Игелек кылып яши

13 июль 2012 ел 16:28

Мәдрәсәдә дәрес бара. Венера абыстай Яруллина зәкят турында сөйли. Төркемдәшебез Рузалия Ибраһимова сорау арты сорау яудыра. Күптән аңладык инде: алган гыйлемнәре белән тиз арада гамәл кыла башлаучылардан ул. Башкаларны да шуңа өйрәтә. Гомер буе шулай.

Кукмара районының Тырыш авылында биш кызлы гаиләдә дөньяга килә Рузалия. Әтисенең: “Йорт сала башласаң шифер, пыяла юк. Нәрсәгә тотынсаң, шул юк. Төп нигездә калдырырга малай да юк!” – дигән сүзләрен үзенә атап әйткәндәй кабул итә. Һәм мәктәпне тәмамлауга Казан кооперация техникумына юл тота. Исәбе – тизрәк товаровед булып, әтисенә йорт салырга булышу, кешечә яши башлау. Яшь кызны Янил сельпосына товаровед итеп билгелиләр. Эшлеклелеген күреп, Ядегәр авылына дүрт сатучылы кибеткә мөдир итеп җибәрәләр. Шунда үзенең тиң ярын – Илгизәр исемле агроном егетне таба. Өйләнешәләр. Бала туа. Эшкә чыгасы килә, баланы куярга урын юк. Шундый зур авылда ясле дә юк. Иске контораны ремонтлап, китаплардан укый-укый, 25 сабыйга исәпләнгән балалар бакчасы ачалар. Рузалия Нәкыйповна анда тугыз ел буе мөдир була. Әнә шулай тормыш сабаклары ала-ала, көн күрергә, җитәкче булырга өйрәнә ул. Шул елларда бер-бер артлы алып кайткан өч баласы да биредә үсә. Язмыш җилләре әлеге гаиләне Мамадышка китерә. Яшүсмер балаларына игътибар бирү ниятеннән чыгып, икътисадчы булып эшли башлый. Балалар үсеп җитә. Лилия, Алсу, Илшат –өчесе дә мәктәпне алтын медальгә тәмамлыйлар. Табиб, икътисадчы һөнәрләрен сайлыйлар. Инде барысы да башлы-күзле булдылар. Илдә үзгәреш җилләре исә башлагач, иң беренчеләрдән булып, эшмәкәрлеккә кыю атлады Рузалия Нәкыйповна. Бүген күпләргә үрнәк итеп куярлык “Пирамида” ҖЧҖен җитәкли.

Оешманың игелекле эшләре турында әледән-әле ишетеп торабыз. Мохтаҗлар аның иганәчелек ярдәмен һәрдаим тоеп яшиләр. Нәсел-нәсәбне учка туплап тотучы да ул. “Татнефтепродукт” ААҖенең Мамадыш филиалы директоры Илгизәр Рәфкатович белән мондый тату, матур парны бер-берсеннән башка күзаллау мөмкин түгел. Гаилә кошы ике канатын да тигез җилпеп очканда тагын да ныграк, матуррак, ышанычлырак шул. Алар соңгы елларда чит илләргә сәяхәт итәргә яраталар. Дөньядагы бар матурлыкны Мамадышка алып кайтмакчылар. Энгельс урамындагы мәһабәт йортлары, филиалның административ бинасы, ягулык салу станцияләре яннары искиткеч зәвыклылыгы белән аерылып тора.

Эшмәкәр Рузалия Ибраһимова Мамадыш мәдрәсәсенең беренче шәкертләреннән булды. Тормышын Коръән нигезендә корырга, күңел тынычлыгы, рух һәм иман ныклыгы белән яшәргә, тәкъвалыкка омтылырга тырыша ул. Берничә тапкыр хаҗ гамәле кылды. Олы җанлы, миһербанлы, намуслы, гаделлек сөюче, ярдәм кулы сузарга әзер торучы, үзенә теләгәнне башкаларга да теләүче чын кеше булганы өчен без аны яратабыз, хөрмәт итәбез. Бүген тормыш аңа ике “биш”ле куйды. Лаеклы ялга чыгарга вакыт. Тик өйдә утыру аның өчен түгел: ул Мамадышта “Димче” клубы оештыру хыялы белән яна. Яучылык серләренә төшенә. “Дөньяда бар кешеләр парлы, бәхетле, иманлы булсыннар!” – дип тели. Кылган игелекләре үзенә меңе белән әйләнеп кайтсын, ике дөнья бәхете насыйп булсын.

Алсу ДИЯР,

Мамадыш районы.

"Дин вә мәгыйшәт"

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана