Бүген бөек шагыйребез Габдулла Тукай туган көн

26 апрель 2012 ел 09:01

Татарстанның Дәүләт Советы рәисе, республиканың Халыклары ассамблеясы советы башлыгы Фәрит Мөхәммәтшин милләттәшләребезне Туган тел көне белән котлады.

“Кадерле татарстанлылар!

26 апрельдә, бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көнендә, республикабызда Туган тел көне билгеләп үтелә. Башка бәйрәмнәр һәм истәлекле көннәр белән беррәттән бу көн һәркайсыбызның күңелендә аерым урын биләп тора. Асылда ул күпмилләтле Татарстан җәмәгатьчелегенең туган телгә – беркайчан да тутыкмас рухи ядкаребезгә, мәңгелек мәдәни мирасыбызга булган ихтирамның бер чагылышы.

"И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле! Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы!" Шагыйрьнең бу сүзләре һәркемнең йөрәгендә. Тукай һәм Пушкин, Низами һәм Хузангай, Тарас Шевченко һәм Янка Купала, Шато Руставели һәм Салават Юлаев... Бу бөек сүз осталары – милли шигърият классиклары – туган телнең бөтен гүзәллеген, аһәңен тирәнтен белеп, үз халкының рухи байлыгына, тарихи үткәненә һәм киләчәге хакындагы якты хыялларына дан җырладылар.

Һәр халыкның рухи иминлегенә һәм этник бөтенлеген саклап калуга аерылгысыз хокукын без, һичшиксез, истә тотарга тиеш, ә ул, беренче чиратта, турыдан-туры туган телгә бәйле. Кешелек югары технологияләр һәм мәгълүматлаштыру дәверенә аяк басты, мәдәниятләрне һәм төрле милләт вәкилләре арасындагы хезмәттәшлек һәм аралашу механизмнарын гомумиләштерү барган шартларда без күпмилләтле илебездә төрле телләрнең һәм үзенчәлекле диалектларның байлыгын һәм аһәңен саклап калырга тиешбез.

“Туган телеңне онытсаң, рухыңны югалтырсың...”– дип язган шагыйрь. Туган телен белмәгән кеше үз халкыннан да, милли тамырларыннан да аерыла, туган җиренә дә ят була. Мондый вәзгыять бик аяныч. Йөздән артык халык вәкиле дус һәм тату яшәгән Татарстанда күптеллелекне гамәлгә ашыру буенча күп эшләнә. Без һәркем үзен уңайлы хис итсен, туган телен белсен һәм туган телендә сөйләшә алсын өчен бар мөмкинлекләрне дә тудырырга тырышабыз. Республикада мәдәниятләрне саклау һәм үзара баету, милли традицияләрне һәм гореф-гадәтләрне саклап калу мәсьәләләре уңай хәл ителә. Яшьләрнең үз туган телләрен белүе һәм ана телендә аралашуы өчен шартлар тудыру – хакимият белән җәмгыятьнең уртак бурычы. Илебездәге иҗтимагый татулыкның һәм демократик үсешнең дә нигезе шул.

Кадерле дуслар!

Туган тел көне – күпмилләтле Татарстан халкы өчен һәрвакытта да тынычлык, дуслык һәм татулык бәйрәме булсын! Сезгә чын күңелдән исәнлек-саулык һәм бәхет телим.”

 

Башка журналлар

Ураза гаете мөбарәк: республика ифтарын үткәрергә ярдәмчеләр кирәк

Быел республикакүләм ифтар мәҗлесе 22 июнь көненә билгеләнгән. “Казан Арена” стадионында узачак IV...

30 май 2016 ел 17:25

Алтын - җирдән, галим илдән чыга

Гыйлем сүзе Коръәндә җитмештән артык урында кабатланып килә. Раббыбыз Коръәннең иң беренче иңгән...

26 май 2016 ел 09:35
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана