Һәр гаиләдә буыннан-буынга күчеп, кадерләп саклый торган ядкарь-истәлекләр бардыр, минемчә. Безнең гаиләдә исә иң кадерле ядкарьләрнең берсе – Коръән. Мин кечкенә чакта ук, өебезнең иң кадерле урынында пөхтә итеп төрелгән, еллар үтү белән бераз таушалган зур бер китапның саклануы турында белә идем. Әниемнең әлеге китапны саклап, хөрмәтләп тотуы үсә төшкәч мине тагын да кызыксындырды. Әле хәзер дә аның сүзләре колагымда яңгырый: “Кызым, бу безнең гаиләдә буыннан-буынга тапшырылып килүче иң изге Китап. Аны тәһарәтсез кулга алырга ярамый. Коръән бар нәрсәдән дә өстен. Шуңа да аны түбән урынга куярга рөхсәт ителми. Совет заманнарында дин тыелган вакытта да, әби-бабаңнар яшеренеп намазларын укыганда, бу Коръәнне дә кулларына алып укыганнар. Инде бу изге Китапны сез, сезнең балаларыгыз кадерләп сакларга тиеш”. Әниемнең сүзләренә караганда, әлеге Коръәнгә бер гасырдан артык вакыт.
Әйе, чыннан да, бу китап мине үзенең серлелеге белән җәлеп итә иде. Шуңа күрә дә мин әбидән серле китапта нәрсә турында язылуын сорый идем. Ул миңа Коръән сүрәләре турында сөйли иде.
Коръәннең таушалган битләрен караганда, күңелгә ниндидер сихри көч, җылылык килгән кебек була. Әби-бабайларның намаз укуларын, мәчеткә баруларын күреп үскән бала буларак, мин дә күп кенә догаларны яттан беләм. Иншә Аллаһ, киләчәктә гарәп язуын өйрәнеп, Коръәнне уку дәрәҗәсенә ирешермен дигән хыялым да бар әле минем.
Безнең гаиләдә исә тагын бер ядкарь – әбинең әбисеннән калган чулпылар саклана. Алар 1837 елда чыгарылган көмеш тәңкәләрдән ясалган. Бәләкәйрәк вакытта үземнең озын толымнарыма әлеге чулпыларны тагып, көзге каршында бөтерелгәндә, әбиләр яшәгән чорга кабат кайткан кебек була идем. Үткән елларның хатирәсе булып, чулпыларның чыңлаган тавышларын ишетү минем өчен хәзер дә зур куаныч.
Бүгенге көндә дә без әлеге ядкарьләрне өебезнең иң күркәм урынында саклыйбыз. Алар барлык буыннар өчен дә бәяләп бетермәслек зур истәлек булып тора.
Алия ЗӘЙДУЛЛИНА,
Лениногорск шәһәренең 2 нче урта мәктәбе
Язма "Сабантуй" газетасы белән берлектә әзерләнде