Коръән һәм иҗтимагый тормыш

02 май 2012 ел 21:09

Аллага шөкер, без кечкенә дөньябызны  чикли торган пыяла савыт эчендә яшәмибез. Телибезме шуны, юкмы, барыбер тормыштагы һәр адымыбыз үзебезне урап алган чынбарлыкка, башкаларга таба юнәлгән. Баланың, өлкән кешенең һәм башкаларның үзенә хас аралашу мохите бар. Ләкин шунысы игътибарны җәлеп итә,  ничә яшьтә булуына карамастан барыбызга бер үзенчәлек хас - без тирә-юнь белән мөнәсәбәтләрне белемгә, мәдәни-әхлакый күзаллауларга таянып корабыз.  Әйтик, сабый бала нидер эшләгәнче ата-анасына карый, алардан рөхсәт сорый. Аңар әти-әни фикере нәрсәнең начар, нәрсәнең яхшы икәнен тәгаенләргә булыша. Өлкән яшьтәгеләр исә харам белән хәләл төшенчәләрен үз намусларына мөрәҗәгать итеп аера ала.

Мөселманнар голәмәсенең торышы, ныклыгы, камиллеге аерым һәр мөселманның тәрбиясе ислам өйрәткәннәргә ни дәрәҗәдә туры килүгә карый. Берсүзсез, бу мәсьәләдә иң зур әһәмияткә Аллаһы Тәгалә тарафыннан кешеләрне туры юлга бастыру, тәрбияләү, үгет-нәсихәт бирү максатыннан җибәрелгән Изге Коръән ия.
 
Коръәндә язылганнар барлык мөселманнар өчен дә диелгән, берәү дә Аллаһы Тәгалә кушканнарны үтәүдә искәрмә булып тормый. Аллаһы Тәгалә  - безгә бөтен нәрсәдә  юл күрсәтүче. Кеше өчен Коръәннән дә яхшырак нәсихәт бирүче кулланма юк. 
 
Шул ук вакытта Изге китапта мәҗбүри итеп куелганнар догалар укуга кагылышлы гына түгел, тагын  кешенең Аллаһы Тәгалә белән шәхси "әңгәмәсенә" генә бәйле түгел. Исламда иҗтимагый мөнәсәбәтләргә дә шактый зур роль бирелгән. Бу үзенчәлек һәр Аллаһка ышанучыны иҗтимагый тормышның бер өлеше итеп карарга этәрә. Шул сәбәпле мөселманнарның иҗтимагый активлыгы ул, шулай ук изге гамәлләр, яхшы эшләр аша җәннәткә бер юл буларак күзаллана. Мондый юлдан баш тартырга кирәкми. "Тәхкыйк иман китереп яхшы эшләрне эшләп изге гамәлләрне кылган кешеләргә, асларыннан елгалар ага торган җәннәтләр, бу исә олугъ изге теләккә ирешүдер" ("Каланча" сүрәсе, 11 аят) диелгән Коръәндә. 
 
Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең дәгъват һәм матбугат бүлеге
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана