XIX гасыр ахыры – ХХ гасыр башында Казан губернасында муллалар татар җәмгыятенең, халыкның иҗтимагый-сәяси, икътисади, мәдәни тормышында мөһим социаль роль уйнаган алдынгы катламы булган. Алар җәмгыять алдында мөһим эшләр башкарганнар. Мәчеттә дини гыйбадәтләрне җитәкләү, төрле дини йолаларны башкару, гаилә-никах мөнәсәбәтләрен көйләү, граждан актларын теркәү, мирас бүлү, төрле белешмәләр төзеп бирү, мәхәлләдәге балаларны укыту, әдәп-әхлакны күзәтеп тору, миссионерлык эше, мәхәллә халкына хөкүмәтнең мөһим фәрманнарын, күрсәтмәләрен җиткерү һәм башка күп эшләр башкарганнар.
Дин эшлеклеләренең җәмгыяттәге эшчәнлеге, аларның халыкның яшәешенә зур йогынты ясаган. Тормышның бар мөһим моментларында да, халык үзенең муллаларына мөрәҗәгать иткән. Муллалар дингә хезмәт итеп, гаделлек һәм гыйлемлекне пропагандалап кына калмаганнар, ә үз халкының рухи лидерлары булып мәдәниятне һәм традицияләрне саклаганнар. Мәсәлән, билгеле этнограф Я.Д. Коблов болай дип яза: “Мәхәлләдәге халык мулланы олылап һәм хөрмәт итеп кенә калмыйлар, ә билгеле бер дәрәҗәдә, - куркалар да. Шундый күренешне күз алдына китерик. Урамда яшьләр төркеме төрле уеннар белән күңел ача. Беркем белән дә тыелмаган бу яшь кешеләр, үзләрен артык иркен тоталар, кычкырышалар, җыр-тавышлар өзелеп тормый. Бу күңел ачуның азагы булмас кебек тоела. Һәм менә, мулла өеннән чыга. Ашыкмый гына, ул үзенең җитди һәм олпат кыяфәте белән урам буенча бара. Урамдагы бу тавыш-кычкырышның бетүенә аның менә шул бер күренүе дә җитә. Бу яшьләрнең бар шаяннары, бар шуклары, һәм дә иң кыюлары да, кем кая туры килә, шунда качып бетәләр. Гомумән, мөселман җәмгыятендә ныклы дисциплина саклана, ул дисциплина аларда кече вакытларында ук, гаилә һәм мәктәпләрдә тәрбияләнә” [1].
Һәрбер мулла үз мәхәлләсендәге халыкның әхлакый тәртибен ныклап күзәтеп торырга, җәмгыятьтә бозыклыкка китерүче бар күренешләрне дә тамырыннан ук юк итәргә тырышырга тиеш дип каралган. Әйтик, муллалар аеруча үз мәхәлләләрендә эчкечелек белән нык көрәшәләр. Диннең спиртлы һәм башка исерткеч эчемлекләрне тыюына да карамасан, кайбер татарлар, аеруча шәһәрдәге эшче сыйныфтагы һәм рус авыллары янында урнашкан авылларда яшәгән татарлар, еш кына яшеренеп эчкәли торган булганнар. Әгәр дә, мәхәлләдә эчеп алган берәрсен күрсәләр, аны шунда ук тотып алып муллага алып килгәннәр. Ә мулла исә, бер дә көчен кызганмый, аны таягы белән тукмый торган булган. Базарлы авыл Әтнәдә, муллаларның таләбе белән, бу кибетләрдән аз булмаган табыш алучы аларның хуҗаларының нык каршы килүенә дә карамастан, шәраб һәм сыра сату кибетләре ябыла. Ә бу авылга базар көннәрендә татарлар гына түгел, руслар да килгән[2].
Муллаларны үз вазыйфаларын тырышып башкарганнары өчен берәү дә гаепләмәгән. Киресенчә, мондый гамәлләрне халык нык хуплаган. Я.Д. Коблов язуынча “мулла ниндидер тәртип бозучыны яки җинаять кылучыны, мәсәлән, аракы эчүчене яки урлашып тотылучыны, җәзага тарта башлавы гына була, законның изгелегенә тырышлык куючы башкалар, аның бу эшен дәвам да итеп, төгәлләп тә куя торган булганнар. Мөселман авылында исерек кешене очратуы кыен булуы, шуңа да бер дә гаҗәп хәл түгел”.
Рухи яктан мулла мәхәлләнең башка мөселманнарыннан артык аерылып тормаган. Әлбәттә, дин тәгълиматын яхшырак белгән, әмма аның сүз һәм фикерләре, башкалар белән бер үк төрле белем һәм тәрбия алулары мәхәлләнең башка кешеләренеке кебек үк булган. Мәхәлләдәге мөселман кыскача рәвештә иман нигезләрен белгән, ә мулла исә - аны җентекләп өйрәнгән. Алар арасындагы бар аерма шунда. Мәнфәгатьләрнең, ышануларның, карашларның берлеге мулланы мәхәллә халкы белән берләштергән. Мәхәлләгә җитәкче мулла, күпчелек очракларда, әлбәттә, ул мәхәллә белән үзе теләгән юнәлештә җитәкчелек итә алган. Мулланы алдау яки нәрсәне дә булса аннан яшереп алып калу – кыен эш булган. Ул мәхәллә халкының бар гамәлләрен генә түгел, ә уй-фикерләрен дә белеп торган, чөнки, ул да алар яшәгән проблемалар белән яшәгән, һәм шуңа да аларга тиешле йогынты ясый алган. Ә икенче яктан, халык муллага чит кеше итеп карамаган һәм дә аның абруена карусыз буйсынган. Бу җәһәттән, татар муллалары, православ рус дин эшлеклеләре белән чагыштырган вакытта, шактый өстенлеккә ия[3]. Шул ук вакытта мулланың һәр адымы, һәр әйткән сүзе, аның бар танышлары мәхәллә мөселманнарына билгеле булган. Дин кагыйдәләрен яки традицион йолаларны бозу дип исәпләнгән гамәлләре ачыкланган муллага – бер дә җиңелгә туры килмәгән. Мулла, алар фикеренчә, дин һәм закон вәкиле. Һәм шуңа да, ул калганнарга үрнәк булырга һәм үз вазыйфасы биеклегендә торырга тиеш булган, дип яза Я.Коблов[4].
Имам үз вазыйфаларын тиешенчә башкармаган, яки, үзенең җәмгыятьтәге югары статусын дискредитацияләсә мәхәллә мөселманнары бу дин әһлен вазыйфаларыннан азат итеп, икенчесен сайлап куярга хокуклы. Мондый хәлләр, кагыйдә буларак, мулла шәригать кануннарын яки гражданнар законнарын бозган очракта, яисә, мулланың эчәргә яратуы ачыкланганда эшләнгән. Андый дин эшлеклеләре еш кына рисвай ителеп куылганнар. Шундый бер очрак, мәсәлән, Тәтеш өязе Шәпкә авылы мулласы Мөхәммәтсабир Мәһәдиев белән 1893 нче елны килеп чыккан. Аны “айнык тормыш алып бармавы өчен” эшеннән чыгарганнар[5]. Аның урынына халык шул ук өязнең Әҗем-Күрлебаш авылы крестьяны Заһретдин Садретдиновны (1865 елны туган) сайлап куя. Мөхәммәдсабир хәзрәтнең күп тапкырлар акланырга һәм фазыйфасына кире урнашырга тырышулары – уңышсыз төгәлләнгән[6]. 1904-нче елның маенда Тәтеш өязе Әхмәтле авылының икенче җәмигъ мәчет имамы Насретдин Арсланов “мөселман диненә каршы килә торган төрле эшләре өчен” вазыйфаларыннан азат ителә[7]. 1889 елның августында мәхәллә халкы хөкеме белән Казан өязе Сәмитбаш авылы мулласы Абдулла Камалетдинов Искәндәров “үзенең хезмәт фазыйфаларын тиешлечә башкармаганы һәм начар тәртибе өчен” эшеннән алына[8].
Бу сәбәпләрдән тыш, халык гозере белән муллалар “гыйбадәт кылган вакытта һәм дини таләпләрне үтәгәндәге җибәрелгән кимчелекләре”, “мәчеттә хезмәт куюга зыян китереп, тиҗәрат (коммерция) белән шөгыльләнгәннәре”, “үзбелдекләнеп эштә булмаулары һәм яман тәртипләре” өчен дә үз вазыйфаларын югалтканнар.
Мулла белән мәхәллә халкы арасында урнашкан конструктив диалог, күп кенә авыр хәлләрдән чыгарга, җәмгыятьнең мөһим проблемаларын хәл итәргә мөмкинлек биргән.
Тормышта авылдашлары муллага, гаилә мәсьәләләре буенча гына түгел, ә башка бәхәсле проблемалар буенча да, мәсәлән, урлашкан өчен, саулыкка зыян китергән өчен гаепләнүчегә җәза билгеләргә һәм башка проблемаларны чишәр өчен дә мөрәҗәгать иткәннәр. Татар авылында мәхкамә шулай барган. Зыян күрүче килеп чыккан хәл турында авыл старостасы белән муллага хәбәр иткән. Аннан соң староста җыелыш көне билгеләгән, халыкны үткәрелә торган чара белән таныштырган һәм җыелышта карала торган эшне алып бару өчен мулланы чакырган. Хөкем чыгарган вакытта мулла гади хокук нормаларына һәм шәригать кануннарына таянган. Җибәрелгән гаеп эшләр өчен еш кына тән җәзасы кулланылган, аны мулла сайлап алган авыл кешеләре башкарган. Җәза бирү, гадәттә шунда ук, күп халык җыелган урында эшләнгән[9].
Дин әһелләре халыкның әхлак тәртибен аеруча күзәтеп торганнар. Мәсәлән, шәригать азарт уеннар уйнауны тыйган. Әгәр дә кемнең дә булса азарт уеннар уйнавын белсәләр, аны муллага алып барганнар, мулла аңа үгет-нәсихәт биргән. Әгәр дә инде бу кеше бу гаеп эше белән тагын да бер тапкыр эләгеп тотылган икән, - аны я чыбык белән сугып, җәзага тартканнар, яки өч көнгә кулга алып, ябып торганнар[10]. 1875 елны исә Диния нәзарәте “Бар муллаларга да, үз мәхәлләләрендәге кешеләрне тән һәм башка төрле җәзаләрга тарту һәм, гомумән, үзләренә үзләре өчен хас булмаган хөкемдарлар ролен алу - катгый тыела”, - дип фәрман чыгара[11].
Мәчетләр җәмәгать намазлары урыны булуы аркасында, аларга тиешле дәрәҗәдәге игътибар күрсәтелергә, алар тиешле дәрәҗәдә хөрмәт ителергә һәм тәртиптә тотылырга тиеш булганнар. Шуның өчен муллалар авыл халкын аларны тәртиптә тотарга җитәрлек дәрәҗәдәге акчалар табарга күндергәннәр. Ә мәчетләрне тотар өчен шактый гына эшләр башкарырга кирәк: вакытында ремонт үткәрергә, мәчетне җылытыр өчен җитәрлек дәрәҗәдә утын әзерләп куярга, яктырту өчен шәм һәм керосин запаслары булдырырга, мич һәм төтен чыгару морҗаларын төзек хәлдә тотарга һәм башкалар[12].
Мөселман дин эшлеклеләренең материал яктан яхшы тәэмин ителгән булуы, аларның үз хезмәтләрен башкаруларында һәм халык белән мөнәсәбәтләрендә мөһим аспектка әверелгән. Керемнәренең төп чыганагы -халыктан җыелган иганәләр. Алар акчалата продуктлар, башка әйберләр бирү формасында да булган яки халык үзе килеп эшләп тә ярдәм иткән. Үз хуҗалыклары да (игенчелек, терлекчелек, бакчачылык), төрле һөнәрчелек (умартачылык, табибчылык, кием тегү һ.б.) һәм сәүдә дә дин эшлекләренең кеременең шактый өлешен тәэмин иткән. Нигездә, алар халыктан әллә ни аерылып тормаганнар, ләкин татар мәхәлләләрендә үзләренә йөкләнгән мөһим социаль вазыйфалар башкарулары һәм үз шәхси керемнәре – аларны җәмгытьтә башкалардан аерып күрсәткән һәм материал яктан тәэмин ителгәннәр рәтенә куйган.
Мөселман дин эшлеклеләренең халык белән мөнәсәбәтләре арасында тагын бер мөһим аспектлардан суфыйчылыкны – тәсәввефне (башкача: кешенең яшеренгән, эчке күңел кимчелекләре белән көрәшкә һәм шәхесне рухи тәрбияләүгә юнәлтелгән Исламдагы дини тәгълимат һәм практика (11; 315)) билгеләп китәргә кирәк. Күпчелек татар муллалары тәрикаттә булганнар яки билгеле шәех-ишаннарның укучылары (дини дәвамчылары) булып торганнар. ХХ гасырга кадәрге бар татар мөфтиләре дә билгеле шәехләрнең мөридләре булганнар. Бу – очраклы хәл түгел: тәсәввефтә тәрбия алу - татар дин эшлеклесе булып китү өчен зарури элемент булып саналган. Ул вакытларда җәмгыятьтә югары баскычта тору, дин өлкәсендә яңа идеяләр тәкъдим итү, ә кайвакытта исә, карьера баскычы буенча югарырак күтәрелү дә, Идел буе мөселманнарында, шул ук вакытта, Урта Азиядә дә, - суфыйчылык тарафдары булу-булмауга бәйле булырга мөмкин. Татар ишаннарының эшчәнлеге, исламның, гыйлемлелекнең, укымышлылыкның тагын да киңрәк таралуына, халыкның тәрбияле булуын арттырырга ярдәм иткән, татар милли яңарышына күп өлеш керткән. XIX гасыр азагы, XX гасыр башы татар мулла һәм галимнәрен җәдитчеләр (реформалар тарафдарлары) һәм кадимчеләргә (реформаларга каршы булучылар) бүлгән вакытта, без, бары тик кадимчеләр генә суфыйчылык тарафдарлары булганнар дип әйтә алмыйбыз. Җәдитчелекнең күп кенә вәкилләре нәкшбәндийә мөридләре һәм ишаннары булганнар. Ул чорларның рәсми дини эшлеклелеккә карата оппозициядә торучы дип исәпләнүче бар татар мәгърифәтчеләре һәм фикер ияләре дә, нәкшбәндийә тәрикате белән мөнәсәбәттә торганнар.
ХIХ гасыр һәм ХХ гасыр башында Идел-Урал регионында бер үк вакытта мәхәллә муллалары, мәдрәсәләр җитәкчеләре вазыйфаларын да башкаручы җәмгыяттә зур дәрәҗәгә ия бик күп суфый шәехләре яшәгән. Шулар арасында: Хәбибулла Оруви, Гали Тунтари, Алишевлар династиясе (Кизләү ишаннары), Тукаевлар (Эстарлебаш ишаннары), Закир ишан әл-Чистави (Мөзәммәдзакир Камалов), Зәйнулла ишан Рәсүли, Галимҗан Баруди, Әхмәд Кизлави, Мәхмүд Кизлави, Хәсәнҗан Кизлави, Фәхретдин Норлати, Нургали Хәсән әл-Буави, Шәрәфетдин Суксуви, Абдуллатиф бине Яһүдә, Әхмәдсафа бине Аббас, Әхмәдлатиф бине Абдуллатиф, Мөхәммәд бине Мөхәммәдхәсән әл-Урмати, Нуретдин бине Мифтахетдин, Шаһиәхмәд бине Аббас, Мөхәммәдхафиз әл-Казани, Мөхәммәд Шакир (Сембер), Хайрулла Алмати һәм башка күпләр. Табигый, мәхәллә мәчетенең җитәкчесе шәех яки ишан булса, - аның халыкка йогынтысы да күпкә зуррак һәм абруйлырак.
Нәтиҗә ясап шуны әйтергә кирәк, XIX гасыр ахыры - ХХ гасыр башында, татар муллаларның мәхәлләләрдә дини-әхләкый йогынтысы – гаять зур. Бу мулланың шәхси рухый сыйфатларына, интеллектуаль сәләтләренә, аның тәртибенә, тормыш алып бару рәвешенә бәйле. Әгәр дә мулла үз вазыйфаларын тырышып үтәсә, үрнәк тормыш алып барса, мәчеткә төгәл, намазларны калдырмыйча йөрсә, мәхәллә халкының тәртибен игътибар белән карап торса, аларны гаепле эшләре өчен гадел хөкем итсә, гомумән, мөселман һәм гражданнар законнарын саклауда тиешле хезмәт һәм тырышлык күрсәтсә, - ул мәхәллә халкы алдында зур абруйга ия булган һәм мәхәлләнең социаль-мәдәни тормышында, барысы тарафыннан да танылган җитәкче булып исәпләнгән. Юкка гына халкыбыз: “Мулласы нинди, мәхәлләсе шундый”, - димәгән бит[13].
Рәшид МАЛИКОВ,
тарих фәннәре кандидаты,
Буа мәдрәсәсе директоры
[1] Коблов Я.Д. О магометанских муллах. Религиозно-бытовой очерк / Я.Д. Коблов. – Казань: Центр, тип-я, 1907. – С. 9.
[2] Шунда ук..
[3] Коблов Я.Д. О магометанских муллах. Религиозно-бытовой очерк / Я.Д. Коблов. – Казань: 1907. – С. 10.
[4] Коблов Я.Д.
[5] ТР МА. 2 ф., 2 оп., 4698 эш, 8, 17, 20, 42-42 гом битләр
[6] Шунда ук.
[7] ТР МА 2 ф., 2 оп., 7075 эш, 2 бит.
[8] ТР МА 2 ф., 2 оп., 4666 эш, 5 бит.
[9] Бакиева Г. Т. Приходское духовенство у сибирских татар в XVIII — начале XX в. / Г. Т. Бакиева. // Вестник архиологии и антропологии, и этнографии. – Тюмень: Изд-во ИПОС СО РАН, 2007, № 7. – С. 169-170.
[10] Бакиева Г. Т. Сельская община тоболо-иртышских татар (XVIII — начало XX в.) / Г. Т. Бакиева. – Тюмень, 2003. – С. 141.
[11] Азаматов Д.Д. Оренбургское Магометанское Духовное собрание в конце ХУШ-Х1Х вв. / Д.Д. Азаматов. – Уфа: Гилем, 1999. – С. 167.
[12] Сборник циркуляров и иных руководящих... 1836-1903 гг. — Уфа, 1905. — С.128.
[13] Татар халык иҗаты. Мәкальләр һәм әйтемнәр. / Х.Ш. Мәхмүтов редакциялегендә. – Казан: Татарстан кит. Нәшр, 1988. – 592 бит..