Коръән аенда Коръәнгә сыгыныйк

22 июль 2012 ел 12:00

Адәм балаларын тынычлыкка кавыштырган, сабырлык­ка өйрәткән, нигъмәтнең кадерен белдергән, нәфесне тәрбия иткән, мәгъфирәт вә рәхмәт ае Рамазан Шәрифкә ирештек. Рамазан ае фазыйләт-өстенлек  карашыннан үзенең ничәмә гүзәллекләре белән безләрне бүләкләгән мөбарәк бер вакытыр. Кешеләрне караңгылыктан яктылыкка чыгарган, иң тугры юлга юнәлткән илаһи каләм булган Коръән Кәрим бу айда индерелгән. Мең айдан да хәерле булган Кадер кичәсе дә бу айда булачактыр. Ураза гыйбадәте дә бу айда тотылачак­тыр.

Раббыбыз Аллаһ Тәгалә  безгә шулай боерган:

«Рамазан ае кешеләргә тугры юл күрсәтүче, ялганнан хакый­катьне аера торган дәлилләр белән Коръән иңдерелә башлаган айдыр. Шуңа күрә, шушы айга килеп ирешкәннәр ураза тотсын. Хаста булганнар яки сәфәрдәгеләр (тотылмаган көннәре хисабынча) башка көннәрне ураза тотар. Аллаһ сезгә җиңеллек  тели, кыенлык  теләми. Ураза көннәрен тәмам итеп, сезгә тугры юл күрсәткәне өчен, Аллаһны олылагыз, шөкер итегез».  Бәкара сүрәсе, 185 нче аять.

Пәйгамбәребез, Аллаһының сәламе һәм бәрәкәте булсын аңа, шундый сүзләрне әйткән: «Берегез бу айны иман һәм өмет белән үткәрсә, ул кешенең алда булган гөнаһлары сөртелер». Шуңа күрә, бу ай башлану белән, Аллаһ Тәгаләдән кылынган гөнаһлар өчен ярлыкау сорарга һәм күбрәк изгелек кылып, гөнаһларга илтә торган юлдан читтә булырга кирәк: чөнки бу айда кылынган изгелек һәм начарлык бермә-бер арттырылып языла.

Рамазан ае—гыйбадәтләрнең вә ярдәмләшүләрнең  ешайган, нәфесләрнең тәрбия ителгән, фәкыйрьләрне ашату-туйдыру, игътибар күзендә тотулар, савап һәм лаекка ирешүләр, гафу ителүләрнең арткан аедыр. Бу ай — тотылган уразалар, кылынган тәравихләр, укылган  Коръән аятьләре, ифтар һәм сәхәрләр, дога, тәүбә, зикер һәм ният-ялварулары белән башыннан азагына кадәр бер муллык, рәхмәт, бәрәкәт вә әҗер-саваплар аедыр.

Рамазан — шифа, хәер, хозур-рәхәтлек, шәфәгать-мәрхәмәт, изгелек, Коръән һәм ураза аедыр. Мөэмин — Рамазан аенда ураза, зәкят, садака, хәер, намаз, тәравих, вәгазь-нәсыйхәтләр тыңлау, ифтар ашлары бирү, ятимнәргә ярдәм кебек гүзәл ара­лашулар белән дини хәятне төзәтер. Нәфесен тәрбия итәр. Сабырлык һәм түземлеген ныгытыр. Гөнаһлардан пакьланыр. Мәгънәви ризык алыр. Аллаһ Тәгаләнең рәхмәтенә, мәгъфирәтенә вә гафуына лаек булыр.

Гафләттән, начарлыклар­дан, хәрамнардан үзебезне тагы да  ераклаштырыйк. Коръән аенда Коръәнгә сыгыныйк, аны тормышыбызның белешмәсе итик, якты юлыннан тайпылмыйк.

 Мөбарәк Рамазаныбыз саулык-сәламәтлек, дини сөенеч вә куаныч, мәгънәви һава эчендә үтүен һәм тагы да хәерле, тагы да бәрәкәтле елларның Рамазаннарын­да ураза тотарга илаһи тәүфыйк һәммәбезгә ирешсен.

Руслан хәзрәт Мортазин

 

Башка журналлар

Ана филне чакырмыйк...

13 декабрь 2016 ел 16:06

Мәүлид

06 декабрь 2016 ел 10:43

Мәүлид мөбәрәк булсын!

06 декабрь 2016 ел 09:20
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана