Кадер кичәсе мең айдан да хәерлерәк

10 август 2012 ел 10:09

Әлхәмдүлилләһи раббил галәмиин. Вәл гакыйбәтүлил мүттәкыйн. Вәссаләтү вәссәләәмү галә Мүхәммәдин вә галә әлиһи вә сахбиһи әҗмәгыйн. Барлык мактауларыбыз галәмнәрнең Раббысы булган Аллаhы Тәгаләгә булса иде. Рәсүлебезнең (сгв) рух-шәрифенә дип атап әйткән салават-шәрифләребез булса иде. Һәм дә иң беренче Адәмнән (гс) алып, бүгенге көнгә хәтле килеп киткән барлык мөэмин вә мөэминәләрнең дә рух-шәрифләренә дип кылган изге догаларыбыз булса иде.

Кадер төне кайчан соң ул? Аны кайсы төннән эзләргә? Кайбер галимнәр әйтә: ул – Рамазанның 21 нче төне, икенчеләре – 23 нче төне, өченчеләре – 25 нче төне, ә күпчелек галимнәр – ул 27 нче төн, диләр. Пәйгамбәребез (сгв): “Кадер кичәсен Рамазанның ахыргы ун төненең так төннәрендә эзләгез”, – диде.

Рамазан аеның соңгы ун төне башка төннәрдән, кадерле вә әҗерле, фазыйләтле Кадер кичәсе булуы белән аерылып торудан гыйбарәт. Раббыбыз үзенең Китабында Кадер кичәсе турында аерым бер сүрә дә иңдергән: «Иннәә әңзәлнәһү фи ләйләтил Кадр. (Хакыйкать шулдыр ки, Без аны (Коръәнне) Кадер кичәсендә иңдердек.) Вә мә әдракә мә ләйләтуль Кадр. (Кадер кичәсенең нәрсә икәнен сиңа аңлатучы булдымы?) Ләйләтуль Кадери хайрум мин әлфи шәһр. (Кадер кичәсе мең айдан да хәерлерәк.) Тәнәззәлүл мәләикәтү вәр-руху фиихә биизни раббихим мин күлли әмр”. (Ул көндә фәрештәләр вә Изге Рух (Җәбраил), Раббының рөхсәте илә, Аның әмерләрен җиренә җиткерер өчен, бер-бер артлы иңеп кенә торырлар.) Сәләмүн һия хәттә мәтләгыль фәҗер.(Кадер кичәсе – иминлек кичәсе – таң ата башлаганга чаклы дәвам итәр.)» Дөрестән дә, ибне Габбас әйтә: «Раббыбыз Коръәнне Кадер кичәсендә Ләүхүл мәхфүздән алып дөнья күгенә иңдерде». Соңрак егерме өч ел дәверендә Җир йөзенә кисәк-кисәк иңдерде, ди.

Кадер дигән сүз – ул кодрәт дигәнне аңлата. Икенче мәгънәсе – тәкъдир. Бу кичәдә фәрештәләр адәм баласының бер еллык тәкъдирен алып киләләр. Кадер төне мең айдан да кадерлерәк. Ул төнне догада, гыйбадәттә, зекердә, намазда үткәргән бәндә мең ай гыйбадәт кылудан да зуррак әҗер алачактыр. Рәсүлебез (сгв) әйтә: «Кем дә кем Кадер кичәсен уяу үткәреп гыйбадәттә булса, бу кичәдән чыкканда әнисеннән туган сабый бала кебек гөнаһсыз чыгар», – ди. Аллаһы Тәгалә: «Кадер кичәсе мең айдан да хәерлерәк», – ди.

Мең ай ул 83 елдан да артык бит, кардәшләрем! Бу бер кичәдә 83 елдан да күбрәк гыйбадәт кылдың дип әҗер бирелә, бу шатлык түгелмени? Кадер төне тынычлык, иминлек кичәседер. Җир йөзенә килгән фәрештәләр иминлек,тынычлык белән киләләр. Алар күбрәк гыйбадәт кылучылар белән бергә булырлар, ди. Ул кичәдә шайтан да үзенең мәкерлеген кыла алмас. Гайшә анабыз Пәйгамбәребездән (сгв) сорады: «Йә рәсүлебез, әгәр мин Кадер кичәсенә ирешсәм, миңа ничек дога кылырга?” – диде. Рәсүлебез (сгв) әйтте: «Аллаһүммә иннәкә гафуун түхиббүл гафвә фәгъфу ганни. (Әй Аллам, Син гафу итүче, Син гафу итәргә яратасың – гафу ит мине, гөнаһларымны ярлыка), – дип дога кыл», диде.

Кадер төненең үзенә генә хас булган галәмәтләре бар. Ул башка төннәрдән аермалы буларак, яктырак, нурлырак булыр. Кадер төне бик тыныч, җилсез, матур, имин булыр. Ул төнне артык эссе, я артык салкын да булмас. Җирлектәге табигать күрсәткечләренең уртачасы булыр. Кадер кичәсендә йолдызлар да атылмас. Кадер кичәсеннән соң килгән көннең кояшы артык якты булмас, чөнки ул көнне шайтанга кояш белән бергә торырга мөмкин булмас. Йә Раббым, безнең Пәйгамбәребез (сгв) зур тырышлыклар куйган кичәләрдә безгә дә уяу торып, гомеребезне заяга уздырмыйча, Кадер кичәләренә гафил булмыйча, Раббыбыздан безгә бирелгән бу форсатлардан файдаланып, бу рәхмәтләрен кулланып, Аллаһның рәхмәтенә ирешергә насыйп итсәң иде.

Изге рамазан ае җитсә, Раббыбыз үзенең бәндәләренә игелек кылырга Үзе ярдәм итә. Рамазан аенда бөтен җәннәт ишекләре ачык, шайтаннар да башка айлардагы кебек тәэсир итә алмыйлар, алар да богауларда, җәһәннәм ишекләре дә ябылган, ничек инде изгелеккә омтылмаска?! Пәйгамбәребез (сгв) әйтә: “Изге рамазан ае җитү белән, бөтен җәннәт ишекләре ачылыр, берсе дә ябылмас, бөтен җәһәннәм ишекләре ябылыр, берсе дә ачылмас вә бөтен шайтаннар богауларга богауланыр”, – ди. Икенче бер хәдисендә Рәсүлебез (сгв) шулай ук: «Изге рамазан ае җиткәч, күктә тавыш килер. Фәрештәләр әйтерләр: “Әй начарлыкка омтылучы, начарлык кылучы, туктат начарлыгыңны, Рамазан җитте, әй изгелеккә омтылучы, ашык, кабул итеп ал, Рамазан җитте. Бу кичәдә көн саен җәһәннәмнән котылучылар булыр». Әй Раббым, безне дә бу айда җәһәннәм утыннан котылучылар җөмләсеннән кылсаң идең, ахирәттә җәннәтең белән шатланучылардан булырга насыйп әйләсәң идең.

Пәйгамбәребез (сгв) әйтә: «Адәм баласы Рамазан аенда кылган гыйбадәтләре өчен башка бер айда да алмаган әҗер-саваплар ала. Бер кылган сөннәт гамәл өчен фарыз гамәлгә бирелгән савап бирелә, ә кем бер фарыз гамәлен кылса, 70 фарыз гамәл кылган әҗерен алыр», ди. Хөрмәтле җәмәгать, карагыз, бер сөннәткә күпме әҗер бирелә. Карагыз, бер кылган фарыз гамәлгә күпме фарыз гамәлләр кылды, дип язылыр! Бу рамазан аенда Аллаһның рәхмәте никадәр зур.

Пәйгамбәребез (сгв) турында килгән хәбәрләрдән: «Дөрестән дә, рәсүлебез кешеләрнең иң юмарты иде, ә иң юмарт вакыты Рамазан башлангач була иде». Ибне Габбас (рг) әйтә: «Пәйгамбәребез иң юмарт кешеләрдән иде вә Рамазан башланса аның иң юмарт вакыты башлана иде», ди. Гайшә анабыз әйтә: «Рәсүлебез иң юмарт кешеләрдән иде. Иң юмарт вакыты Рамазанда башлана иде, һәр богаулыны азат итә иде вә һәр сораучыга бирә иде», ди.

Пәйгамбәребез (сгв) әйтә: «Аллаһ юмарт вә юмартлыкны сөядер», – ди. Сәхабәләр әйтәләр: «Пәйгамбәребез нихәтле генә юмарт булмасын, аның юмартлыгы барыбер Рамазанда арта иде», – диләр. Пәйгамбәребез (сгв): «Иң хәерле сәдака – ул да булса, Рамазан сәдакасыдыр», – ди.

Рамазан юмартлыгына тагын бер дәлил – ул да булса, кешеләрне авыз ачтыру, ифтарлар үткәрү. Пәйгамбәребез (сгв): «Кем дә кем ураза тотучыны авыз ачтырса, шул кеше күпме ураза тотучыны ашаткан булса, аларның бөтенесенең дә әҗерләрен үзенә алыр, шуның өстәвенә ураза тотучыларның да әҗерләре кимемәс», – ди. Рамазан аенда ураза тотучыны авыз ачтырсаң, ул синең гөнаһларыңа каффәрәт булып, уттан котылуыңа сәбәп булыр, ди пәйгамбәребез. Сәхабәләр Пәйгамбәребезнең (сгв) бу сүзләрен ишеткәч бик тәэсирләнделәр, тик бөтенесенең дә авыз ачтыртып ураза тотучыларны ашатырга хәленнән килми иде, моны алар Пәйгамбәребезгә (сгв) җиткерделәр. Рәсүлебез (сгв) аларга әйтте: «Нияте изгедә булып ураза тотучыны бер хөрмә яки бер йотым су белән булса да авыз ачтырсагыз, сез шундый ук әҗер алырсыз, бу изге эшегез өчен Раббыгыз сезне Кыямәт көнендә шундый су эчерер, бәндәнең җәннәткә кергәнчегә хәтле башка бер дә эчәсе килмәс», – диде. Мөхтәрәм дин кардәшләрем, белегез, бу изгелек айларында да безгә бирелгән форсатлардан файдаланып калмасак, ахирәткә баргач ничек иттереп җавап бирербез икән?!

Мәдинә шәһәрендә Гали (рг) вафат булгач, аның бөтен җилкә башларының фәкыйрьләргә он ташудан суелып беткәнен күрәләр. Шуннан соң инде бу сәхабәнең кешеләрдән яшереп ятимнәргә сәдака биргәнен аңлыйлар. Шайтан безгә әйтә: «Сәдака бирмә, әгәр бирсәң фәкыйрьләнерсең», – ди. Пәйгамбәребез: «Сәдака малны киметмәс, – ди. – Юмартка Аллаһы Тәгалә малны арттырып бирә вә сараннан каерып алыр».

Пәйгамбәребез (сгв) әйтә: «Көн саен иртә белән Җир йөзенә ике фәрештә төшә вә ике дога кылалардыр, йә Раббым, бирүчегә бирсәң идең, диләр; икенче догалары – йә Раббым, саранныкын тартып алсаң идең, диләр».

Раббым, барыбызны да юмарт куллы вә киң күңелле итсәң идең. Пәйгамбәребез (сгв) кебек юмарт булып ахирәттә дә әҗерләрен күреп юмартлар арасыннан безне кылсаң идең.

Хөрмәтле дин кардәшләрем, Пәйгамбәребезнең (сгв) сәхабәләре бездән зирәк, бездән иманлы, бездән галим вә тырыш булдылар. Сәхабәләр рамазан аена ярты ел вакыт калгач Раббыбызга дога кылалар иде: «Йә Аллаһ, безне рамазан аена җиткерсәң иде, безне сау-сәламәт рәвештә шул хәерле айларда ураза тотарга насыйп әйләсәң иде, безне фетнәләрдән саклап, төннәрен уяу торып, бу айларда гөнаһлардан котылырга ярдәмеңне бирсәң идең».

Рамазан аенда көннәребезне заяга уздырмыйча, биргән нигъмәтләрдән файдаланып, изгелекләр кылып  җәннәтләрдә дә бергә булырга насыйп булса иде.

Алмаз хәзрәт ШӘРИФУЛЛИН,

Татарстанның көньяк төбәге казые,

Чистай районы имам-мөхтәсибе

Башка журналлар

Ана филне чакырмыйк...

13 декабрь 2016 ел 16:06

Мәүлид

06 декабрь 2016 ел 10:43

Мәүлид мөбәрәк булсын!

06 декабрь 2016 ел 09:20

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана