Согуд Гарәбстанына хаҗ башланган көннәрдә Россиянең чик буйларында санитар контроль көчәйтелә. Бу хакта Русия кулланучылары хокукларын күзәтүче идарә рәисе Геннадий Онищенко күрсәтмәсе бар.
Хаҗга китүчеләрнең вакытында тиешле вакциналар алган булуы тикшереләчәк, менингит авыруын чыгаручы чиргә каршы вакцина уколын кадатмаганнар аерым исемлеккә кертеләчәк. Шулай ук хаҗдан кайтучылар җиде көн табиблар күзәтүендә булачак.
Быел Русиядән 20.5 мең мөселман хаҗ кылырга әзерләнә. Согуд Гарәбстанына китү 17 сентябрьдән алып 19 октябрьгә кадәр, кире кайту 29 сентябрьдән 14 декабрьгә кадәр оештырыла.
Хаҗга баручылар Мәскәү, Свердлау, Ростов калалары, Татарстан, Башкортстан, Дагыстан, Ингушетия, Төньяк Осетия, Чечня, Кабарда-Балкар республикалары һәм Ставрополь краендагы чик буе нокталары аша үтәчәк дип хәбәр итте "Азатлык.орг".
Хаҗ вакытында Россия чик буйларында санитар күзәтү көчәйтелә
18 сентябрь 2012 ел 09:46
Башка журналлар
2017 елда дини бәйрәмнәр һәм истәлекле көннәр
Мөселман ай календаре буенча 1438–1439 һиҗри еллар
25 гыйнвар 2017 ел 10:30
Мөфти: Динне тарату белән бергә, тынычлыкны саклау өчен дә хәзрәтләр зур тырышлык куя
Бүген Казанда Диния нәзрәтенең 2017 елдагы беренче Президиум һәм Пленар утырышы булды. Чарада 2017...
11 гыйнвар 2017 ел 09:51
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы