Ходай Үзе көч бирә

28 сентябрь 2012 ел 11:59

Райондашларыбыз хаҗ сәфәреннән кайтып, алар белән очрашулар үткәрә башлагач, әби-бабайлардан: “Минем дә барасым килгән иде. Картайдым шул инде. Хаҗ гамәлләрен үти алмам, кан басымым уйнап егылырмын, көчем җитмәс, дип куркам”, – дигән сүзләр ишеткәләргә туры килде. Климат алышыну кешегә шул дәрәҗәдә нык тәэсир итә микән соң? Сәламәтлекләре бик нык булганнар гына хаҗ сәфәренә чыга аламы? Укытучым, Мамадыш районының Урта Кирмән абыстае Рәшидә Әүхәдиева кунакханәдән чыккач, кабат аны тиз генә таба алмавын, эзләгәндә полиция егетләренең үзен гел коляскага утыртып йөрүләрен сөйләгән иде. Республикага яхшы мәгълүм шәхес озак еллар колхоз рәисе булган Фазылҗан Мөхәммәтҗанов белән дә хаҗ сәфәре турында озаклап әңгәмә корганым булды.

– Күп кеше бит беренче чиратта самолётта очудан курка. Кан басымым күтәрелер, ди. Андый нәрсә хәзер бөтенләй юк. Безнең төркем Казаннан очып киткән иде. Кузгалып киткәнне дә сизмәдек. Сәгать ярымнан беренче тапкыр ашаталар. Поднос белән сиңа җиде-сигез төрле ризык китерәләр. Утыргычлар бик иркен. Кәнәфидә икешәр кеше генә утыра. Каршыда телевизор тора. Сәгать ярым узгач тагын ашаттылар. Самолёттагы хезмәткәрләр бик әдәпле, тәмле телле. Бөтен соравыңа җавап бирәләр, – дип сөйләде ул. – Истанбулда икенче самолетка күчеп утырып Мәккәгә өч сәгать очтык. Анда да җаның теләгән ризыкны сайлап алып тәгам җыясың. Юлда барганда хәзрәтләр көн саен икешәр вәгазь сөйләп күңелләрне рухландырып тордылар. Мәккәгә барып төшкәч тә алар Кәгъбәтулланы әйләнергә, тәваф кылырга алып китте. Аны җиде тапкыр әйләнәсең. Бер әйләнү – дүрт йөз метр. Димәк, барысы ике километр сигез йөз метрга тула. Анда кеше бик күп була, әмма бер-береңә комачаулык итү юк. Ялгыш кына берәрсенә орынып китеп борылсаң да, ул кеше үзе синнән гафу үтенә. Кешеләр бик тә әдәпле, тәртипле.

Аннан ике тау арасына алып китәләр. Алар арасыннан чишмә чыга. Аның суын зәм-зәм суы диләр. Кешеләр хаҗдан башка вакытта да анда килеп дәваланып китә икән. Суы тешләрне өшетерлек суык, көн кызу булса да, тамак төбенә салкын тими. Җиде йөз метрны җиде тапкыр әйләнәсең. Барысы 4900 метрга тула бит. Аларны әйләнгәндә бер урынны – 70-80 метрны – йөгереп үтәргә кирәк. Анда армыйсың да. Гәүдәңдә үзгә җиңеллек, рухи күтәренкелек тоясың. Авыру кешеләр дә йөгерә башлый. Бөтенләй йөри алмаган, аяксыз кешеләрне коляскага утыртып йөртәләр. Анда башыңда дөньяви фикерләр бөтенләй калмый. Аллаһы Тәгаләгә, дингә бик якынаясың. Самолётта очканда ике көн йокламаган идем. Арганлыкны бөтенләй сизмәдем дә. Мәккәдә палаткаларда, Мәдинәдә кунакханәдә яшәдек. Икесендә дә бик җайлы. Ризыкларны алып килеп ашаталар. Күп кеше анда кызудыр дип, курка. Кояш кыздыруы бөтенләй сизелми. Таш атарга көндез барсаң, кояштан капланырга зонт бирәләр. Үзең бара алмасаң, җиде ташыңны кешегә биреп җибәрергә дә була. Өч километр чамасы барасы, бер чыккач, бер авырлыгы да юк. Мәккә мәчетенең территориясе безнең Кече Соннан аз гына бәләкәйрәк. Мәдинә мәчете әйләнә-тирәсенә колонналар кебек өч рәт баганалар утыртканнар. Көндез аның әйләнә-тирәсе зонтлар белән каплап алына. Урамнар бик чиста. Шырпы кисәге дә таба алмыйсың. Тәртип яхшы. Полиция кешеләре күзгә дә чалынмый анда. Ашату яхшы, ризыклар 12-13 төрле, телефоннан сөйләшергә үзләренең сим-карталарын бирәләр. Теләгән кешегә куркасы түгел икән. Җәмәгатем Корбанбикә дә йөри алмам, дип бармаган иде. Алып бармаганыма үкенәм хәзер.

Яхшылык эшлә дә суга сал, халык белмәсә балык белер, дигән әйтем дә бар бит. Озын гомер юлларыңда кылынган яхшылыклар кешегә барыбер кире әйләнеп кайта. Фазылҗан абый белән дә Казан аэропортында бер ир килеп күрешә. Усалидә колхоз рәисе булган чакта хуҗалык стипендиаты итеп укыткан булган икән. Актаныш районының Вахитов исемендәге совхозында директор булган. Хәзер крестьян-фермер хуҗалыгын җитәкли. Кире Казанга кайтып җиткәнче гел ярдәм итеп, булышып йөрде, ди Фазылҗан абый.

Хаҗга барырга өлгерермен әле, дип карарга кирәкми. Вакыт көтеп тормый ул. Күңелең белән тәвәккәлләргә кирәк.

 

Минневәрис Мингалиев,

"Дин вә мәгыйшәт"

Башка журналлар

Ураза гаете мөбарәк: республика ифтарын үткәрергә ярдәмчеләр кирәк

Быел республикакүләм ифтар мәҗлесе 22 июнь көненә билгеләнгән. “Казан Арена” стадионында узачак IV...

30 май 2016 ел 17:25

Алтын - җирдән, галим илдән чыга

Гыйлем сүзе Коръәндә җитмештән артык урында кабатланып килә. Раббыбыз Коръәннең иң беренче иңгән...

26 май 2016 ел 09:35
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана