Казанда Барудиларны искә алдылар

02 ноябрь 2012 ел 13:36

1 ноябрь көнне ТР Фәннәр академиясе “Бертуган Барудиларның татар мәгърифәтчелегенә керткән өлеше” дип аталган төбәк фәнни-гамәли конференция уздырды. Җыен күренекле татар педагоглары һәм мәгърифәтчеләре Галимҗан Барудиның тууына – 155 ел, Салихҗан Барудиның тууына 150 ел тулуга багышланды. Конференцияне Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты һәм аның Милли мәгариф тарихы һәм теориясе үзәге оештырды.

Җыен эшендә фәнни кызыксынулары тәрбия һәм белем бирүнең теория-методология, педагогика һәм татар педагогик фикере тарихы, шулай ук дини белем бирү проблемалары белән бәйләнешле галимнәр, аспирантлар, югары уку йортлары студентлары катнашты.

Дөрестән дә, Барудиларның исеме һәм эшчәнлеге совет чорында уңай яктан телгә алынмады диярлек. Бары тик узган гасырның 80 нче елларында, ягъни тарихка объектив бәя бирелә башлагач кына, Баруди кебек шәхесләрнең эшчәнлеген яктыртуда гаделлек ягы көчәйде.

Эчке Русия татарларының иң мәшһүр һәм атаклы мәдрәсәләреннән берсе, асылда, милли университет вазифасын үтәгән «Мәдрәсәи Мөхәммәдия»не аның нигез ташларын салучысы, җитәкчесе, мөдәррисе Галимҗан Галиев-Баруди исеменнән башка күз алдына китерүе мөмкин түгел. Ул XIX йөз ахырларында ук күренекле мәгърифәтче, дин белгече һәм реформаторы, философ, педагог буларак, дистәләрчә китаплар язып бастыра. Бу олпат шәхеснең абруе XIX йөз ахыры – XX йөз башында гаять зур була. Рус мәмләкәтенең уннарча төбәкләрендә нәшер ителгән татарча газета-журналларда аның исеме бернинди аңлатмаларсыз «Галимҗан хәзрәт» дип кенә бирелгән. Үз чорында мондый популярлык һәм абруйга бары берничә генә шәхес (Ш.Мәрҗани, Р.Фәхреддин, И.Гаспринский һ. б.) ия була. Рәсми русча документларда мәдрәсәнең исеме еш кына «Мөхәммәдия» дип түгел, бәлки нигезләүчесе һәм җитәкчесенә нисбәттән «Галеевское медресе» дип йөртелә..

Ачылган вакытында «Мәдрәсәи Мөхәммәдия» башка иске төрдәге уку йортларыннан берни белән дә аерылмый диярлек, фәкать гарәп теле һәм дин дәресләре генә яңа баскычка куела. Ләкин мәшһүр уку йортларында гыйлем алган һәм сәфәрләрендә бай тәҗрибә туплаган Галимҗан хәзрәт, реформа ясамый торып, милли мәгариф эшен алга җибәрү мөмкин түгеллеген яхшы аңлый. Моның өчен башта башлангыч сыйныфларны, аннары шуның нигезендә урта һәм югары классларны үзгәртеп кору кирәк дип табыла. Шул ихтыяҗның нәтиҗәсе буларак, 1891 елда «Мөхәммәдия»дә ысуле җәдидә, ягъни Европа мәгърифәте, Шәрык казанышларына нигезләнгән яңа метод белән укыту гамәлгә кертелә.

Кыскасы, Барудилар тырышлыгы белән «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе XX йөз башларында һәр җәһәттән уңышлар казана.

Татар милләте тарихында, бигрәк тә аның мәдәнияте һәм дини-фәлсәфи карашлары өлкәләрендә, якты эз калдырган бу олуг затларны без хаклы горурлык хисе белән искә алырга һәм аларның күпкырлы эшчәнлеген фәнни нигездә өйрәнергә тиешбез.

Нияз САБИРҖАНОВ

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана