Хак юл

28 сентябрь 2011 ел 09:19

Адәм баласы ислам диненә нинди генә юллар белән килми. Шулар арасында дини гыйлем хакыйкатьне һәм дөрес юлны күрсәтүче маяк кебек. Шундый заманада яшибез ки, вакыт артыннан куып, бер-беребез белән ихластан сөйләшү өчен дә кайчак вакыт җитми. Ләкин вакыт тарлыгын дөньяга сылтау дөрес түгел, теләгең булса, намазга өйрәнергә, гыйлем алырга, мәчет-мәдрәсәләргә йөрергә мөмкинлек табып була. Мәчет каршындагы курсларда рухи яктан җитлеккән, тәҗрибәле остазлар гыйлем бирә. Бөтен кешенең дә мәдрәсәдә гыйлем алырга мөмкинлеге юк. Күп очракта бу вакытның кысан булуына бәйле. Ә менә мәчет каршындагы әлеге курсларга күпләр бик теләп йөрер иде. Шуңа да әлеге курсларда гыйлем бирүче мөгаллимнәрнең куйган хезмәте икеләтә бәһале һәм зур әһәмияткә ия. Шуны истә тотып, 27 сентябрьдә уздырылачак мәчет каршындагы мөгаллимнәрнең республика киңәшмәсендә остазларыбыз, бер-берсе белән танышып кына калмыйча, тупланып килгән күпьеллык тәҗрибәләре белән уртаклаша һәм яңа программалар белән таныша алыр дип өметләнәбез.  Бүгенге көндә республикабызда меңнән артык мөгаллим бар, шуларның өч йөзе әлеге киңәшмәдә катнашыр дип көтелә. Киләчәктә мондый очрашуларга тагын да зуррак өметләр баглыйбыз, үстерү, киңәйтү өстендә эшләрбез, дип ышанам.

Күптән түгел генә башкалабыз Казанда ачылган Имамнарның квалификациясен күтәрү үзәге турында да билгеләп үтмичә булмый. 2011 елдан башлап Татарстанның мең биш йөздән артык имамы ике атналык әлеге курсларны ел саен үтәргә тиеш булачак. Бер уйлаганда, китап кибетләрендә дини әдәбият та җитәрлек, интернетны әйтеп тә торасы юк – кирәкле материалларны аласың да, вакытың һәм ихтыяр көчең җиткәнчә, белемеңне тирәнәйтә һәм рухи үсешкә ирешә аласың. Ләкин хикмәт анда түгел, без кешеләрне яшәү мәгънәсен табарга, үсәргә, камилләшергә, дин юлына беренче тапкыр аяк басучыларга рухи ярдәм күрсәтергә тиешбез. Чөнки мондый очрашулар аша без шәхес формалашуда катнашабыз, активлыгыбызны арттырабыз. Әлеге үзәкне оештыруның төп мәгънәсе нәкъ менә шунда да инде. Күпчелеге авылдан булган имамнарыбызга шундый зур вазифа йөкләнә... Инша Аллаһ, өметләребез акланыр дигән ышанычта калам!

Үзәкләшкән дини оешма –

ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе,

мөфти Илдус хәзрәт ФӘИЗ

Башка журналлар

Ана филне чакырмыйк...

13 декабрь 2016 ел 16:06

Мәүлид

06 декабрь 2016 ел 10:43

Мәүлид мөбәрәк булсын!

06 декабрь 2016 ел 09:20
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана