Гыйбадәт кылганда игътибарым гел читкә юнәлә

31 август 2012 ел 12:54

Миңа билгеле бер очракларда Аллаһка инануымны саклап калу үтә авыр: мәсәлән, мин тәһарәт алырга ниятләгәндә яки тәһарәт алганда минем күңелемә бик зур көч тәэсирендә чит-ят уйлар керә. Мин моның белән үземчә көрәшергә тырышып карыйм, ләкин миндә мондый халәт шактый дәвамлы була. Миңа бу хәлдән ничек котылырга? Ярдәм итегезче!..

Исемемне һәм адресымны язмыйм

Сезнең соравыгызга Татарстанның көньяк-көнбатыш төбәге казые, Чүпрәле районы имам-мөхтәсибе Фәһим хәзрәт ӘХМӘТҖАНОВ җавап бирә:

– Үзеннән-үзе туа торган чит-ят уйлар гөнаһ түгел, әмма аларны уйга чумып һәрьяклап «тикшерү» гөнаһ һәм бу бик еш кабатлану сәбәпле, мөселман кешесе кяферлеккә кадәр «барып җитәргә» мөмкин. Башыгызга бәйләнчек (вәсвәсә) уйлар «кереп оялаган» чакта сезгә нинди дә булса башка берәр мәсьәләгә күчәргә, хәтерегездә яхшы сакланып калган вакыйгаларны яңартырга, һичьюгы, дөньяда безнең көннәрдә бара торган яңалыкларны күз алдыннан үткәрергә кирәк.   

Әгәр дә сезнең күңелегезгә тынгылык бирми торган конкрет сорауларыгыз бар икән, аларга мөстәкыйль рәвештә җавап эзләргә тырышмагыз: иң яхшысы – мәхәлләгездәге абруйлы, тәҗрибәле дин әһеленә мөрәҗәгать итү. Ул имамнан канәгатьләнерлек җавап ала алмасагыз, төбәк казыена барыгыз. Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенә караган мәхәлләләр, географик картада урнашуларына карап, 9 төбәккә бүленеп эшли. Сезнең район кайсы казыяткә карый икәнен мөфтиятнең рәсми сайтына кереп белә аласыз: www.dumrt.ru/kaziyat.

Биш вакыт намазларыгызны һәм җомганы үтәгәннән соң: «Я Раббым! Миңа вәсвәсә уйлардан һәм шик-шөбһәләрдән арынырга Үзеңнең ярдәмеңне бирсәң иде», – дип дога кылыгыз.

Коръәндәге «Бәкара (Сыер)» сүрәсенең 255 нче аятен – «Аятел Көрси»не, «Ихлас», «Фәлак (Таң ату)», «Нәс (Кешеләр)» сүрәләрен ешрак укыгыз. Бу сүрәләрне шулай ук суга укырга һәм аннан соң ул суны эчәргә кирәк; әлбәттә, ул Зәм-зәм суы булса яхшырак. Ник дигәндә, аның шифасы күбрәк булыр, чөнки Пәйгамбәребезнең (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын!) хәдисендә әйтелгәнчә, ул бар нәрсәдән дә сихәт бирүче дару булып тора һәм аны шуның өчен эчәләр дә. 

Башка журналлар

Ана филне чакырмыйк...

13 декабрь 2016 ел 16:06

Мәүлид

06 декабрь 2016 ел 10:43

Мәүлид мөбәрәк булсын!

06 декабрь 2016 ел 09:20
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана