string(50) "http://dumrt.ru/articles/society/society_7596.html"
27.12.2013 09:46

Электә Богородское дип аталган чын рус авылы - хәзерге Кама Тамагы район үзәгендә 2003 нче елда беренче нигез ташы салынган мәчетебез быел мөбарәк Корбан гаете алдыннан үз ишекләрен ачты. Өч катлы, ике манаралы зур гөмбәздән торган, кызыл кирпечтән заманча итеп төзелгән мәһабәт гыйбадәтханәне торгызуга  2005  елдан имам-мөхтәсиб булып эшләүче хаҗи Галимулла хәзрәт Яруллин көчен, вакытын, бөтен күңелен биреп, зур тырышлык куйды. Бу кадәрле зур бинаны корып чыгу өчен күпме иганәче табарга, халык алдында җыеннарда күпме вәгазь-нотык сөйләргә, төрле предприятие, оешма, учреждение  бусагасын таптарга, хуҗалардан, дус-ишләрдән, таныш-белешләрдән, күргән-белгәннәрдән төзелеш материаллары, акчалата ярдәм сорап йөрергә туры килде аңа бу елларда. Район хакимияте, ТР Президенты Аппараты, ТР мөселманнары Диния нәзарәте җитәкчеләре белән уртак тел  таба белде, үҗәтләнеп кат-кат ишек шакулар нәтиҗәсе буларак, алар булышлыгы белән эш йөртте. Билгеле, халык ярдәме дә зур булды. Читтә яшәүче якташларыбыз да хәлдән килгәнчә изге эшкә өлеш керттеләр. Аллаһының рәхмәте булсын аларга. Башыннан ахырынача көнне-төнгә ялган, армый-талмый мәчеттә эшләп йөрүче Рафаэль Асеиновка әҗер-саваплар телисе килә. Төзелешкә турыдан-туры ул җитәкчелек итте, прораб вазыйфаларын үтәде, пенсионерларны җыеп, тирә-якны төзекләндерү, хуҗалык  эшләрен башкарды.

        Төзелеш барышы белән район хакимияте башлыгы Зөфәр Гарәфиев, ТР Диния нәзарәтенең элеккеге рәисе Илдус Фәизов, хәзергесе Камил Сәмигуллин үзләре кызыксынучанлык белән күзәтеп, кирәкле ярдәмне күрсәтергә тырыштылыр.

        Ниһаять, 2009 нчы елның 19 нчы августында – уразага керер алдыннан мәчетнең манаралары күтәрелде, ярымайлары кыйблабызны күрсәтте. Шул  һәм аннан соңгы елда эчке эшләренең төп  өлешләре башкарылды. 2010 нчы елның көзендә,  әле рәсми рәвештә ачылмаса да, мөгаллимә Фәридә Рәмиева  җитәкчелегендә 4 нче ел гарәпчә укырга  өйрәнеп йөрүчеләр яңа уку елын яңа мәчеттә башлап  җибәрде. Ел саен төрле яшьтәге 10-15ләп хатын-кыз  гарәп әлифбасын, тәҗвид кагыйдәләрен, намаз уку тәртипләрен, ислам дине йолаларын өйрәнә, дини һәм әхлак темаларына вәгазьләр тыңлый. Икенче уку елында инде шәкертләр тырыша-тырмаша Коръән укырга керешә. Өченче ел инде Нурания Исмәгыйлева Ислам гакыйдәсе буенча дәресләр алып бара. 2011 нче елның 2 нче апрелендә имам-хатыйб Галимулла хәзрәт район күләмендә Коръән уку, быел язда мөнәҗәтләр әйтү бәйгесе үткәрде, шулай ук аның кайгыртучанлыгында кызыксындыру һәм оештыру чаралары күрелеп, дин кардәшләребез биш ел рәттән Шәһри Болгарда Бөтендөнья мөселманнары җыенында катнаша. Мәчеттә Мәүлид кичәләре, корбан ашлары үткәрелә. Мөгаллимәбез ел саен Россия ислам институтындагы мөгаллимнәр җыенында катнашып, тәҗрибә уртаклаша, белемен күтәрә, Мөнирә абыстай ТР мөселманнары Диния нәзарәте каршында оештырылган мөслимәләр оешмасы җыенына бара.

        Соңгы алты елда гына да хаҗга баручылар саны 10га җитте. Бу безнең якта моңарчы күрелмәгән хәл. Соңгы елларда гына да күпме кеше намазга басты, Коръән укырга өйрәнде, күпме мәчет төзелде һәм төзелә. Бу мисаллар районда дингә тартылучылар артканнан-арта баруга ачык дәлил. 

        Бистәдә 1998 нче елда беренче салынган мәчеттә азан әйтеп, мөэмин-мөселманнарны намазга җыя алган беренче имам-хатыйп Габделмәҗит хәзрәт Хәмитовка рәхмәт әйтми калу гөнаһ булыр. Яңа мәчет нигезе салынганда ул шушы вазыйфада иде әле.

        Әлхәмдүлилләһи, әллә кайдан балкып торган җамигъ мәчет гөрләп эшли хәзер: көнгә биш тапкыр азан тавышы яңгырый, бөтен уңайлыклары булдырылган якты, иркен залларда җылы идәнгә түшәлгән намазлыклы келәмнәр өстендә җәмәгать белән өйлә, җомга, гает, тәравих намазлары укыла, атнасына өч көн дин сабаклары өйрәтелә, Коръән укыла, авыл муллалары җыены үткәрелә. Гыйбадәтханәбез хәзерге һәм киләчәк буыннарга дини, әхлакый тәрбия бирү үзәге булып, тарихи сәхифәләре тирән мәгънәле, бай эчтәлекле, якты булсын иде.

Рәфика Хәйруллина,"Дин вә мәгыйшәт"