Кукмара мәдрәсәсен быел 127 шәкерт тәмамлаган

06 июнь 2012 ел 12:53

Кукмара мәдрәсәсендә чыгарылыш кичәсе булып узды. Мөгаллимнәр һәм мәдрәсәне тәмамлаучы шәкертләрдән тыш, әлеге чарада Кукмара мөхтәсибәте һәм Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәте вәкилләре дә катнашты, дип хәбәр итә "Хезмәт даны” газетасы.

Кичә Коръән аятьләре укылып, дога кылудан башланды. Район имам-мөхтәсибе Зиннур хәзрәт Сәмигуллин гыйлем алуның әһәмиятенә багышланган вәгазь сөйләгәннән соң, мәдрәсә мөдире Ришат Курамшин чыгарылыш сыйныфлары шәкертләре һәм мәдрәсә эшчәнлеге турында мәгълүмат бирде. Быел мәдрәсәне 127 шәкерт тәмамлаган. Шуларның 29ы - ир-егетләр, 68е - хатын-кызлар, 22се - малайлар, 8е - мәктәп яшендәге кызлар. 107 кеше башлангыч бүлекне тәмамласа, кичке бүлекне тәмамлаучы 20 шәкерт урта-махсус дини белем алуны раслаучы дипломнарга ия булган. Чыгарылыш сыйныфлары укучылары арасында 52 кеше - кукмаралылар, 75 кеше - район авылларыннан килеп укучылар.

Быелгы, 13 нче чыгарылыш шәкертләре санын әүвәлге елларда мәдрәсәне тәмамлаучылар санына кушсаң, 997 килеп чыга, ягъни шушы вакыт эчендә Кукмара мәдрәсәсендә меңгә якын кеше укып чыккан дигән сүз. Шунысы шатландыра: шактый күп авылларда әлеге уку йортын тәмамлаучылар дин дәресләре бирә. Райондагы 68 мәхәлләнең 35ендә Кукмара мәдрәсәсен тәмамлаган имамнар эшли. Быелгы чыгарылыш шәкертләре арасында да авыл имамнары бар. Алар - Шамил хәзрәт Җәләлиев (Әсән-Елга авылы), Нурислам хәзрәт Мортазин (Сәрдекбаш), Хәкимҗан хәзрәт Шакирҗанов (Каенсар), Азат хәзрәт Һадиев (Бакчасарай).

Тантаналы мәҗлес ахырында мәдрәсә мөдире Ришат хәзрәт шәкертләргә киңәш-нәсыйхәтен җиткереп, болай диде:
- Мәдрәсә тәмамлаган, дин белемен үзләштергән кеше тормышта башкаларга үрнәк булырга тиеш. Сезгә карап кешеләр күңелендә ислам динебез турында уңай фикерләр генә тусын. Аннары шунысы да мөһим: мәдрәсә тәмамлап шаһәдәтнамә алу - ул әле җәннәтле булдым дигән сүз түгел. Шушында алган гыйлемнәрегез дәфтәр-конспектларыгызда түгел, ә калебләрегездә саклансын. Шул гыйлем белән гамәл кылырга, аңа нигезләнеп яшәргә кирәклеген онытмагыз.

Чыганак: "Татар-информ"

Башка журналлар

2017 елда дини бәйрәмнәр һәм истәлекле көннәр

Мөселман ай календаре буенча 1438–1439 һиҗри еллар

25 гыйнвар 2017 ел 10:30

Диндә бала имезү мәсьәләсе

22 гыйнвар 2017 ел 10:05

Мөфти: Динне тарату белән бергә, тынычлыкны саклау өчен дә хәзрәтләр зур  тырышлык куя

Бүген Казанда Диния нәзрәтенең 2017 елдагы беренче Президиум һәм Пленар утырышы булды. Чарада 2017...

11 гыйнвар 2017 ел 09:51
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана