Бала — ата-ана кулындагы бер әманәт һәм нигъмәт

01 июнь 2012 ел 13:22

Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа (сгв) балаларга гаять зур мәртәбә һәм әһәмият биргән, үзенең хәдис шәрифендә ул: «Балаларыгызга кадер-хөрмәт күрсәтегез, аларны асыл кешеләр итеп тәрбияләгез», – дип әйтә. Димәк, пәйгамбәребезнең бу хәдисеннән аңлашылганча, ата-аналар өчен бала тәрбияләү – иң төп, иң изге бурыч булып тора. Ватаныбызның һәм милләтебезнең киләчәге дә аларның дини, милли вә әхлакый яктан яхшы кешеләр булып җитешүләренә бәйләнгән. Шул сәбәптән аларның йөрәкләрен сәламәт, дини һәм милли мәдәниятебезгә бәйле итеп, ватан һәм милләт сөюе белән тулы итеп үстерү – һәр ата-ананың беренче вазифасыдыр.

Ата-ана баласын кыйнамыйча-кызмыйча, сөю һәм шәфкать эчендә үстерергә тиешле. Аларның илаһи әманәт булуларын онытырга тиеш түгелбез.

Балаларыбыз, карау һәм тукландырудан да бигрәк безнең сөю һәм шәфкатькә мохтаҗдыр. Гаиләләрнең җимерелүе, андагы хозурсызлыклар сабыйларның җаннарын өшетә, рухларын төшенкелеккә дучар итә. Бала гаилә хозурыннан, ата-ананың сөюеннән һичбер заман туймас. Бу мәсьәләне инкарь итү, бу хакыйкатьне күрмәмешкә салышу төрле уңайсызлыкларның килеп чыгуына юл ачадыр.

Әгәр сабыйлар ата-анасы белән берлектә, әби-бабасы янында тәрбияләнсә, бу балалар аларга бәйле булырлар. Ата-ананың сөюен, җылы бер карашын татымаган балалар үсеп җиткәч гаиләсеннән йөз чөерә, уку-һөнәр алу юлында да җайсызлыклары була, җәмгыятебез һәм дәүләтебезнең башына бәла чыгара. Һичшиксез, моның өчен иң беренче чиратта ата-ана җаваплыдыр.

Бер мәшһүр акыл иясе болай дигән: «Сабыйлыкта ныклы дини һәм милли тәрбия алмаганнар, үсеп җиткәч нинди генә дәрәҗәләргә күтәрелсә дә, шәхсият зәгыйфьлеге күрсәтер».

Пәйгамбәр (сгв) безгә: «Балаларыбызга кече яшьтән Пәйгамбәрен сөйдерегез», – дип әмер иткән. Игътибар итегез: «Балаларыгызга Пәйгамбәрне белдерегез», – димәгән, «сөйдерегез» дигән. Чөнки бала белгәннән, өйрәнгәннән алда сөю хисен кичерергә тиеш. Ә бу сөю аның яралтылышында бар. Күңелдәге һәр сөюнең чишмәсе дә Аллаһны һәм Пәйгамбәрне сөюедер. Әмма моның өчен балага башта ата-анасының Аллаһны, Пәйгамбәрне сөюен, аңа итагать итүен һәрвакыт күрсәтергә кирәк. Ата-ана Аллаһның кушканнарына һәм тыйганнарына игътибарлы булмаса, үз диненә, теленә, исеменә хөрмәт күрсәтмәсә, бала Аллаһның барлыгын һәм берлеген ничек таныр?

Пәйгамбәребез тагы да 7 яшендә балага намаз өйрәтә башлауны әмер иткән. Ә инде намаз укымаган тәкъдирдә, ун яшьтән соң шелтәләп мәҗбүри кушарга боерган. Бала пөхтәлекне, госел, намаз, ураза, яхшы-яманны, хәләл вә хәрәмне бәлигъ булганчыга кадәр белергә тиеш.

Гаиләбезнең, үзебезнең һәм милләтебезнең киләчәген тәэмин итәчәк балаларыбыз никадәр горур холыклы, сәламәт һәм саф рухлы үстерелсә, киләчәгебезгә дә шулкадәр өмет белән карау мөмкин булачактыр.

Ата-ананың балаларына хәрәм ризык ашатырга да хакы юк. Моңа бик игътибар итәргә тиешбез. Чөнки чирле орлыктан чирле башак, начар уңыш алырбыз. Бу сәбәптән бала ана карыныннан төшкәнчегә кадәр нәселнең бозылуы мөмкиндер.

Хәрәм ризык һәм алкогольле эчемлекләр нәселнең бозылуына китерүче сәбәпләр. Аллаһ бу баланы соңыннан хәрәм ашаткан ата-анасының башына бәла китерер.

Тагы да балага дөньясы һәм ахирәте хакындагы белемнәрне өйрәтү, аны бер һөнәр иясе итү тиешледер. Хәләл юл белән мал казанырга өйрәткәннән соң, аларны тиешле вакытында өйләндерү, начар юлга басмауларына игътибар итү тиешледер.

Аларның үзенчәлекле рухи һәм мәгънәви тәрбияләренә нык игътибар итәргә бурычлыбыз. Аларны тормышка яхшы әзерләсәк, гомер кичергәндә төрле авырлыкларга төшермәячәкләр.

Бу сәбәптән Пәйгамбәр (сгв) дә балаларга дәверегезнең спорт төрләрен өйрәтегез, дигән. Онытмыйк: яшьлекне бушка үткәрү картлыкта үкенечләргә, төрле уңайсызлыкларга китерәдер. Балаларыбызның, яшьләребезнең һәм милләтләребезнең киләчәген һәлакәттән саклау безнең бурычыбыз.

Динебездә бала тәрбиясенең максаты – үз дәүләтенә, туган туфрагына, милләтенә, гаиләсенә, җәмгыятькә, гомумкешелек дөньясына бер файдалы кеше җитешүедер. Бу максатларга ирешү өчен бала кече яшьтән үк төрле һөнәрләргә өйрәнергә вә сәнгать сәхибе булырга, тырышырга тиеш.

Имам Газали хәзрәтләре бала тәрбиясе хакындагы әсәрендә шуларны язган: «Бала — ата-ана кулындагы бер әманәттер, бөек бер нигъмәттер. Шул нигъмәтнең кыйммәте беленмәсә, ул кулдан китәр. Бала — ул шәм кебек төрле сурәтләргә керер. Бала ул таза бер туфрак кебек. Шул таза туфракка нинди орлык чәчелсә, аның җимеше дә шулай хасил булыр. Сабыйларыбызга иман, Коръән Кәрим һәм Аллаһ Тәгаләнең әмерләрен өйрәтеп, ахирәт һәм дөнья сәгадәтенә кавышырга ярдәмче булырга тиешлебез».

Бу сөю-сәгадәтнең, бу бәхетнең савабы да ата-аналары белән уртак булыр. Ата-аналар өчен балаларын тәрбияләү җәһәннәм утыннан саклану, дөнья газапларыннан сакланудан да мөһимдер.

Әманәт итеп Аллаһ Тәгаләдән тапшырылган үз балаларыбызны Ислам дине кушканча тәрбиялик. Балаларыбызның бәхете гаиләдә икәнлеген онытмыйк.

Раббыбыз һәркайсыбызга да һидәят биреп әманәтләребезне саклаучы итсен. Әссәләәмүгаләйкүм вә рахмәтуллааһи вә бәракәәт.

Руслан хәзрәт МОРТАЗИН,

Татарстанның төньяк-көнчыгыш төбәге казые

Башка журналлар

Ана филне чакырмыйк...

13 декабрь 2016 ел 16:06

Мәүлид

06 декабрь 2016 ел 10:43

Мәүлид мөбәрәк булсын!

06 декабрь 2016 ел 09:20
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана