Әйдәп баручы

22 ноябрь 2011 ел 14:43

2011 елның 17 ноябрендә башкалабызның “Кол Шәриф” мәчетенә дөньядагы иң зур Коръәни-Кәрим кайтты. Бу – Россия тарихына керерлек олы выкыйга. Татарстан Россиядә ислам үзәге икәнлеген раслау өчен янә бер адым ясады.

Соңгы елларда республикабызда ислам диненең зур тизлек белән үсеше һәм алгарышы күзәтелә. Бүгенге көндә Татарстанда мең биш йөздән артык мәчет бар, өстәвенә, атна саен диярлек яңа мәчетләр ачылып тора.

Мөселманнар геометрик прогрессия буенча артканнан арта бара.

Республикабызда 12 мөселман уку йорты эшли, алар арасында Россиянең күп кенә төбәкләреннән килеп укучылар булган РИУ да бар.

Бездә һәрдаим халыкара мөселман конференцияләре үткәрелеп тора, илебездә беренчеләрдән булып, Татарстанга шәригать кануннары буенча ислам инвестицияләре җәлеп ителә, ислам банкы структуралары ачыла, яңа икътисади модельләр төзелә.

Мөселман инфраструктурасы үсеше үзенең күләме, тизлеге белән гаҗәпкә калдыра: хәләл кафе һәм рестораннар, кием кибетләре, кунакханәләр, хастаханәләрдә намаз уку бүлмәләре, хәләл супермаркетлар һәм кибетләр ачыла, мөселманнар өчен фитнес-клублар, сәяхәтләр оештыручы агентлыклар барлыкка килә.

Бары тик Татарстанда гына ике телдә нәшер ителә торган атналык газеталар басыла, информацион-аналитик порталлар эшләп килә, радиотапшырулар һәм спутник телевидение тапшырулары алып барыла. Бүгенге көндә аларның саны кырыктан артык.

Бу хәрәкәт бер мизгелгә дә туктап тормый. Безнең асылыбыз да шунда бит инде: барлык эшләрдә дә Аллаһы Тәгаләгә таянырга һәм эшләргә. Гыйбадәт кылырга һәм эшләргә...

Республикабызда ислам диненең аякка басуына һәм Татарстанның ислам дөньясында үзен дөрес итеп күрсәтүендә республикабыз җитәкчеләренең төпле һәм зирәк сәясәте зур роль уйнады.

Татарстан толерантлык, төрле дин вәкилләре арасында урнашкан татулык, мөселманнар яшәеше һәм эшчәнлеге өчен уңышлы мәйданчык.

Татарстан хөкүмәтенең Изге Коръәнне “Кол Шәриф” мәчетендә каршы алуы республикабыз тормышында ислам диненең мөһим урын тотуына һәм Россиядә ислам диненең йөзе булып Татарстан торуына чираттагы дәлил булып тора.

 Үзәкләшкән дини оешма –

ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе,

мөфти Илдус хәзрәт ФӘИЗ

 

 

Башка журналлар

Ана филне чакырмыйк...

13 декабрь 2016 ел 16:06

Мәүлид

06 декабрь 2016 ел 10:43

Мәүлид мөбәрәк булсын!

06 декабрь 2016 ел 09:20
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана