Реклама колы булмыйк!

21 октябрь 2011 ел 09:31

23 октябрь – Россиядә реклама белән шөгыльләнүчеләр көне. Беренчедән, әлеге һөнәр ияләреннән башка дөньяны күз алдына да китереп булмыйдыр кебек. Чөнки кеше акылына массакүләм мәгълүмат чаралары белән тәэсир итү сәүдә, хезмәт өлкәләрендә генә түгел, сәясәттә, җәмгыятьтә билгеле бер идеологияне пропагандалау өчен дә кулланыла. Рекламаның төп вазифасы – сатуны арттыруга стимул бирү булса да, минем әлеге рекламаның башка якларына да тукталып үтәсем килә. Монда сүз гөнаһ, язык, тыелган эшләрне тарату турында бара. Рекламаларның илле проценттан артыгы нәкъ менә шундый вазифаны үти.  Кызганыч, бүгенге көндә реклама товарның үсеш-сатылуына гына түгел, җәмгыятебездә фәхешлек, бозыклыкны үстерүгә дә зур йогынты ясый.

Мондый рекламаның эшчәнлек принцибы гади. Кешене алдап-йолдап, яңа товар алырга этәрәләр. Күп кенә кеше үз теләкләре белән идарә итә алмый һәм шул яңа товарны алу юлына бара да инде. Бу адымга аларның шәхси теләкләре, үз-үзләрен җиңә алмый торган сыйфатлары тарта.

Мисал өчен, сагыз рекламасы, беренче карашка, гади генә тоелса да, башка җенес вәкиле белән якынлыкка китерә ала дип күрсәтелә. Яки ир-атлар өчен чыгарыла торган ислемай рекламасын гына алыйк. Ул да бит, асылда, үзенең исе белән кызларны җәлеп итә һәм аларда дәрт уята. Бер генә сүз белән әйткәндә, реклама әхлаксызлыкны пропагандалый, аны уңышка һәм бәхеткә ирешү элементы буларак карый, кешене үз теләкләре колы итеп тәрбияли. Яки, мәсәлән, кешеләр арасында шундый фикер дә киң җәелде – хәзерге заман кешесе үзенең җәмгыятьтәге статусына тиң булган фатирга һәм машинага ия булырга тиеш. Шулай ук ул аларны гел алыштырып торырга, чөнки анысы да модага туры килеп торырга тиеш, имеш. Шул рәвешле, кеше кулланучыга гына әйләнеп бара. Хәзерге җәмгыятькә хас булган система түбән дәрәҗәдә булган теләкләрне канәгатьләндерүгә юнәлдерелгән. Моннан тыш, күп кенә нәрсәләр культ дәрәҗәсенә әйләнгән. Һәм бу уңышка ирешү үрнәге булып санала.

            Фарыз гамәлләрне үтәмәгән этник мөселманнар еш кына дин кешегә ниндидер йөкләмә өсти дип уйлыйлар. Имеш, болай да ыгы-зыгылы, вакыт тыгыз заманда үз өстебезгә нигә тагы артык йөкләмә алырга? Алар фикеренчә, дин аларның тормышын чикли, вакытларын ала, әйтерсең лә, намаз укымыйча алар барысына да өлгерә алачаклар.

Бу кешеләр нык ялгыша. Бары тик дин һәм Аллаһы Тәгаләгә ышаныч аркылы гына кеше тулысынча азат була ала. Намазын калдырмаучы мөэмин-мөселман һәркөн үзенең кечкенәме-зурмы гөнаһлары өчен ярлыкау сорый, һәр гамәлен уйлап, нәтиҗәсе оялырлык булмаслык итеп башкара. Һәм аны реклама тозагына бирелдертеп, бозыклыкка бастырып булмый. Иманлы, дин тоткан кеше тормышта үз юлын билгели ала. Шуңа да ул реклама ымсындыруыннан, кызыктыргыч кредитлардан һәм башка төрле буш ымсындыргычлардан ерак тора. Иманлы кеше беркайчан да үз теләкләренең колы булмас.

Үзәкләшкән дини оешма –

ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе,

мөфти                                                                                                                                                             Илдус хәзрәт ФӘИЗ

Башка журналлар

Ана филне чакырмыйк...

13 декабрь 2016 ел 16:06

Мәүлид

06 декабрь 2016 ел 10:43

Мәүлид мөбәрәк булсын!

06 декабрь 2016 ел 09:20
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана