Мөселман яшьләре тарихчы Фәйзелхак Ислаев белән очрашты

21 октябрь 2011 ел 10:29

Кичә “Мин һәм минем шәҗәрәм” дип исемләнсә дә, тарихка, милли мәсьәләләргә кагылышлы сораулар да күтәрелде.

Яхшы генеалогия – бер машина бәясе

“Мин һәм минем шәҗәрәм” китабы авторы буларак, ул бу китапның язылу тарихы белән дә таныштырды: “Хәзер безнең нәсел шәҗәрәсе унбер буыннан тора. Әмма оныклар, балалар тарих белән кызыксынмый, нәсел турында да уйланмый. Сөйләп-сөйләп карыйм, алар: “Берни дә кирәкми”, – дип җавап бирә. Шуннан соң укытучылар белән сөйләшә башладым, балалар белән эшләргә кирәк бит, дим. Алар: “Бездә китап юк”, – диләр. Шуннан соң мин: “Ярый, булмаса язып бирәм мин сезгә китап”, – дидем.

Ул шәҗәрә төзүдә үз киңәшләрен дә җиткерде:

– Архивка кермичә дә биш буынны табарга була, әти-әни, әби-бабаларыгыз бу эштә ярдәм итәр. Ә менә 6-7 буыныгызны эзләргә кирәк булса, “ЗАГС”ка мөрәҗәгать итегез. Ул бик кыйммәткә төшми. Интернет аша да архивларны табарга, электрон адрес белән мөрәҗәгать итәргә була. Аннары, халык санын алу кәгазьләреннән эзләргә мөмкин. Алар аша XVII гасырга кадәр булган мәгълүматны табарга мөмкин, – дип аңлатты Фәйзелхак әфәнде.

Яхшы генеалогия бер машина бәясе торырга мөмкин икән.

Алтын Урданың чын исеме – Алтын Урта

Очрашуда Алтын Урда дәүләте турында да сүз чыкты. Фәйзелхак әфәнде: “Алтын Урданың беренчел исеме – Алтын Урта булган. Төрки бабаларыбыз, дөнья зур, ә уртада – Сарай, алтын тәхет, Алтын Урта дип күзаллаган. Бәлки урта гасырларда “урта” сүзен “урда” дип әйткәннәрдер”, – дип белдерде галим.

"Яшьләргә фикерләү җитми"

Очрашу ахырында Ф.Ислаев мөселман яшьләрен Коръәнне генә түгел, чит телләрне дә өйрәнергә чакырды. Үзе инглиз телен белмәү сәбәпле, галимнәр белән аралашканда кыенлыклар туу мисалын да китерде.

– Иң беренче чиратта, туган телеңне белергә, башка милләт вәкилләре исә Татарстанда яшәгәч, татар телен дә өйрәнергә тиеш. Тел белми торып, халыкны аңлап булмый. Тарих, социология, фәлсәфә фәннәрен укыгыз. Әмма укырга гына түгел, уйланырга да кирәк. Кызганыч, хәзерге яшьләр уйларга яратмый. Алар карый гына. Интернетны күзәтеп барырга өйрәнгәннәр, ләкин фикерләүләре җитеп бетми. Фикерләү сәләте китап укыганда, уйланганда, укыганда, язгалап барганда туа, – диде Ф.Ислаев.

Яшьләр очрашудан канәгать калды. Кунакка “Алтын урта”ның проектлар мәктәбеннән соң дөнья күргән брошюраны бүләк иттеләр, киләчәктә дә элемтәдә торырга, тарихи кичәләр үткәрергә килештеләр.

Ләйсән ФӘТХЕТДИНОВА

Автор фотолары

Башка журналлар

2017 елда дини бәйрәмнәр һәм истәлекле көннәр

Мөселман ай календаре буенча 1438–1439 һиҗри еллар

25 гыйнвар 2017 ел 10:30

Диндә бала имезү мәсьәләсе

22 гыйнвар 2017 ел 10:05

Мөфти: Динне тарату белән бергә, тынычлыкны саклау өчен дә хәзрәтләр зур  тырышлык куя

Бүген Казанда Диния нәзрәтенең 2017 елдагы беренче Президиум һәм Пленар утырышы булды. Чарада 2017...

11 гыйнвар 2017 ел 09:51
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана