“Челны-Бройлер” – хәләл ризык җитештерүдә әйдәп баручы

12 гыйнвар 2012 ел 13:04

“Челны-Бройлер” җәмгыяте Татарстанда гына түгел, Россия күләмендә дә тавык итеннән хәләл продукция җитештерү буенча лидерлар рәтендә. Әйтик, 2011 елда хәләл продукция 5806,9 тонна җитештерелде. Үсеш бер ел эчендә 1364,9 тонна тәшкил итте. Хәзерге вакытта биредә “Хәләл” маркасы белән илледән артык төрдә продукция җитештерелә. Тавык ите ризыклары илебезнең унбер төбәгендә таратыла.

         “Челны-Бройлер”да хәләл ризык җитештерүнең ышанычлы системасы барлыкка килде: биредә барлык эш төрләре дә шәригать кануннарына тулысынча җавап бирә, хәләл продукция өчен тавыклар фәкать кулдан гына суела. Мәсәлән, 2011 елның 7 июлендә биредә ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев җитәкчелегендә төбәк казыйлары  делегациясе хәләл ит җитештерү барышы белән җентекләп танышты һәм аларның эшен хуплады. Ит җитештерү процессын Чаллы мөхтәсибәте даими контрольдә тота. Һәм, әйтергә кирәк, мөхтәсибәт күзәтчелек итү белән генә чикләнми, ә бәлки хәләл ризык җитештерүчеләрне хөрмәтләү чаралары да үткәреп килә. Мәсәлән, аның чираттагысы 2011 елның декабре ахырында булды. Чарада җәмгыятьнең хәләл җитештерүдәге барлык хезмәткәрләре (җәмгысе 50 кеше) – башкарма  директордан алып суючыларга кадәр катнашты. Аларга Чаллы имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллин, мөселманнар өчен бик мөһим булган хезмәтләрендә зур уңышлар теләп, мөхтәсибәтнең истәлекле бүләге – “Аятел-көрси” язылган стена сәгатьләре һәм Чаллы шәһәрендә нәшер ителгән “Ислам нуры” календарьларын тапшырды. Әлфәс хәзрәт, хәләл җитештерүчеләргә аларның Аллаһы Тәгалә каршындагы зур җаваплылыклары хакында тагын бер кат искәртеп узды. Имам-мөхтәсибкә кушылып “Челны-Бройлер”ның башкарма директоры Җәлил Нәсим улы Хәсәнов, мөхтәсибәтнең хәләл җитештерү буенча җаваплы хезмәткәре Фаат хәзрәт Мөхәммәтов та үз сүзләрен әйтте. “Челны-Бройлер” вәкилләре үзләренә бәйле барлык эшләрне дә намус белән башкарачакларын вәгъдә итте.

      

Хәлил ШӘРИФ,

Чаллы мөхтәсибәтенең матбугат үзәге җитәкчесе

Башка журналлар

Шәмаил - татар мәдәнияте бренды

Термин буларак – Ираннан, ә формасы сурәт ясау тыелган төрекләрдән килә. Аның сөнни һәм шигый...

19 февраль 2016 ел 09:45

“Мәүлид ән-Нәби. Җан белән сөйләшү” дигән театральләштерелгән тамаша кеше күңеленең караңгы якларын фаш итеп, игелекле гамәлләрен данлый

Бүген Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә “Мәүлид ән-Нәби. Җан белән...

09 февраль 2016 ел 09:32

Йосыф Дәүләтшин: «Рәхимсез кешегә Аллаһның рәхмәте төшмәс»

Кешеләрнең гомер буе кылган эшләре, әйткән сүзләре фәрештәләр тарафыннан язы­лып, беркетелеп бара...

05 февраль 2016 ел 10:59
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана