string(50) "http://dumrt.ru/articles/society/society_7539.html"
18.06.2014 12:34

Бисмилләһир-рахмәнир-раһим. Чираттагы тапкыр безнең милли бишегебез, газиз тарихи башкалабыз Казанга, шушы матур мәҗлес – форумга туплаган Аллаһы Раббыбызга хәмед-сәнәләребез булса иде.

Үз чиратында, шушы чараны биш ел дәвамында оештыруны тормышка ашырып килгән Татарстан җитәкчелегенэ, Бөтендөнья  татар конгрессы Башкарма комитетына, Татарстан Диния нәзарәтенә олы рәхмәтләребезне җиткерәбез. Дөрес, инде бишенче тапкыр җыеласыз, нәтиҗәсе ни соң дип төртмәле итеп сораучылар да бар. Кайвакыт җурналистлар да шундыйрак сорау биргәләп куя.

Җәмәгать, татар дин әһелләре форумын уздыру Татар конгрессының иң уңышлы проектларының берсе диеб таныйбыз. Чөнки, төрле төбәк нәзарәтләренә караган, ил буйлап сибелгән , һәр татар йортының кадерле кунагы булып, милләттәшләребез белән бергәләп мәҗлесләр уздырган татар дин әһелләрен бер мәйданга мәгәр шушы форум туплап, очраштырып тора. Кимендә шушы гына әйбер дә форумның зур уңышы була алыр иде. Ә конкрет эшләргә килгәндә, узган форумнарда кабул ителгән “Ислам һәм татардөньясы” концепциясе, ел дәвамында шушы концепцияне тормышка ашыру хакында сөйләшүләр, татар мәхәлләсенең нигезнамәләре сүрәтләнгән документ шулай ук төп эшләрнең берсе бит.

Әллә ничә еллар буена милли-дини яшәештән биздерелгән, дөньяга, милләт буларак, милли-дини фикеребез аша карауны югалта язган чорларны үткәннән соң, яңадан шушы фикерләргә кайту шактый катлаулы һәм шактый интеллектуаль көч таләп итә торган әйбер. Инде менә быел, иншә Аллаһ, тагы да конкретрак гамәлләр тормышка ашырылыр дип көтелә. Тарих өчен биш ел зур әйбер түгел. Ә менә, милли-дини яшәешен, асылын бөтенләй диярлек җуя язган милләтебез өчен бу карарлар һәм шушылай туплану үтә дә мөһим иде. Мин моны төп казанышларыбызның берсе дип саныйм.

Без – читтәге татар-мөселманнар Татарстанга даими рәвештә игътибар итеп, андагы вәзгыятне күзәтеп барабыз. Чөнки, тарихи Ватанда иминлек, тынычлык булганда, читтәге татарларга да эш алып бару күпкә җиңелерәк. Аллага шөкер, Татарастанга таянып, аның белән горурланып эшлибез дип әйтеп була. Татарстан диния нәзарәте бу очракта аеруча игътибарга лаек. Татарстан мөфтиятенә вә рәисенә кайберәүләрнең скептик, ошаныр-ошанмас караш ташларга маташуларына карамастан, бүген ул илебездә дин һәм милләткә хезмәт итүнең үрнәк бер өлгесенә әверелде.

Бүген Татарстанның элекке мөфтиләре бер рәттә утырулары безгә барыбызга да преемственность – дәвамчылык, өзлеклелек үрнәге һәм сабак булып тора. Мөфти Камил хәзрәт янына үзе кебек гыйлемле, гайрәтле яшь имамнарны һәм сакаллары агарып, үзләрендә дөньяви тәҗрибәне шактый туплаган изге ниятле олы яшьтәге хәзрәтләрне бер арбага җигеп, бүгенге заман таләпләренә туры китереп эш алып барулары барыбызныда шатландыра. Аллаһ разый булсын сездән хәзрәт. Татарстан мөфтияте соңгы елларда ирешкән уңышлар кызыктырырлык. Ул безгә дә бер үрнәк булып тора.

Татарстан мөфтиятенең дини-милли мирасыбызга игътибар, аның яңадан халыкка кайтару тырышлыклары, заманча эшләп киткән нәшриятлар, вакыф малын яңадан туплау, уку-мәгаиф эшләрендәге уңышларыгыз шулай дәвамлы булсын иде.

Соңгы вакытта сез яшь имамнарга да зур игътибар бирәсез.

Газиз кардәшләребез! Менә бу мәсәләдә аерым бер тукталып китәсе килә. Татар дөньясында яшь хәзрәтләребезгә игътибар җитми. Дөресен әйткәндә, бүгенге көндә төп проблемабызга әйләнде. Милли-дини үсешебезне дәвамлы итү өчен, төп эш итеп кадрлар мәсәләсен хәл итәргә кирәк. Шулай булмаганда, авыл-шәһәрләребездә, мәхәлләләребездәге эшчәнлектә торгынлык булачак.

Укыган яшьләребез күп. Әмма бу белгечләр ярдәмгә мохтаҗ. Төрле дөняви сфераларда эшләүче яшь белгечләр 30-40 меңләп хезмәт хакы алганда, без яшь имамнарыбызны садәкага яшәргә, бушка диярлек эшләтергә тырышабыз. Социаль якларын кәнагатьләндермичә гел гаеп итәргә торабыз. Шәһәр җирендә әле мәчет-мәхәлләләр азрак имамны тотарлык булса да, ил буйлап таралган татар авылларында эшебез хөрти дип әйтерлек. Ә бит шушы хәзрәтләребезгә таләпләр югары. Алар дәүләт органнары белән дә эшләргә, мәчетнең коммуналь хезмәтен дә кайгыртырга, үз тормышын да җайларга тиеш. Радикаль фиркалар белән дә ул көрәшсен, балаларны да укытсын, прокуратура, полициясенәдә,  пожарныена да ул җавап бирсен, бердәмлекне дә ногытсын, биш вакыт намазын да укытсын, мәетен дә озатсын… Гомумән, һәйкәл куярлык бу вазыйфаларны алып баралган кешеләргә.

Дөрес, Татарстанда былтыр яшь имамнарга шушы максаттан дәүләт ярдәмендә грантлар бирелде. Моңа тиклем күренмәгән бер эш булды бу. Татарстаннан читтәге яшь татар имамнарына нишләргә? Ә бит милләтебезнең киләчәге шушы яшьләр кулында. Әйдәгез, шушы яшь имамнарыбызның хәлен онытмыйк. Ничектер, аларга ярдәм итү юлларын кайгырта башлыйк. Дөрес, инкыйлабка кадәр тулы канлы мәхәлләләр үзләре имамның тормышын карап торган. Иншалла кайчандыр бу да яңадан кайтыр. Әмма бүген яшисебез, эш итәсебез бар бит. Шул уңайдан, вакыфлар мәсәләсен тагын бер кат өйрәнеп, булган тәҗрибәне барлап, кимендә бүген вакыф малларын яшь хәзрәтләребезне кайгыртырлык итеп булмасмы? Әлбәттә, Татарстан тәҗрибәсендә грантларны да булдыру кирәктер. Бу очракта да без Татар конгрессына таянабыз инде.

Тагын бер бүген әһәмиятле проблема бар: ул да булса туган телне һәм милли – дини мирасыбызны, илаһиятебезне саклап калу һәм торгызу.

Туган телебездә гасырлар буена тупланган сокланырлык язма мирасыбыз бар. Аларны бүген яңадан халкыбызга кайтарасы бар. Чөнки, безнең тамырларыбыз, милли сусавыбызны кәнәгатьләндерә ала торган чыганакларыбыз шушында. Шул уңайдан, без Татар конгерссы югарылыгында һәм Татарстан хөкүмәте масштабында, “Милли әлифба һәм язма мирас көнен” булдыруны сорыйбыз. Бу эшне башкаруда, аны җәелдерүдә, програм – нигезнамәләрен булдыруда ярдәм итәргә күпләр әзер.

Гомумән, Татар конгрессы киләсе елны “Милли әлифба һәм язма мирас елы” итеп тә игълан итә алыр иде. Ватандашларыбыз булган рус күршеләребезнең “День славянской писменности и культуры” дип аталган бәйрәмнәре дәүләт югарылыгында билгеләп уздырыла бит. Алардан үрнәк алып без, Руссиядэ саны буенча икенче милләт булган татар халкы моны булдыра алмасбызмы?

Безнең дә меңәр еллык шушындый мирасыбыз булып торганда, бар катлам татар зыялылары, язучы-композиторлары, мәдәният хезмәткәрләре, укытучы-галимнәре, дин әһелләре бергә берләшеп, бер ният белән милли язма мирасыбызны күтәрергә керешсәк иде.

Татар конгерссы, Татарстан хөкүмәте ярдәмендә телевидениедә аерым бер программабулдырсак файдалы булыр иде? Әгәр, без милли язма мирасыбызга шушылау итеп игътибар арттыра алсак, халкыбызга аны яңадан кайтара алсак – олы бер эш башкаручылардан булыр идек. Киләсе 2015 елны илебезнен Президенты Владимир Владимир Путин “Әдәбият елы” итеп игълан итеүндә куздә тотып, бәлки федераль программалардан да ярдәм алу  мөмкиндер.

Зинһар өчен дөрес аңлагыз, бу чираттагы ял итү бәйрәме түгел. Бу даими эш таләп иткән бер актуаль мәсәлә. Без бит милли бәйрәмнәребездә, сабантуйларыбыздагы батырларга бүләккә мал җәлләмибез, машиналар таратабыз. Ә гасырлар буе газиз халкыбызның акыл- хикмэтен туплаган мирасыбыз ничектер читтәрәк кала бирә. Гомерен милләтебезгә хэзмәт итугә багышлаган җирле тарихчылар, укытучылар, язучылар, рәссәмнар, җыр язучылар игътибарсыз кала. Шушы милли язма мирасыбызны өйрәнүче галимнәр дә читтә кала.

Югыйсә, бүген кайбер чит илләр үзләренең белгечләренә  грантлар биреп, татар язма мирасын шактый көчле генә өйрәнеп тә киләләр. Үзебезнең милләтебез дә моңа кайчандыр алынырга тиеш дер бит инде! Дөрес, бу мәсәләдә без, Татар конгрессы планына кергән төбәк тарихчылары җыенына да зур өмет баглыйбыз. Әмма, милли әлифбабыз һәм язма мирасыбыз даими туктаусыз, багуга, игътибарга лаек. Кабул итсәгез бәлки, без “Милли әлифба һәм язма мирас көнен” булдырып, елы дәвамында тэрле төбәк-өлкәләрдә, дин әһелләре татар зыялылыры, автономияләре белән  кызыклы конкурс, мәдәни кичәлэр, дискуссияләр,татар мәктәпләрендә максатчан проектлар утэп, мәсәлән “Изге Болгар җыены” кенендә һәр ел нәтиҗә ясый алыр идек. Олы бәйрәмебезнең, өчтәлеге, кадере тагы да артыр иде.  Игътибарыгыз өчен зур рәхмәт.

Мәскәү шәһәре, Үзәк төбәк һәм Чуашстан Мөфтие,  Россия Федерациясе җәмгыят пулатасы әгъзасы, Альбир хазрәт Крганов  13.06.2014. Казан.