Сорау – җавап

26 ноябрь 2011 ел 15:39

– Коръәнне хатын-кызлар да тутыра һәм багышлый аламы?

– Әйе, хатын-кызлар Коръәнне тутыра да, багышлый  да ала. Коръән тутыру – ул Коръәнне башыннан алып ахырына хәтле укып чыгу була.

Әмма бу мәсьәләнең тагын бер ягы бар. Бездә табыннарда Коръән укыла һәм багышлана. Менә бу очракта, әгәр табында хатын-кызга мәхрәм булмаган чит ирләр утыра икән, ул чагында хатын-кызның кычкырып Коръән укуы да, багышлавы да ярамый, дөрес булмый.  

ТР мөселманнары Диния нәзарәтендәге

Казыйлар шурасының 43 нче утырыш КАРАРЫ

14 ноябрь, 2011 ел

 

* * *

Җеназа намазы – фарыз кифая. Ник “Әлхәм” сүрәсе укылмый? Хәдисләрдә “Әлхәм” сүрәсе җеназа намазында укыла, дип әйтелгән.

РӘМИС

Апас районы

Иң беренче чиратта, “намаз” дигән сүзгә тукталып үтәсе килә. Гарәп телендә намаз – “әс-салә” дип әйтелә. Шушы сүзгә аңлатма биргән галимнәрнең әйтүенә караганда, “әс-салә” – ул дога, диләр. Мәсәлән, Коръәни-Кәримдә Аллаһы Тәгалә пәйгамбәребез Мөхәммәдкә (с.г.в.) салават әйтү хакында болай ди: «Чынлыкта, Аллаһы Тәгалә һәм аның фәрештәләре “йүсаллүнә”», ягъни, биредә дә “салә” дигән сүз куллана. Салават әйтәләр һәм дога кылалар пәйгамбәребезгә (с.г.в.), дип килә. Ягъни, пәйгамбәребезгә намаз укыйлар, дип тәрҗемә ителми, ә бәлки, рәсүлебезгә салават әйтәләр, дога кылалар, дип тәрҗемә итәлә. Әлеге аятькә нигезләнеп, шуны әйтергә мөмкин: җеназа намазы дигәндә, “дога” дип тәрҗемә ителә. Ә догага “Әлхәм” сүрәсен кертү хәнәфи мәзһәбе буенча шарт түгел. Димәк, җеназа намазы – ул дога мәгънәсендә килә. Ул хакыйкый намаз булмаганлыктан (җеназа намазында рокугъ-сәҗдә булмагач), “Әлхәм сүрәсен уку да шарт түгел.

 

* * *

“Мосафир” дигәнне ничек аңларга кирәк? Намаз укуда нинди җиңеллекләр бар?

РӘМИС

Апас районы

Йөз чакрымга ниятләп, өеннән чыгып киткән кеше мосафир булып санала. Шулай ук берәр җиргә барып ирешкәннән соң, унбиш көннән артык яшәмәсә, ул шулай ук мосафир булып санала. Берәр барган шәһәрдә унбиш көннән артыграк яшәп калса, ул мосафирлыктан чыга. Мосафир кешенең дүрт рәкагатьле фарыз намазлары ике рәкагатькә кыскара. Шулай ук читек мәсьәләсендә дә бер уңайлык бар: мосафир кешенең өч тәүлеккә кадәр читек хөкеме саклана.

 

* * *

Белгәнебезчә, Коръәннең 9 нчы “Тәүбә” сүрәсен укый башлаганда “бисмилла” әйтелми. Сүрәне укый башлагач, ниндидер сәбәпләр белән укуны туктатып, берникадәр вакыттан соң тукталган аятьтән укуны дәвам итә башлаганда, “бисмилла”ны әйтергә кирәкме (ярыймы) икән?

Мөхтәрәм хәзрәт Габделхак Саматов үзенең III томлык “Шәригать: вәгазь, хөкем, фәтва, җавап-савап, киңәшләр” исемле хезмәтендә (II китап, 214 нче бит) хәзрәти Галинең (р.г.) җавабын китерә. Ул, “бисмилла”да “иррахим” бар, ә кылычта рәхим юк, дип җавап бирде дигән. Бу җавап “Тәүбә” сүрәсенә тулаем кагыламы икән?

Казандагы “Тынычлык” мәчете мәхәлләсе мөселманнары исеменнән

Рафаил ЧАНЫШЕВ

Бу хакта галимнәрнең берничә җавабы бар. Әлеге җавапларның һәрберсе урынлы дип әйтергә кирәк. Кайбер галимнәр, «“Тәүбә” сүрәсе ни өчен “бисмилла”сыз башлана?» дигән сорауга болайрак җавап бирә: «“Тәүбә” сүрәсе – ул “Әнфәл” сүрәсенең дәвамы булырга мөмкин. Шуңа күрә аның арасына “бисмилла” куелмаган». “Бисмилла” юк, димәк, ул “Әнфәл” сүрәсенең дәвамы булырга мөмкин, диләр. Икенче бер галимнәрнең әйтүенә караганда, “Тәүбә” сүрәсе “бисмилла”сыз башлана, чөнки “Тәүбә”дә күбрәк сугыш турында сөйләнелә. Ә сугыш – ул кан түгелү дигән сүз. Шушы вакыйганы аңлаткан вакытта Аллаһы Тәгаләнең “рәхимле”, “шәфкатьле” дигән мөбәрәк исеме зекер ителми, дип аңлатма бирәләр. Әлеге ике фикер дә урынлы дип әйтсәк, ялгыш булмас.

Шунысын да искәртеп үтик: ниндидер сәбәпләр белән Коръән укудан туктап, калган җирдән укуны дәвам иттергәндә “Әгузе билләһи минәш-шәйтанир-раҗим” дип башлап китү хәерлерәк.

Сорауларга Казан шәһәре казые Мәхмүт хәзрәт ШӘРӘФЕТДИН

җавап бирде

"Дин вә мәгыйшәт" газетасыннан

Башка журналлар

2017 елда дини бәйрәмнәр һәм истәлекле көннәр

Мөселман ай календаре буенча 1438–1439 һиҗри еллар

25 гыйнвар 2017 ел 10:30

Диндә бала имезү мәсьәләсе

22 гыйнвар 2017 ел 10:05

Мөфти: Динне тарату белән бергә, тынычлыкны саклау өчен дә хәзрәтләр зур  тырышлык куя

Бүген Казанда Диния нәзрәтенең 2017 елдагы беренче Президиум һәм Пленар утырышы булды. Чарада 2017...

11 гыйнвар 2017 ел 09:51
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана