Дин әһелләре гыйлемен ныгыту - халыкка хөрмәт күрсәтү

27 май 2012 ел 21:19

Казанда имамнар белемен ныгыту, күтәрү максатыннан курслар оештыру ул, нәзарәтнең авылларда эшләүче дин әһелләренә  игътибары да, халкыбызга карата хөрмәте дә. Чөнки авылда яшәүче имамнарның гыйлемле булуы иң беренче чиратта менә шул халык өчен кирәк. РИУ каршындагы дин әһелләренең белемен күтәрү үзәгендә ун көн гыйлем туплаган Чүпрәле дин әһелләре 24 майда дипломнар алганда бер-бер артлы әнә шул фикерне кабатлады.

"Курсларны оештыруның файдасы нидә?" - дип кызыксынгач, Зур Чынлы авылы имамы Габделбари абый Таһиров болай диде: "Укуны бик әйбәт оештырганнар. Бу авыл имамнары өчен белемнәрен күтәрергә дә, бер-берсе белән  танышырга, Казандагы хәзрәтләр белән сөйләшергә, сорауларына җавап табарга да бик әйбәт булды. Киләчәктә дә шушылай укытуларны алып барсыннар. Белем туплау безгә авылларда динне алып баруга зур ярдәм. Төрле авылларда бераз аерылышу бар, менә монда сорауларга җавап таптык. Кайсы авылга, мәчеткә керсәк  тә хәзер бер-беребездән аерылып тору булмас, халык та аптырашта калмас, Алла боерса. Менә ул авылда болай, тегендә тегеләй дигән сүзләр дә бетәр".

Каракитә авылы имамы Фәрдәр Хөсәенов та якташы сүзләрен куатләде. "Укуларны оештыру безнең өчен генә түгел, халкыбыз, милләтебез өчен бик олы хөрмәт. Бездән, авылларда яшәүче имамнардан күп сорыйлар, хәзерге буын күп белергә тырыша, картлар да читтә тормый. Коммунистлар режимы вакытында динебез югалып торды. Вәгазь-нәсихәт бирүче калмады. Бик күп рухи хәзинәне, мәгърифәтне югалттык. Белемле имамнар, вәгазь сөйләүчеләр, олуг галимнәребез мирас итеп калдырган китапларыбыз булмаса без белемне беркаян да туплый алмыйбыз . Күктән иңми, чөнки без илаһи гыйлем ирешүче пәйгамбәрләр дә, әүлияләр дә түгел. Безгә хәзер менә шушындый төпле, бер урында профессиональ дини хезмәттә, дини багланышта булган хәзрәтләребезнең вәгазьләре кирәк. Шушында безгә төрле хәзрәтләрне күрергә туры килде. Аларга олуг рәхмәтләр белдерәбез. Авыр һәм таләпчәнлек сорый  торган олуг хезмәтләрендә сабырлык бирсен. Гыйлемне адәмнәргә тапшыру, аларның калебләренә сеңдерү  ул бик авыр вазифа", - дип нәзарәткә, хәзрәтләргә рәхмәтләрен җиткерде.

24 май көнне үзәктә агымдагы уку елына йомгак ясалды. Үзәктә оештырылган беренче уку елы, Чүпрәледән килгән авыл имамнарының сүзләреннән үк аңлашылганча, уңышлы үтте. Республика дин әһелләре өчен унар көнлек курсларда гыйлем ныгыту, арттыру  мөһим, әһәмиятле чарага әверелде.

Татарстан мөфтие Илдус хәзрәт Фәиз имамнарга сәламәтлек, ил-көнгә тынычлык теләп дипломнар тапшырды. "Курслар Буа имамнары белән башланып киткән иде, чүпрәлеләр белән тәмамлыйбыз. Диния нәзарәте, Россия ислам университеты көче, дәүләт ярдәме белән, Аллага шөкер, үзәктә 200гә якын муллабыз белем ныгытты. Бу дөньяда муллаларга зур бер вазифа бирелгән - Аллаһы Тәгаләнең сүзен кешеләргә җиткерү. Коръән сүзләре имамнар аша адәм балаларына барып җитә. Монда укулар авылларда халык белән аралашып яшәүче имамнарыбызга шушы зур вазыйфаны тагын да ныграк тоярга ярдәм итәр", - диде ул.

Үзәк директоры Габдулла Гыйләҗев сүзләренә караганда, укулар авылларда җәй көне эш күп булу һәм шулай ук озакламый ураза башлану сәбәпле тукталып торачак, көздән исә гыйлемнәрен ныгытыр өчен авыл имамнарын янә үзәккә җыя башлаячаклар.

 ТР МДН нең дәгъват һәм мәгълүмат бүлеге

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана