string(50) "http://dumrt.ru/articles/society/society_7593.html"
08.01.2014 12:01

Аллаһ Изге  Коръәндә: “Без Адәм галәйһиссәламне кибеп беткән шыгырдап торган балчыктан халык кылдык. Вә Адәмнән элек җенне ялкынлы уттан халык кылдык”, - дип әйтә (“Хиҗер”сүрәсе, 26-27 нче аятьләр). Ә  Аллаһның Рәсүле (с.г.в.) болай дигән: “Мин кешеләргә һәм җеннәргә җибәрелдем, аларның акларына, караларына” (Әбу Нуаим, Делаилү-Нубувва, № 25, 1/66).

 

“Җен” сүзе нинди мәгънәгә ия?

“Җен” сүзе (күпчелек санда - “җенниюн”) “иҗнитаб” сүзеннән барлыкка килгән, ә бу сүз исә, “яшеренергә, яшерен” дигән мәгънәгә ия. Җеннәр кеше күзенә күренми йөргәннәре сәбәпле шулай аталганнар (Бине Манзур,  Лисанел-Гарәб, 13/95).

Мәсәлән, шул ук тамырдан ясалган “мәҗнүн” сүзе “акылы яшеренгән”  мәгънәсенә ия. Ана карынындагы бала яралгысын “җенин” дип атау кабул ителгән, ул бу яралгының  гади кешеләр күзе  өчен яшерен һәм  күренмәгән булуына басым ясый.  Шулай ук, шул ук тамырдан барлыкка килгән “җәннәт” (ягъни оҗмах) сүзе дә андагы җирнең күп санлы оҗмах агачлары ябалдашлары белән капланып торуы турында сөйли.

Шулай итеп, без бу сүзнең яшеренлекне, күзгә күренмәгәнлекне аңлатуы турында әйтә алабыз.

 

Изге Коръәндә җеннәр турында нәрсә әйтелгән?

Изге Коръәндә, шайтанны искә алудан тыш,  җеннәр турында да  кырыкка якын урында искә алына.

Шуның өстенә, Коръәндә Пәйгамбәргә (с.г.в.)  Мәккәдә иңдерелгән “Җиннун (Җен)” сүрәсе дә бар, анда Коръән укыганны ишеткән җеннәрнең аерым бер төркемнәре турында сүз бара. Аллаһы Тәгалә, Пәйгамбәргә (с.г.в.)  мөрәҗәгать итеп,  Коръән укыганны ишеткән җеннәр  турында  болай ди: “Әйт: "Миңа вәхий кылынды, Аллаһтан хәбәр бирелде, тәхкыйк миннән җеннәрдән бер таифә Коръәнне тыңлады, ул җеннәр кавемнәренә барып сөйләделәр: "Тәхкыйк без гаҗәиб Коръәнне ишеттек! Ул Коръән туры юлга күндерәдер. Без ул Коръәнгә иман китердек, әлбәттә, Раббыбызга һичкемне тиңдәш кылмабыз” (“Җиннун (Җен)” сүрәсе, 1-2 нче аятьләр).

Гәрчә алар Ул яратканның төрле затлары булуларына да карамастан, Изге Коръән  Аллаһка гыйбадәт кылу  кешеләр һәм җеннәрнең гомуми бурычы булуы турында сөйли.  Бу уңайдан Аллаһы Тәгалә болай дип әйтә: “Кеше илә җенне халык кылмадым, мәгәр Миңа гыйбадәт кылсыннар өчен генә халык кылдым” (“Зарият (Таратучы)” сүрәсе, 56 нчы аять).

Кешеләргә үгет-нәсыйхәт биреп, Аллаһы Тәгалә тагын болай ди:

“Ий җен вә кеше Таифәләре! Сезгә безнең аятьләребезне укучы һәм менә шушы куркынычлы көнегезгә юлыгачагыгыз белән куркытучы рәсүлләр үз җенесегездән килмәдеме? Динсезләр әйтерләр: "Бәли бүген без үз зарарыбызга шәһадәт бирәбез", – дип, аларны дөнья тереклеге алдады һәм кафер икәнлекләре белән шәһадәт бирделәр (“Әнгам (Терлек)” сүрәсе, 130 нчы аять).

Җеннәрнең, шул ук вакытта, кешеләрнең дә бу  дөньяда кылган гамәлләренең ахирәттә  чагылыш алуы  турында алдагы аятьтә әйтелә: “Әгәр Без теләсәк һәр кешегә иманны вә һидаятьне бирер идек, ләкин җен вә кешеләрнең имансызлары белән җәһәннәмне тутырачакмын дигән Минем сүзем хак булды һәм беркетелде” (“Сәҗдә” сүрәсе, 13 нче аять).

Икенче бер сүрәдә Аллаһы Тәгалә  тәкъва кеше һәм җеннәрне җәннәттә ни көтүе турында әйтә:

“Вә ул җәннәттә үз ирләреннән башка иргә күз төшерми торган хур кызлары бардыр, аларны әүвәлдә кеше дә вә җен дә тотмады” (“Әр-Рәхман (Рәхимле)” сүрәсе, 56 нчы аять).

Кеше һәм җеннәрнең охшашлыгына күрсәтеп,  Аллаһ безгә әйтә: “Гакыллы кешеләргә әйт: "Әгәр кешеләр һәм җеннәр барчасы бер урынга җыелып, Коръән кебек бер китап иҗат итәргә теләсәләр, бер-берсенә ярдәмләшеп, Коръәнгә охшатып бер китап иҗат итәргә тырышсалар да, һич тә иҗат итә алмаслар” (“Бәни Исраил (Ягъкуб балалары)” сүрәсе, 88 нче аять).

Җеннәрнең яшерен белемнәргә ия булулары турындагы сүзләрне кире кагып,  Аллаһ безгә бер мисал китерә: “Сөләйманның Без билгеләгән гомере беткәч, мөнбәрдә басып торганы хәлдә җанын алдык, аның үлгәнен Аллаһ җеннәргә дә, кешеләргә дә белдермәде, мәгәр үлгән хәлдә таянып торган таягын кортлар ашап өзгәч, ул җиргә егылды, шул вакытта аның үлгәнен кешеләр дә, җеннәр дә белделәр әгәр җеннәр яшерен нәрсәне белә торган булсалар, әлбәттә, Сөләйманның үлгәнен белерләр иде, һәм аның үлгәнен белгән булсалар, әлбәттә, бер ел буена авыр эштә эшләп ятмаслар иде. Чөнки Сөләйман үлгәч, таягына таянып бер ел торды, җеннәр безгә карап тора дип һаман эшләделәр, егылгач кына котылдык дип качтылар (“Сәба” сүрәсе,  14 нче аять).

Болардан тыш, җеннәр турында безгә җиткергән тагын бик күп аятьләр бар. Шиксез,  җеннәр кебек затларның булуын инкарь итәргә  бернинди  сәбәп тә юк, чөнки  безгә алар турында җиткергән  Изге Коръән – Аллаһ  сүзләре. Бу сүзләр иңдерелгәннән  бирле үзгәртелмәгәннәр. Шулай булгач, җеннәрнең барлыгын инкарь итү,  ул гына да түгел, шуның нәтиҗәсендә Аллаһы Тәгалә иңдергән Коръәннең алар турында сөйләнелгән аятьләре  хаклыгын шик астына кую – бу кешенең имансызлыгы яки наданлыгы билгесе генә була ала.

 

Җеннәр турында нинди хәдисләр бар?

Әйе, Аллаһы Рәсүленең (с.г.в.) хәдисләрендә җеннәр турында, әлбәттә, искә алына. Аларда  җеннәрнең  барлыгы, аларның нидән яратылганлыгы, яшәү рәвеше, аларның  һәм кешеләрнең Кыямәт көнендә ничек итеп үз  гамәлләре өчен җавап бирәчәкләре турында сөйләнә. Хәдисләрдә җеннәрнең нинди кыяфәт һәм рәвешләрдә була алуларына игътибар ителә.

Әд-Дамири болай дигән: “Җеннәр һәм шайтаннар турындагы хәдисләр сансыз күп, алардан тыш бу тема буенча гарәпләрнең күп санлы  шигырь һәм хикәяләре дә бар.  Күзгә бәрелеп торган ачыктан-ачык әйберләрне инкарь итү – үзеңнең юлдан  язуыңда үҗәтлек күрсәтү ул”.

Гайшә (р.г.) җеннәрнең нәрсәдән яратылганлыклары турында Пәйгамбәрнең (с.г.в.) мондый сүзләрен тапшыра: “Фәрештәләр нурдан яратылганнар, ә  җеннәр – төтенсез уттан. Адәм (г.с.) балчыктан яратылган” (Мөслим, Зөһд: 11, № 7687, 8/226).

Мөхәммәд Пәйгамбәрнең (с.г.в.) җеннәр белән аралашуы, аларга Изге Коръәнне укуы, аларны исламга өндәве турында сөйләгән  риваятьләре бар. Бу турыда без икенче бер бүлектә җентекләп сөйләшербез.

Җеннәр турында сөйләнгән хәдисләрнең күп өлеше сәхих хәдисләр, ягъни, хак хәдисләр  исемлегенә керә, шуңа күрә аларның чынлыгына шикләнү өчен безнең бернинди дә нигезебез юк. Бу хәдисләрне   инкарь иткән кеше  Коръәннең бу турыда сөйләнелгән  аятен дә инкарь итә. Бу аятьтә болай диелә: “Һәм ул үз белдеге белән сөйләмәс. Аның ислам хакында сөйләгән сүзе фәкать Аллаһтан иңдерелгән вәхийдер” (“Нәҗем (Йолдыз” сүрәсе, 3-4 аятьләр).

Безгә җеннәрне Мөхәммәд Пәйгамбәрдән (с.г.в.) тыш башка сәхабәләрнең дә күрүе турында билгеле. Мәсәлән,  Әбу Хөрәйра (р.г.) болай дип  бәян итә:“Мөхәммәд Пәйгамбәр (с.г.в.) миңа рамазанның зәкятен сакларга кушты һәм мин хөрмә урларга килгән берәүне тоттым һәм соңыннан аның шайтан булганын белдем. Аллаһның Рәсүле (с.г.в.) миннән: “Син  төнге ул әсирне нишләттең?”- дип сорады.  Ә мин аңа: “Ий Аллаһның Рәсүле! Төнлә тоткан ул зат миңа Аллаһның ризалыгын ничек итеп алырга булуын өйрәтергә вәгъдә итте һәм мин аны җибәрдем”, - дип әйттем. Ә Мөхәммәд Пәйгамбәр (с.г.в.): “Ул нинди сүзләр?”, – дип миннән сорады. Ул миңа йокларга ятар алдыннан “Аятел-Көрси”не укырга  кушты һәм шул вакытта Аллаһ иртәнгә кадәр мине саклап торучы куячак һәм бер генә шайтан да миңа якын килә алмаячак, - диде.  Минем бу сүзләремә каршы Аллаһның Рәсүле (с.г.в.) болай дип әйтте: “Син шуны белеп тор, синең бу әсирең бик зур алдакчы, тик бу очракта, ул сиңа дөресен әйткән. Ий Әбу Хөрәйра, бу төнне сиңа кем килгәнен син беләсеңме?”.  Минем: “Юк”, - дигәнемнән соң, Мөхәммәд Пәйгамбәр (с.г.в.) миңа болай дип аңлатты: “Ул – (кеше кыяфәтенә кергән) шайтан булган” (Бохари, Векаләт: 10, № 2187, 2/812).         

Бу темага башка хәдисләр дә бар, алдагы сорауларны караган вакытта  искә алынгач, без аларның барысын бу бүлектә карап торуны максатка ярашлы дип санамыйбыз.

 

  Җеннәр кайчан яратылган?

  Изге Коръәндә әйтелгәнчә,  җеннәр кешеләрдән алдарак яратылган.

“Тәхкыйк Без кешене (Адәм галәйһиссәләмне) кибеп беткән (шыгырдап торган), юештән үзгәргән (төсе һәм исе буенча) балчыктан (ул үзе шундыйга әйләнде) халык кылдык. Вә (аннан тыш,) (Адәмнән дә) элек җеннәрне (җеннәрнең беренче бабалары – Иблисне)  ялкынлы (көчле һәм төтенсез) уттан халык кылдык” (“Хиҗер” сүрәсе, 26-27 нче аятьләр).

“Әгъраф (Пәрдә)” сүрәсенең 179 нчы аятендә болай диелә:“Тәхкыйк җеннәрдән вә кешеләрдән күпләрне җәһәннәм өчен бар иттек, аларның гакыллары бар, ләкин хакны аңламыйлар, аларның күзләре бар, ләкин гыйбрәтләрне күрмиләр, аларның колаклары бар, ләкин Аллаһ сүзләрен ишетмиләр, алар хайван кебиләр, бәлки хайваннарга караганда да, файда белән зарарны аера алмауда гакылсызраклар, чөнки бер хайван да утка керми, ә динсез кешеләр утка керергә хәзерләнәләр. Алар камил гафилләр, үз киләчәкләрен һич тә уйлап карамыйлар”.

Әлүси бу аятькә аңлатма биреп, мондый юллар яза:

“Җеннәр бу аятьтә кешеләрдән алда яратылулары һәм күпсанлы булулары аркасында кешеләрдән алда язылганнар” (Тәфсирел-Әлүси, 9/119).

Камил хәзрәт СӘМИГУЛЛИН