string(50) "http://dumrt.ru/articles/society/society_7536.html"
23.06.2014 10:09

Аллаһның рәхмәте белән, «тән» дигән киемгә киенеп, тагын бер җан имтихан өчен дөньяга килде. Дөньяда тагын бер кеше пәйда булды. Ни өчен килде ул? Кайдан килде, кире кая китәчәк? Без «матур» дип сокланып, ләззәтләре артыннан куа торган, яшәп туеп булмый торган шушы якты дөньяга килгәч, нигә көлеп җибәрмәде, ә елады?

Бала дөньяга килү белән шайтанны күрә. Аның елавы — әти-әнисенә һәм барча кешеләргә мөрәҗәгате. Бала нинди дөньяга һәм ни өчен килүен сизә. Шуңа күрә, «Газиз әти-әнием, кешеләр, сез мине менә бу күңелсез зат карамагында калдырмагыз, туры юлны табарга ярдәм итегез», — дип бөтен кешелек дөньясына мөрәҗәгать итә.


Бәби туды. Өйдә гаиләгә яңа ямь, юаныч, бәхет өстәлде. Шуның белән бергә яңа туган сабый ата-анасына өстәмә күңелле мәшәкатьләр дә китерә. Аның беренчесе — балага исем кушу. Аңа нинди исем бирергә? Бу сорау һәрбер ата-ананы, баланың өлкән туганнарын, кардәш, тумачаларын уйландыра, борчый. Чөнки исем кешегә бер генә мәртәбә бирелә һәм ул аның гомерлек юлдашына әверелә, һәр кеше үз исеменә шулкадәр күнегә, ул аның туган теленең иң якын, иң газиз, иң кадерле сүзе булып тоела.


Балага исем кушу — бик җаваплы һәм мөһим вакыйга. Кытай халык мәкалендә хаклы рәвештә: «Начар исем начар язмыштан да яманрак», дип әйтелә. Күркәм исем белән дәшү балага дога кебек үк уңай тәэсир итә. Начар мәгънәле һәм ярамаган исем балага начар йогынты ясый, аның психикасы бозылуга, ямьсез холыклы булуына, авыруларга ансат бирешүенә сәбәп була. Моның хаклыгын бүген фән дә раслады.

Галимнәр су кристалларын рәсемгә төшергәннәр. Яхшы сүз әйткәч, дога укыгач, су кристаллары бик күркәм матур чәчәк рәвешенә керә һәм ул су кешеләрне дәвалау һәм тынычландыру үзлегенә ия була. Әгәр начар сүз әйтсәң — кристалларның сурәте ямьсез харәбә хәленә килә һәм ул су кешегә бик начар йогынты ясый. Әгәр кеше тәненең 80% тан артыгы судан торуын исәпкә алсак, яхшы исемнең ни кадәр әһәмиятле икәнен аңлавы авыр түгел.


Бүген, кызганычка каршы, электән килгән бик күп матур гадәтләребез югалып барган кебек, күп гаиләләр исем кушуга да җитди карамый. Күбебез кечкенә баланы теләсә кем уйнап карый ала торган аңсыз курчак дип кабул итә. Кызганычка каршы әти-әниләр генә түгел, әби-бабайлар да бәби алып кайтуны күп вакыт «супермаркеттан» «кукла барби» алып кайту урынына күрәләр.

Менә шул Барби курчагына исем сайлау башлана: Әльвина, Мальвина, Дюймовочка... Әйтерсең, ул бала белән уйнап туйгач, ташлыйсы, әйтерсең, ул баланың шул исем белән картаясы, әби кеше, бабай кеше буласы юк. Исем мәңгегә бирелә. Шуның өчен дә балага матур исем сайлау әти-әнинең төп бурычы. Дөрес тәрбия бирү дә күркәм исем һәм хәләл ризыктан башлана. Исем шәригатебезгә муафыйк, гарәпчә, татарча, күркәм бер мәгънәгә ия булырга тиеш. Шулай булганда әти-әни фарызларын үтәгән булып санала.


Мәхәллә имамын чакырып, уң ягында азан әйтеп уң колагына, сул ягында камәт әйтеп сул колагына, исемең «фәлән» булсын дип 3 әр мәртәбә әйтү, балага тәүфикъ-һидаять теләп дога кылу сөннәт.


Азан әйткәндә, бала яныннан шайтан качып китә, чөнки шайтаннар Аллаһ исемен ишетүгә качалар. Азан әйтелмәсә, туган вакытта күргән шайтан балага зыян итеп торачак.


Соңгы вакытларда республикабызда матур исемнәр кушу буенча шактый күркәм эшләр эшләнде — баш казый киңәшчеләре, «Шамил» мәчете имамы Коръән хафиз Мәхмүт хәзрәт һәм «Әниләр» мәчете имамы шулай ук Коръән хафиз Шәүкәт хәзрәтләр тарафыннан, күренекле галимебез Гомәр Саттар Мулилленең «Татар исемнәре ни сөйли» дигән китабы тикшерелде.

Алар шикле дип тапкан исемнәр Казанда казыят утырышында тикшерелеп, китаптан төшереп калдырылды. Авторның рөхсәте белән күркәм исемнәрдән генә торган «Исемең матур, кемнәр куйган» дигән китап дөнья күрде. Кызганычка каршы әле тагын берничә ярамаган исем «качып калган», әмма ул китаптагы барлык исемнәрне диярлек кушарга була. Исем кушу буенча әти-әни арасында каршылык чыкса, хөкемдар имам булырга тиеш, ул мәгънәви яктан яхшы исемгә өстенлек бирергә тиеш. Икесенең дә мәгънәсе яхшы булса, өстенлек әти кеше теләгән исемгә бирелә.


Кызганычка каршы, кайвакыт, борыны кипмәгән 3-4 яшьлек баланы җитәкләп киләләр дә:  «Мультфильм караганда балабыз шушы исемне ошаткан иде, хәзрәт куш инде», — дип, янда ялварып, хәтта таләп итеп торалар. Ул балаң бервакыт тәмәкегә, аракыга акча сорап торыр, күңеле булсын дип бирерсеңме? Балага ошаган әле хәерле дигән сүз түгел. Бала кечкенәдән әти-әни сүзе, имам сүзе өстен булырга тиешлеген аңлап үссен — игелекле бала булыр.


Бала язмышы — ил язмышы, һәрбер әти-әнинең бурычы — үзеннән соң үзенә караганда яхшырак бала тәрбияләп калдыру. Әгәр Аллаһ каршындагы шул бурычыбызны Аллаһ риза булырлык итеп үти алсак, Кыямәт көнне йөзебез ак булыр, илебезнең, милләтебезнең киләчәге якты, өметле булыр, балаларыбыз Аллаһ Тәгаләдән ана карынында 4 ай 10 көн вакытта кабул итеп алган саф, пакъ җаннарын дөньяда да саф килеш саклый алырлар һәм саф күңел белән дөньядан үтеп, Аллаһның җәннәтләрендә үз урыннарын табарлар. Һәркайсыбызга Аллаһ кушканнарны үтәп, тыйганнарыннан тыелып, бер-беребезне хөрмәт итеп, илебезгә, динебезгә, милләтебезгә хезмәт итеп, Аллаһның вәгъдә кылган җәннәтләренә керерлек итеп яшәүләребез насыйп булсын.


Аллаһ Раббыбыз үзебезгә, балаларыбызга, җитәкчеләребезгә тәүфикъ-һидаять биреп, әти-әниләребезнең догасын алырлык итеп, балаларыбызның кайгы-хәсрәтен күрмичә яшәүләребезне насыйп кылсын. Бергә җәннәтләрдә очрашырга насыйп булсын.


Жәлил Фазлыев, Татарстанның баш казые

aznakaevo-rt.ru