Гошер көне

07 сентябрь 2012 ел 14:51

Уңыш җыю вакыты – көз җитте. Эшчән кеше өчен мул уңыш җыеп алу – зур бәхет ул. Ләкин муллыкның төп сәбәбе турында да онытмаска кирәк. Гадел хезмәттән тыш моңа табигать тә тәэсир итә. Нәкъ менә шуңа күрә мөселманнар Аллаһы Тәгаләгә догалары белән мөрәҗәгать итәләр: яңгыр кирәк икән, яңгыр сорыйлар, аяз, болытсыз һава торышы кирәк икән – кояшлы көннәр сорыйлар. Мул уңыш җыеп алу өчен яхшы һава торышының Аллаһы Тәгалә мәрхәмәте белән бирелгәне көн кебек ачык. Бу рәхмәткә ирешеп, киләчәктә дә мул уңыш җыеп алу мөмкинчелегенә ирешү өчен, Раббыбыз кушканны үтәп, гошер сәдакасын бирергә кирәк. Коръәни-Кәримдә болай диелә: «Әй, мөэминнәр, җыйган малларыгызның иң затлыларын гына вә сезнең өчен җирдән чыгарганнарыбыздан (сәдака, хәер, зәкят биреп, Аллаһ юлында) сарыф итегез. Күз йомып (чыраегызны сытып, җирәнеп кенә, теләр-теләмәс кенә) алырдай затсыз малны бүләккә бирергә тырышмагыз (үзегезгә ошамаган, гамәлгә яраксыз мал хәергә бирелмәс). Белеп торыгыз, Аллаһ чиксез бай һәм мактауга лаек» («Бәкара (Сыер)» сүрәсенең 267 нче аяте).

Нәрсә соң ул гошер? Бу гарәп сүзе “уннан бер өлеш” дип тәрҗемә ителә. Революциягә кадәр татарларда гошер җыю гадәти эш булып саналган – гошер сәдакасы мәчетләр эшчәнлеген тәэмин итүгә тотылган. Һәм бүген бу мөһим дини гадәтне яңадан торгызырга кирәк, чөнки авыл җирлегендәге күпчелек мәчетләрнең ишекләре акча булмау сәбәпле ябык торалар.

Элек гошер җыю бәйрәм рәвешендә үткәрелгән, чөнки уңыш Аллаһы Тәгалә рәхмәте буларак кабул ителгән. Совет чорында гошер бәйрәмнәре уңыш бәйрәмнәре белән алыштырыла һәм бу бәйрәмнәрдә, кызганыч, уңышның төп сәбәпчесе – Аллаһы Тәгаләне искә алмыйлар.

Татарстанда соңгы елларда гошер сәдакасын җыюга берникадәр игътибар итә башладылар – республикакүләм Гошер көнен, авылларда гошер бәйрәмнәрен үткәрәләр. Шуны аңларга кирәк: гошер сәдакасын бирү – дини бурыч. Бу фарыз гамәл, шуңа да гошерне ачыктан-ачык бирергә була. Гошерне тормышыбызга кайтару бәрәкәт артуга китерәчәк, чөнки гошер фәкыйрьләргә, мәчет һәм мәдрәсәләр файдасына бирелә, Аллаһы Тәгалә юлында тотыла. Гошер сәдакасын бирү – киләчәктә мул уңыш алуга ышаныч булып тора. Рәсүлебез Мөхәммәт (сгв) болай дигән: “Әгәр дә өммәтем гадел булса, зәкят һәм гошер сәдакасын түләүдән туктамаса, аңа хәвеф-хәтәрләр төшмәс. Шулай эшләмәгән очракта, корылык һәм ачлык белән сыналачаклар”.

Аллаһы Тәгалә рәхмәтенә ирешүне күзаллап, сентябрь ахырында авылларда Гошер көннәрен үткәрергә онытмаслар дип өметләнәбез.

Вәлиулла хәзрәт ЯКУПОВ

Башка журналлар

Ана филне чакырмыйк...

13 декабрь 2016 ел 16:06

Мәүлид

06 декабрь 2016 ел 10:43

Мәүлид мөбәрәк булсын!

06 декабрь 2016 ел 09:20
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана