string(50) "http://dumrt.ru/articles/society/society_7592.html"
16.01.2014 12:44

Идел  буе һәм Кавказ мөселманнары Аллаһның  бар ике дөньяга да  рәхмәте - Мөхәммәд Пәйгамбәрнең (с.г.в.) туган көнен бәйрәм итүгә һәрвакыт аерым бер әһәмият биргәннәр, бу вакытта нәфел намазлар,  Коръән укыганнар, салават әйткәннәр, Мөхәммәд Пәйгамбәргә (с.г.в.) сәламнәр җиткергәннәр.  Бу - Аның Рәсүлен (с.г.в.) искә алу аша Аллаһка гыйбадәт кылуга өстәмә мөмкинлекләр бирә. Аллаһның Рәсүлен (с.г.в.)  сәламләүнең, искә алуның файдасы турында Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең дәгъвәт бүлеге белгече Тимергали хәзрәт ЮЛДАШЕВ сөйли.

- Мөхәммәд Пәйгамбәрнең (с.г.в.) туган көненә карата нинди мөнәсәбәт ислам өчен традицион булып санала?

- “Мәүлид” сүзе – туу, дөньяга килүне, ә “Мәүлид ән-Нәби” – Мөхәммәд Пәйгамбәрнең тууын аңлата. Рабигыль-әүвәл аеның 12 нче кичәсендә булган бу вакыйга  бар мөселман өммәте өчен дә бөек вакыйга булып исәпләнә. Аллаһ Рәсүленең (с.г.в.) шул ук айда вафат булуы да билгеле.

 Радикаль карашлы кайбер кешеләр Мәүлидне билгеләп үтүне кабул итмиләр, аны бидгать (яңалык кертү), хәрам гамәл дип атыйлар. Ләкин, бу вакыйганы билгеләп үтүнең мөмкинлеге һәм тиешлеге  турында күп дәлилләр бар. Бохариның сахих (дөрес) хәдисе буенча, хәтта Пәйгамбәрнең (с.г.в.) агасы Әбу Ләһәб кебек кафер кеше дә, Мөхәммәднең (с.г.с.) тууына шатланып, үзенә файда алган.  Аның  колы Сувайба бу шатлыклы хәбәрне җиткергәч, ул әлеге вакыйга  хөрмәтенә аны коллыктан азат иткән һәм мәҗлес оештырган. Гомере буе Мөхәммәднең (с.г.в.) исламга өндәвенә каршы  көрәшкән, исламга каршы торган  Әбу Ләһәбнең вафатыннан соң бер ел вакыт үткәч,  Габбас (р.г.)  аны төшендә күргән. Төшендә Әбу Ләһәб аңа әйткән: “Үлгәннән соң мин  тынычлыкка ирешмәдем, әмма җәһәннәмдә һәр дүшәмбе көн саен минем газапларым җиңеләйтелә”. Аллаһы Тәгалә, Мөхәммәд Пәйгамбәрнең (с.г.в.) дүшәмбе көнне дөньяга килүе сәбәпле хәтта аңа да газапларын җиңеләйткән. Ә Мөхәммәд Пәйгамбәрне (с.г.в.) сөйгән һәм аңа салават-сәламләүләр әйткән гади мөселманнарны Аның нинди рәхмәтләре көтүе турында ул вакытта ни әйтергә була?! Пәйгамбәрнең (с.г.в.), аңа без никадәр күбрәк һәм ихласрак салават әйтәбез, безнең өчен шулкадәр яхшырак, дип әйткән хәдисләре бар.

Рабигыль-әүвәл аенда без Аллаһның Рәсүлен (с.г.в.) сөю хисләре белән искә алабыз һәм Аллаһтан моның өчен күп савап та җыябыз. Аллаһы Тәгалә болай дип әйтә: “Аллаһ үзе вә фәрештәләре Пәйгамбәр галәйһиссәламгә салават әйтәләр, ий мөэминнәр, сез дә пәйгамбәргә салават әйтегез һәм сәлам әйтегез” (“Әхзаб (Гаскәрләр)” сүрәсе, 56 нчы аять). Без бу көнне Аллаһның рәхмәте белән Мөхәммәд Пәйгамбәр (с.г.в.) кебек бөек кешенең дөньяга килүенә һәм безнең тормышыбызны нурга күмүенә шатланабыз. Әгәр дә бу вакыйга булмаса, җирдәге кешеләр исламны белү мөмкинлегеннән,  Раббыбызга – бердәнбер Аллаһыбызга сөю хисе,  Аңа гыйбадәт кылган вакытта җан тынычлыгы, рух камиллеге алу бәхетеннән мәхрүм булырлар иде. Шуның өчен Пәйгамбәрнең (с.г.в.)  дөньяга килүе уңаеннан шатлык белдерү, аны билгеләп үтү, аңа салават әйтү -  Аның безгә Үз Рәсүлен (с.г.в.) җибәргәне өчен, Аллаһы Тәгаләгә рәхмәт белдерүне аңлата.

- Мәүлидне билгеләп үтү татарларның күп гасырлык  традициясе. Элек бу ничек үткәрелгән булган? Ә хәзер Мәүлид ән-Нәбине ничек билгеләп үтәләр?

- Татарлар элекке вакытлардан ук Исламда тәсаувыфлар,  тәрикатьләр юлына тәкълид иткәннәр. Суфыйчылык мөселманнары  –  үзләренең Аллаһка иман китерүләре турында  фикер йөртүче, үзләре, үз күңелләренең  пакьлеге  –  Аллаһка ихлас гыйбадәт кылу  өстендә эшләүче кешеләр. Мөхәммәд Пәйгамбәргә (с.г.в.) салават әйтеп, алар аның аша Аллаһы Тәгаләдән бәрәкәт алалар.

Аллаһы Тәгалә Коръәндә Пәйгамбәргә хөрмәт белән мөрәҗәгать итәргә кирәклеге турында  әйтә: “Ий мөэминнәр, тавышларыгызны Пәйгамбәр тавышыннан артык күтәрмәгез, вә Пәйгамбәргә бер-берегезгә дәшкән  кеби дәшмәгез (ягъни хөрмәт белән дәшегез), гамәлләрегезнең юкка чыгу ихтималы булганы өчен, әмма үзегез юкка чыкканны сизмәссез” (“Хүҗүрат (Бүлмәләр)” сүрәсе, 2 нче аять). Аллаһы Тәгалә, башка пәйгамбәрләргә мөрәҗәгать иткән вакытта, аларга исемнәре белән генә  мөрәҗәгать итә, мәсәлән: “Йә Ираһим, яки йә Нух, әмма Мөхәммәд Пәйгамбәргә (с.г.в.) мөрәҗәгать иткән вакытта, аңа ихтирам күрсәтеп: “Ий Пәйгамбәр!”, “Ий Рәсүл!”, “Ий киемгә бөркәнгән!” - дип   мөрәҗәгать итә. Моннан Аллаһы Тәгаләнең Үзенең үк бу сөеклесенә олуг хөрмәт күрсәтүе һәм аңа зур әһәмият бирүе  турында сөйли. Ә ни өчен безгә, Аллаһның гади бәндәләренә аны тиешенчә хөрмәт итмәскә? Пәйгамбәрнең (с.г.в.) исемен  ишетү белән без: “Аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын!” - дияргә тиешбез. Хәдистә шулай дип әйтелә: “Аллаһ Рәсүленең (с.г.в.) исемен ишетү белән аңа салават әйтмәгән кешегә үкенеч булсын”. Күрүебезчә, Коръән һәм хәдисләр буенча,  Мөхәммәд Пәйгамбәргә (с.г.в.) сәлам җиткерү – мәҗбүри гамәл. Аллаһы Тәгалә Изге Коръәндә,  аның Рәсүл, чын пәйгамбәр, соңгы пәйгамбәр икәнен раслап, бары тик дүрт урында гына “Мөхәммәд” исемен куллана, әмма дәшү монда юк: “Мөхәммәд һичкем түгел, мәгәр Аллаһның хак Рәсүледер ...” (“Гыймран”  сүрәсе, 144 нче аять). “… ул Аллаһның Рәсүле вә пәйгамбәрләрнең ахыргысыдыр” (“Әхзаб (Гаскәрләр)” сүрәсе, 40 нчы аять). “Мөхәммәд галәйһиссәлам Аллаһның Рәсүледер ...” (“Фәтех (Җиңү)” сүрәсе, 29 нчы аять). “... вә Мөхәммәд галәйһиссәламгә Аллаһ иңдергән Коръәнгә ышандылар ...” (“Кыйтал (Мөхәммәд)” сүрәсе, 2 нче аять).

Безнең әби-бабайлар бу аять һәм хәдисләр белән, әлбәттә, таныш булганнар. Нәкъ менә шул сәбәпле бездә Мәүлид ән-Нәбине билгеләп үтү традициясе хәзерге вакытка кадәр сакланып калган. Үзенең шәхси сыйфатлары белән бар мөселманнар өчен дә үрнәк булган  иң камил кеше –  Пәйгамбәрне (с.г.в.) сөю һәм аңа якынлашу аша гына сөннәткә, Аллаһның үзенә якынрак булуга ирешергә була. Бөек галим бине Сирин үзенең әтисе белән хаҗ кылырга юлга чыккач, юлда аның әтисе вафат була. Үлгәч, аның йөзе карала. Кайгыдан сагышка баткан бине Сирин әтисе янында йоклап китә һәм төшендә Мөхәммәд Пәйгамбәрне (с.г.в.) күрә. Пәйгамбәр аңа болай ди:”Уян! Синең әтиеңнең йөзе нурга күмелде. Аның йөзе кылган яшерен гөнаһлары өчен каралган иде. Тик миңа салават әйткәне өчен Аллаһы Тәгалә аның бар яшерен гөнаһларын да ярлыкады”. Чынлап та, Сириннең әтисенең йөзе яктырып киткән була. Аның юлдашларының моңа игътибар итүләре буенча, хаҗ кылган вакытта бине Сирин Пәйгамбәргә (с.г.в.) эчтән генә гел салават әйткән.  

- Тәвәссел Аллаһы Тәгаләгә Мөхәммәд Пәйгамбәр (с.г.в.) аша мөрәҗәгать итү рөхсәт ителәме?

- Дога укып, Мөхәммәд Пәйгамбәр (с.г.в.) аша Аллаһы Тәгаләгә мөрәҗәгать итү - ихлас иманлы мөселманга теләкләренең Аллаһка ирешүенә ярдәм итә: “Ий Аллаһ! Безнең бөек Мөхәммәд Пәйгамбәребез (с.г.в.) хөрмәтенә, миңа шуларны-шуларны бир!”. Пәйгамбәргә (с.г.в.) карата зур сөю хисен белдерү – ширек булып санала алмый, ул – Аллаһка якын килү ысулы.  Гомәр бине әл-Хәттаб (р.г.) хәлифә Аллаһның Рәсүле кабере  янында үксеп елаган Билалны (р.г.) туктатмаган. Хәдисләр буенча, Аллаһы Тәгалә сайлап алган иң камил кешеләр – пәйгамбәрләр үз каберләрендә намаз укыйлар.  Мәүлид һәм Аллаһ Рәсүленә (с.г.в.) сәлам җиткерү безгә зур бәрәкәт һәм  Аллаһның рәхмәтен алырга ярдәм итә.

 

 Хәсән ХӨСӘЕНОВ,

"Дин вә мәгыйшәт"