Балалар диндә тәрбияләнә

19 сентябрь 2012 ел 13:21

Елдан-ел мөселманнар саны арта, мәчетләрдә намаз рәтләре ишәя, мәдрәсәләрдә укучылар күбәя. Яшьләрнең дингә килүе аеруча куандыра. Алар матур гаиләләр кора, тәүфыйклы балалар тәрбияли. Һәркемгә мәгълүм: балалар – безнең киләчәгебез. Аларга нинди тәрбия бирсәк, нинди гамәлләргә өйрәтсәк, илебезнең, халкыбызның киләчәге дә шундый булыр.

Азнакай мөхтәсибәте дә балаларга,  аларның ата-аналары белән берлектә, дөрес дини тәрбия, гыйлем бирүдә, балаларны илебезгә, җәмгыятькә файда китерүче шәхесләр итеп тәрбияләүдә эш алып бара.
Балалар мәдрәсәсе Зәңгәр мәчеттә инде 3 ел дәвамында эшләп килә. Гөлшат һәм Гайшә ханымнар балаларга һәр якшәмбе Ислам дине нигезләрен, пәйгамбәрләр тарихын, гарәп телен, Коръән, намаз укырга өйрәтә. Мәдрәсәдә төрле чаралар уза: Әлифба бәйрәме, Сабантуй, Намаз һәм Коръән уку бәйгеләре... Мәдрәсәгә 7 - 16 яшьлек балалар йөри. Быел да монда белем алырга теләүче кызлар һәм малайлар әниләре, әбиләре, апалары белән Зәңгәр мәчеткә килә ала. Укулар 1 октябрьдән башлана.
Мәдрәсәдә укучы балалар республикакүләм чараларда да катнашып, призлы урыннар ала. Мәсәлән, быел 6 нчы мәктәп укучысы Фәйрүзә Әминова Чаллыда узган Республикакүләм Коръән уку бәйгесендә 3 урынга лаек  булды һәм Болгарда яшьләр өчен оештырылган мөселман лагеренда ял итте.
Балалар өчен бәйрәмнәрне мөхтәсибәтебез шәһәр күләмендә дә уздыра: Ураза Гаете Яңа Юл мәчете ихатасында спорт чарасы буларак инде өченче ел оештырыла. Былтыр Корбан гаетендә Яшьләр үзәгендә театральләшкән тамаша күрсәтелде, балалар үзләре дә чыгыш ясады. Февральдә шунда ук “Кышкы уеннар” узды, пәйгамбәребезнең хәдисенә нигезләнеп төшерелгән “Мәрхәмәтлек” дигән мультфильм күрсәтелде. Җәен Әсәйдә мәселман Сабан туе, Тарсус паркында балалар өчен Сабантуй оештырдык. Бәйрәмнәргә килгән балаларның берсе дә бүләксез китми. Гомумән, эшмәкәрләребез һәр чарада матди ярдәм күрсәтә.
Җәен балаларның ялын оештыруда да мөхтәсибәт читтә калмый. Һәр ел мөселман лагере 100гә якын баланы җыя. Мәскәүдән, Казаннан, башка шәһәрләрдән әби-бабайлары янына җәйге ялга кайткан балалар да, үзебезнекеләр дә Ак мәчет каршындагы лагерьга бик теләп йөри. Алар анда дин сабаклары өйрәнә, төрле конкурслар, спорт чараларында күңел ача, экскурсиягә йөри, әхлак тәрбиясе ала. Лагерьда балалар белән мәдрәсәдә гыйлем алучы яшьләр эшли: кызлар өчен Алсу ханым җаваплы, аңа ярдәмгә Урыссу мәдрәсәсендә укучы Диана белән Энҗе кайта. Малайларны да Урыссу мәдрәсәсендә укучы егетләр тәрбияли. Яшьләребез өчен бу үзенә күрә бер тормыш тәҗрибәсе, алар шул рәвешле җәйге практикаларын да үтә.
Авылларда да балаларга дини белем, тәрбия бирү өлкәсендә эш алып барыла. Һәр ел эшләп килүче Әсәйдәге җәйге лагерьда Илгизә абыстай укыта. Урсайда Фәнзия ханым дәресләренә уннан артык бала йөри. Алар шәһәребездә узучы бер чараны да калдырмый, төркемнәре белән килеп, рәхәтләнеп бәйгеләрдә катнаша, призлы урыннар ала. Быел Кәкре Елга авылында да беренче тапкыр лагерь оештырылды. Анда 25 бала ял итте.  Ялны Фәһим хәзрәт һәм Гүзәл ханым оештырды.

Айгөл ШӘРИПОВА

Чыганак: http://www.aznakaevo-rt.ru 

Башка журналлар

2017 елда дини бәйрәмнәр һәм истәлекле көннәр

Мөселман ай календаре буенча 1438–1439 һиҗри еллар

25 гыйнвар 2017 ел 10:30

Диндә бала имезү мәсьәләсе

22 гыйнвар 2017 ел 10:05

Мөфти: Динне тарату белән бергә, тынычлыкны саклау өчен дә хәзрәтләр зур  тырышлык куя

Бүген Казанда Диния нәзрәтенең 2017 елдагы беренче Президиум һәм Пленар утырышы булды. Чарада 2017...

11 гыйнвар 2017 ел 09:51
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана