә планнарың?

-  Дини гыйлем алып, аны тормышта да кулланырга язсын иде.

 

 Әңгәмәдәш: Алинә Бикмуллина

Башка журналлар

Ана филне чакырмыйк...

13 декабрь 2016 ел 16:06

Мәүлид

06 декабрь 2016 ел 10:43

Мәүлид мөбәрәк булсын!

06 декабрь 2016 ел 09:20
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана