Гурбангулы Бердымөхәммәдов Минтимер Шәймиевка XVI-XVII гасыр кулъязма Коръәнне тапшырды

17 май 2012 ел 13:56

Бүген Казан Кремлендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Төркмәнстан Президенты Гурбангулы Бердымөхәммәдовка ике изге урын – Болгар һәм Свияжскины торгызу буенча масштаблы проектны тәкъдим иттеләр. Кунакка Болгар һәм Свияжски тарихы, бу шәһәрләр территориясендә археологик һәм торгызу эшләре барышы турында да сөйләделәр.

Проект турында сөйләгәндә Минтимер Шәймиев аның федераль дәрәҗәдә булуын һәм изге урыннарны торгызу өчен акчаларны дәүләт кенә түгел, ә иганәче – предприятиеләр, оешмалар һәм гади халык кешеләре дә бирүен билгеләде.

Кемнең, күпме акча бүлеп бирүенә карамастан, барлык меценатларның исемнәре махсус китапка кертелә. Шулай ук ТР Дәүләт Киңәшчесе эшләрне башкару вакытында фәнни яктан якын килү дә тәэмин ителүен ассызыклады.

“Бөтен эш күтәренке күңел белән башкарыла, һәм кешеләр дә безгә ярдәм итә”, - дип өстәде Минтимер Шәймиев.
ТР Дәүләт Киңәшчесе Болгарда мәчет һәм мәдрәсә комплексы, Икмәк музее төзеләчәк дип хәбәр итте.

Икмәк музее быел 21 майда ачылачак. Анда Идел буе болгарларының ислам динен кабул итү көне уңаеннан Болгарга бәйрәмгә килгән кунаклар була алачак. Тарих белән кызыксынган һәм Төркмәнстан тарихи-мәдәни мирасын саклауга зур игътибар биргән Төркмән дәүләте башлыгы Болгар һәм Свияжскиның реставрацияләнә торган һәйкәлләренең һәм төзелә торган объектларының стендларын һәм макетларын кызыксыну белән карады.

Соңыннан очрашу булды, анда Гурбангулы Бердымөхәммәдов Минтимер Шәймиевка Төркмәнстан территориясендә барлыкка килгән XVI-XVII гасыр кулъязма Коръәнне тапшырды, алга таба ул ТР Милли музей фондына тапшырылачак.

ТР Дәүләт Киңәшчесе үз чиратында Төркмәнстан Президентына Татарстан Республикасына карата игътибары һәм хезмәттәшлеге өчен рәхмәтен белдерде. “Без уңышлы үсеп килә торган дустанә мөнәсәбәтләребезнең кадерен беләбез”, - дип сүзен тәмамлады ул.

“Татар-информ”

Башка журналлар

2017 елда дини бәйрәмнәр һәм истәлекле көннәр

Мөселман ай календаре буенча 1438–1439 һиҗри еллар

25 гыйнвар 2017 ел 10:30

Диндә бала имезү мәсьәләсе

22 гыйнвар 2017 ел 10:05

Мөфти: Динне тарату белән бергә, тынычлыкны саклау өчен дә хәзрәтләр зур  тырышлык куя

Бүген Казанда Диния нәзрәтенең 2017 елдагы беренче Президиум һәм Пленар утырышы булды. Чарада 2017...

11 гыйнвар 2017 ел 09:51
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана