Кол Шәриф мәчетен торгызу иң зур казанышларыбызның берсе

26 апрель 2012 ел 22:18

Ел саен 26 апрель – татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көнендә Казанда Шигърият бәйрәме уза. Шәһәр үзәгендә опера һәм балет театры янындагы Тукай һәйкәле каршына шагыйрьләр, язучылар, галимнәр, яшьләр, Тукай иҗатын сөюче казанлылар, кунаклар җыела. Бу көнне Тукайга багышланган шигырьләр һәм җырлар яңгырый. 

Бәйрәмнең иң күңелле мизгеле – Татарстанның мәдәният һәм сәнгать өлкәсендәге Габдулла Тукай исемен йөрткән Дәүләт премиясе лауреатларын игълан итү. Шигърият бәйрәменә килүчеләр Тукай һәйкәленә чәчәкләр куйганнан соң Татарстан Премьер–министры урынбасары Зилә Вәлиева Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов имзалаган Указның эчтәлеген яңгыратты. Шулай итеп, 2012 елда бары бер генә Тукай премиясе тапшырылды – аңа Казан Кремлендә төзелгән Кол Шәриф мәчете архитекторлары иҗат төркеме лаек булды. Алар арасында Зөфәр Галиуллин, Андрей Головин, Альбина Даишева, Рөстәм Сабиров, Зөфәр Садыйков, Искәндәр Сәйфуллин, Айвар Саттаров һәм Сергей Шәкүров.
 
Зилә Вәлиева үзенең чыгышында: “Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге Кол Шәриф мәчетен иҗат итүчеләргә бирелүе очраклы түгел, сәет Кол Шәриф дин эшлеклесе генә түгел, татар халкы дәүләтчелеге символы булып тора, аның исеме Казанны саклаучылар рухы белән бәйле. Казан кирмәнендә Кол Шәриф мәчетен торгызу  Татарстанның һәм татар халкының соңгы еллардагы иң мөһим казанышларыннан берсе булды. Архитекторлар, төзүчеләр Кол Шәриф мәчете матурлыгын, тарихи әһәмиятен чын мәгънәсендә чагылдыра алды һәм милли идеягә лаеклы комплекс иҗат итте. Көннән–көн Татарстанга кунаклар күбрәк килә, алар безнең мирасыбызны торгызуыбызга соклана, үзләре дә рухланып, башка төбәкләрдә яңа мәчетләр төзи, әмма Кол Шәрифтән дә гүзәлрәк мәчет балкып чыкканы турында әле ишетелгәне юк. Халык исеменнән, республика җитәкчелеге исеменнән Кол Шәрифне төзүчеләрне дәрәҗәле премия белән котларга рөхсәт итегез”, – диде.
 
2012 елда Тукай премиясенә лаек булучылардан берсе Зөфәр Галиуллин дәүләт бүләге өчен халкыбызга рәхмәт белдерде. “Кол Шәриф мәчете тиенләп җыелган акчага төзелде. Шәмсебикә апаны әле дә онытмыйм, ул ипи булса да күтәреп килә, төзүчеләрнең ризыгын кайгыртып китә иде. Рәхмәт хөкүмәтебезгә, Кол Шәрифне торгызганда хакимият һәм халыкның максаты тәңгәл килде. Шундый матур мәчет төзедек, бу безнең генә түгел, ә бөтен татар халкына бирелгән бәя. Малайзиядә оештырылган күргәзмәдә дөньяның иң матур ун мәчете күрсәтелгән, шуларның берсе – Кол Шәриф. Бу мәчетебез безне бөтен дөнья таныта”, – дип сөйләде Зөфәр Галиуллин.
Шигърият бәйрәмендә Роберт Миңнуллин, Гәрәй Рәхим, Рәдиф Гаташ, Зиннур Мансуров, Газинур Морат, Салисә Гәрәева, Флера Тарханова, Фәүзия Бәйрәмова, Айдар Хәлим кебек язучы һәм шагыйрьләр чыгыш ясады. Яшьләр дә үзләренең иҗатлары белән таныштырды. 
Лилия Гаделшина,
gabdullatukay.ru

Башка журналлар

Ана филне чакырмыйк...

13 декабрь 2016 ел 16:06

Мәүлид

06 декабрь 2016 ел 10:43

Мәүлид мөбәрәк булсын!

06 декабрь 2016 ел 09:20
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана