Кешеләргә дин кирәк

30 март 2012 ел 13:28

Соңгы вакытта күп кенә кеше "Ходайга ышану ни өчен кирәк?" дигән сорауга җавап эзли. Без бу сорауны телевизор экраннары аша да ишетәбез,  аны блог һәм мәкаләләргә дә кертеп җибәрәләр, дуслар һәм таныш-белешләр дә әледән-әле бу теманы читләтеп үтми. Моның сәбәбе – Аллаһы Тәгаләгә ышануның нәрсә икәнлеген дөрес аңламауда. Бүген дөньяда күбрәк матди якка игътибар бирәләр, рухи як игътибар үзәгеннән читтәрәк кала. Шулай да, кешегә дин нәрсә өчен кирәк соң?

Һәр кеше бәхетле булырга тели. Бәхет – иң элек үз-үзең белән гармониядә булу. Бу исә кеше үзенең дөньяда тоткан урынын, үтәргә тиешле эшләрен, яшәвенең максатын төгәл белгәндә генә мөмкин. Башкача булганда, яшәешнең максаты югала. Иман һәм шәригать кануннары кешенең дөньяда яшәвенең максатын – камиллекнең иң югары дәрәҗәсенә ирешүне билгели.

Дөньяда бай, яшь, сәламәт, матур була торып та, үзләрен бик бәхетсез итеп хис иткән кешеләр байтак. Матур да, бай да, сәламәт тә була торып, тормышларыннан канәгать булмаган кешеләр дә очрый. Күпчелек очракта, бу – рухи нигез булмау аркасында. Дин – үзеңнең җитешсезлекләреңне күрә белергә ярдәм итә. Бу илаһи система аша гына кешене тәрбияләү һәм камилләштерү буенча эш алып барыла. Диннең төп максаты – җәмгыятебездә югары әхлаклы кешеләр тәрбияләү. Мондый кешеләр белән ил дә алга китәчәк һәм чәчәк атачак. Дин кешене төрле яманлыклар кылудан саклый. Саклап кына калмый, начар ниятләрнең  асылын, сәбәп һәм нәтиҗәсен дә аңлата. Дин, мисал өчен, суицидлыкка (үз-үзеңне үтерүгә) каршы көчле чара булып тора. Сербский исемендәге Социаль һәм суд психиатриясе фәнни үзәге соңгы 20 ел эчендә Россиядә үз-үзеңә кул салу очракларын тикшергән. Алынган мәгълүматлар буенча, 1990 елдан 2010 елга кадәр 800 мең россияле үз-үзенә кул салган. Соңгы вакытта Россия суицидлык очраклары буенча алдынгы урыннарның берсен били. Ел саен илебездә 2800 бала үз-үзенә кул сала. Бу санның азмы-күпме икәнлеген аңлар өчен, мондый чагыштыру китерергә мөмкин: 2001 елда үз-үзенә кул салудан үлүчеләр саны сугыш һәм криминаллар аркасында үлгән кешеләр санын узып киткән. Үз-үзенә кул салучыларның иң күбесе Көнчыгыш Европа илләрендә күзәтелсә, иң азы – мөселман дәүләтләрендә. Суицидлык сәбәпләре төрле булырга мөмкин, ләкин аның төп асылы бер әйбердә – динсезлектә һәм киләчәккә өмет булмауда. Гасырлар дәвамында ислам, христиан һәм иудаизм диннәрендә булган тыюларга карата шик-шөбһәләр юк иде. Аллаһы Тәгаләгә инанган кеше бар нәрсәнең дә – яхшының да, начарның да  Аллаһы Тәгаләдән булуын белә. Җирдәге тормышның алдагы мәңгелек тормыш алдында кечкенә генә тукталыш булуын аңлый.

Тормышының киләчәге аның үзенә бәйле булуын аңлаган кеше рухи яңарышка таба беренче адымнарны ясарга үзендә көч табарга тиеш. Бер тапкыр иман тәмен татып караган һәм аның көченә ышанган кеше туры юлдан беркайчан да тайпылмаячак.

Үзәкләшкән дини оешма –

ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе,

мөфти Илдус хәзрәт ФӘИЗ

"Дин вә мәгыйшәт" газетасыннан

 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы