Ислам динен беләбезме?

16 август 2012 ел 14:55

"Коръән елы" уңаеннан “Мәгърифәт” газетасы ай саен Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте белән берлектә “Ислам динен беләбезме?” дип аталган бәйге үткәреп килә. Бәйгедә катнашып җиңү яулаучыларга нәзарәт тарафыннан нәшер ителгән Коръәннең "Казан басмасы" бүләк ителә. Әлеге конкурска кагылышлы “Мәгърифәт” газетасында басылган язмаларны тәкъдим итәбез.

Ислам динен беләбезме?

Аллаһының рәхмәте белән бу бәйгебезнең дәрәҗәсе тагын да үсеп китте. Моннан соң ул ТР Диния нәзарәте белән берлектә үткәреләчәк. Гадәттәгечә, һәр айны бәйгегә йом­гак ясалып, җиңүчегә Коръән бүләк ителәчәк. Быел республикабызда - Коръән елы. Шул уңайдан Диния нәзарәте җиңүчеләргә Аллаһ Сөбханә вә Тәгаләнең сүзе булган изге китапны бүләк итәргә булды. Безне шушындый күркәм ярдәме белән сөендергәне өчен, редакциябез һәм укучыларыбыз исеменнән, мөфти Илдус хәзрәт Фәизгә ихлас рәхмәтләребезне ирештерәбез.

Бәйге биремнәре үзгәрми, элеккечә, биш сорау тәкдим ителә. Әгәр уку­чыларыбыз биремне үзләре тәкдим итә икән, шат кына булачакбыз. Узган айда Актаныштан даими авторы­быз Гөлшат Шәрипова кроссвордын да укучыларыбыз яратып чишкән. Җаваплар күп килде. Тик күбегез дүртенче биремдә генә ялгышкан: "нинди дә булса бер эшне эшләүнең хак дин күзлегеннән дөресме-түгелме икәнлеге турында күрсәтмә"не хәдис дип атаган. Дөрес җавап: фәтва. Ә "хәдис" сүзенең телдәге мәгънәсе – яңа хәбәр, шәригатьтәге мәгънәсе -пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) нән чыккан сүз, эш, килешү, холкый яки әхлакый сыйфат рәвешендә булып, сахәбәләр һәм табигыйннар тара­фыннан бер-берсенә риваять ителеп, безнең көннәргә кадәр килеп җиткән эш, сүз һ.б. Кайберләрегез "лә илаһе иллә Аллаһ" сүзләрен күп тапкыр кабатлауны "тәкбир", "тәсбих" дип атаган. Тәкбир - Аллаһу әкбәр, тәсбих - Субхан Аллаһ дип әйтү. Моны истә калдыру бик җиңел. Игътибар итсәгез, " әкбәр" сүзендәге тартык хәрефләр "тәкбир" дә, ә "субхан" дагылары "тәсбих" сүзендә бар, чөнки алар бер тамырдан ясалган.

Җиңүчене билгеләү өчен жирәбә сикертәсе булмады: бер генә дөрес җавап бар иде. Бу юлы да Питрәчтән даими авторыбыз Флюра Галиева җиңде. Бәйгедә катнашкан барлык укучыларыбызга зур рәхмәтләребезне иреште­реп, яңа биремнәр тәкдим итәбез. Без аларны ураза темасына багышларга булдык, чөнки тиздән рамазан аена керәбез. Динебезнең өченче баганасы булган ураза гыйбәдәте турындагы белемнәребезне яңартып алу хәерле эш саналыр дип уйладык. Инде укучыларыбызга, буш вакыт табып, җаваплар җибәрәсе генә кала. Аллаһ Тәгалә сезгә гыйлем алу юлында җиңеллек, тормышларыгызга бәрәкәт бирсен. Амин.

“Мәгърифәт”, 29 июнь, 2012

Бәйгегә йомгак ясауны хатлар укудан башлыйк әле...

"Сезне ихлас күңелдән рамазан ае башлану белән тәбрик итәм". Кайбер укучыларыбыз бәйге сорауларына җибәргән җавапларын менә шулай котлау сүзләреннән башлаган. Рәхмәт сезгә. Барчабызга да рамазан мөбарәк булсын. Аллаһы Тәгалә ураза тотучыларга сабырлык һәм ныклы иман бирсен.

"Коръәнем таушалып беткән иде. Бүләккә яңасын булдыру нияте белән бәйгедә катнашырга булдым" -диючеләр дә бар. Аларга: "Катнашыгыз, Коръәннәребез күп әле", - диясе килә.

"Моңа кадәр бәйге сораулары белән танышып барсам да, җавап җибәрми идем. Бу юлы үземне сынап карарга булдым", - дигән укучыларыбыз да безне сөендерде.

Гомумән, җаваплардан канәгать кал­дык. Сораулар җиңел булмаса да, уку­чыларыбыз тырышкан. Беренче, икенче сорауларда гына хаталар бар. Калган­нарына күбегез дәрес җавап биргән. Җиңүчене жирәбә сикертеп ачыкладык. Ул - Балтач районы Арбор авылыннан Диас Әхмәтҗанов. Бүләгебез - Коръән Кәрим китабы сиңа, Диас. (Аны үзең яки берәр туганың, танышың редакциягә килеп алсын.)

Кайбер укучыларыбыз "Алдагы бәйгеләрдә дә катнашкан идем, тик уңышка ирешә алмадым", - дип яза. Әйе, бәлки җиңүче була да алмагансыздыр, әмма бәйге сорауларына җавап әзерләп күпме гыйлем туплыйсыз ич. Бу да уңыш бит. Гыйлем уңышы. Шуңа һич тә күңелегезне төшермәгез. Сабырлык белән гыйлем алуыгызны дәвам итегез. Аллаһ Тәгалә насыйп итсә, җиңеп тә куярсыз. Шунысы да бар: бәйгедә актив катнашучыларга ел ахырында махсус бүләкләребез дә булачак, иншаллаһ.

Инде динебезне өйрәнүне дәвам итик. Рамазан ае булгач, сорауларны тагын ураза темасына багышладык. Тәкъдим ителгән биш сорауга да төгәл җавап бирүчегә бу юлы да Коръән бүләк итәчәкбез. Сездән җаваплар көтеп ка­лабыз.

Аллаһ Тәгалә барчагызга дөньяви эшләребездә дә, ахирәт гамәлләребездә дә җиңеллек насыйп итсен.

“Мәгърифәт»,27 июль,2012

Бәйге сораулары белән "Мәгърифәт" газетасыннан танышырга мөмкин.

Башка журналлар

Ураза гаете мөбарәк: республика ифтарын үткәрергә ярдәмчеләр кирәк

Быел республикакүләм ифтар мәҗлесе 22 июнь көненә билгеләнгән. “Казан Арена” стадионында узачак IV...

30 май 2016 ел 17:25

Алтын - җирдән, галим илдән чыга

Гыйлем сүзе Коръәндә җитмештән артык урында кабатланып килә. Раббыбыз Коръәннең иң беренче иңгән...

26 май 2016 ел 09:35
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана