string(50) "http://dumrt.ru/articles/society/society_7538.html"
23.06.2014 11:14

Ниһаять, 74 елдан соң тарихи мәчетебез янә айлы булды“, – дип сөенә Иж-Бубыйда гомер кичерүче иске мәчет бинасын  төзекләндерү өчен янып-көеп йөрүче мөхтәрәм кардәшебез Җәүдәт ага ХӘЛИУЛЛИН.

Иж-Бубыйдагы иске мәчет бинасын 1895 елда хаҗи Мөхәммәтҗан  Әхмәтҗанов төзетә.

– Бу урында аңа кадәр дә мәчет урнашкан була. Мәдрәсә шәкертләре анда сыймый башлагач, Мөхәммәтҗан бай шул ук урында яңа мәчет төзетергә карар кыла, – дип сөйли “Бубилар мирасы” иҗтимагый оешмасы башкарма директоры Раиф Гәрәев.
Мөхәммәтҗан байның әлеге мәчетне төзетүгә 8 мең сум акча тотуы мәгълүм. Ул чакта бер ат бәясе 8 сум тирәсе булганын истә тотканда, байга әлеге мәчетне төзетү 800 ат бәясенә төшкән булып чыга. Тагын бер кызыклы факт: Аллаһ йортын төзетер өчен Мөхәммәтҗан бай өч бригада чакырта. Төзелеш эшләрен башкаруны бары өченче бригада төзүчеләренә генә ышанып тапшыра, чөнки алар үз эшләре өчен бик кыйммәт бәя сорыйлар. Ә менә төзелеш эшләре тәмамланганнан соң, мәчет идәненең тигезлеген тикшерү өчен, ул алтын акча тәгәрәтеп карый һәм төзүчеләрнең эшен “бишле“гә бәяли. Мәчет белән имамлык итү бертуган Бубиларга йөкләнә. Мәдрәсәдә белем алучы шәкертләрнең барысы да шушы мәчеткә йөри башлый.
1905 елда Иж-Бубыйда бик көчле янгын була. Мәчет белән мәдрәсәнең өсләренә киез каплап, су сибеп торалар һәм шул рәвешле янгыннан алып калалар.  1930 елларга кадәр әлеге бина дин учагы вазифасын башкара, ә Совет заманында аны төрле учреждениеләр буларак файдаланалар. 
1940 елда әлеге мәчетнең манарасын кисәләр.
– Миңа ул чакта 10 яшь иде. Мәчет манарасын аудару өчен мәктәптән өлкән сыйныф укучыларын чакырттылар. Ә менә манараны кисүчеләр дүртәү иде. Мәчет манарасын аударган бу кешеләрнең гомере фаҗигале тәмамланды, – ди Җәүдәт ага.
1953-2004 елларда бу бина балалар санаторие вазифасын башкара. Санаторий ябылганнан соң, Җәүдәт ага аны кабат мәчет итеп үзгәртү хыялы белән яна башлый.
– Ун ел эчендә мәчетнең түбәсе алыштырылды, манара ясалды. 22 тәрәзәсе пластикка алыштырылды, тышкы стеналары буялды, – ди Җәүдәт ага.
Манарага ярымай ясатуда район имам-мөхтәсибе Мөхәммәтазат хәзрәт Гатинның тырышлыгы зур.
– Алтынга йөгертелгән ярымайны Алабуга остасы  Илгиз Шәйдуллин ясады, – ди Мөхәммәтазат хәзрәт. Изге Шәгъбан аеның мөбарәк җомгасында ярымайны 33 метр биеклектә урнашкан манарага куйдылар. Тәкъбир әйтеп, ярымайны урнаштырганда, җил дә тынып калгандай булды. 
– Алтмыш кило авырлыктагы ярымайны мондый биеклеккә күтәрү үзе бер проблема тудырды. Аны кую өчен кран хәстәрләүдә район башлыгы Валерий Макаровның ярдәме зур булды, – ди Мөхәммәтазат хәзрәт. 
– Безнең тарихны онытырга хакыбыз юк. Мондый тарихи биналарны саклау, аларның тарихын барлау – изге бурычыбыз ул,  – диде чарада катнашкан район башлыгы.
– Инде мәчетнең эчке өлешендә зур эшләр башкарасы кала. Мин ышанам: Аллаһ Тәгалә ярдәме белән монысын да башкарып чыгарбыз, – ди Җәүдәт ага. Ә безгә “Ходай насыйп итсен“ дип телисе генә кала. Иж-Бубыйның тарихи мәчетенә ярдәм итәргә теләүчеләр Җәүдәт агага мөрәҗәгать итә алалар.         
 Сүз уңаеннан:
Киләсе елда исе мәчет бинасына 120 ел тула. Ул районда сакланып калган бердәнбер агач мәчет. 300 квадрат метр мәйданны биләүче Аллаһ йортының тагын бер уникаль ягы бар: башка мәчетләрдә намаз уку өчен икешәр зал булса, ике катлы бу мәчеттә андый заллар өчәү булган һәм өченчесендә намазны шәкертләр укыган. 

agryz-rt.ru