ӘНИЛӘР ХАКЫ

15 сентябрь 2011 ел 21:02

Беркөн бер егет пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) янына килеп:

– Я, Рәсүлуллаһ! Әнием бик картайды. Нәкъ сабый бала кебек булды. Яткан җиреннән тора алмый. Мин аны кулларым белән ашатам, чәй эчерәм. Тәһарәт алдырып, намазлыгы янына күтәреп илтеп куям. Һәр кушканын эшлим, теләгәнен үтим. Я, Рәсүлуллаһ! Әниемнең хакын үти алдыммы? – дип сорады.

Сөекле пәйгамбәребез (с.г.в.):

– Тудырган әниеңнең хакының йөздән бер өлешен дә үти алмадың! – диде.

Егет:

– Ни өчен? Я, Рәсүлуллаһ! Мин әниемнең бер әйткәнен ике тапкыр кабатлатмадым. Үзем шулкадәр хезмәт итәм, һич кенә дә аңа кыенлык китермәдем, – ди.

Рәсүл Әкрам (с.г.в.) әфәндебез:

– Әниең сиңа: “Улым үссен, бөек кеше булсын, озак яшәсен”, дип аркасында күтәреп йөртте. Син исә: “Кайчан үләчәк, үлсә котылыр идем”,  дип хезмәт итәсең. Монда таулар арасындагы кебек аермалык бар. Әниең сиңа баккан саен: “Улым, ни заман үсеп җитәчәксең”, дияр иде. Син исә: “Ни заман үләчәк”, диясең.

Шулай да бу ниятләрегез арасында булган аермалыкларның даһи бер кыйммәте бар. Син әниеңә никадәр хезмәт итсәң дә, аның хакын үти алмассың. Моны яхшы беләсең. Һичбер бала ата-анасының хакын үти алмас.

Фәкать шуны яхшы белегез ки, син әниеңә болай хезмәт итсәң, Җәнабы Хак сиңа бөек саваплар бирер. Ата һәм ананың ризалыгына лаек булган кеше Җәнабы Хакның ризалыгына да лаек булыр, – дип боера.

“Дини хикәяләр” китабыннан

 

Башка журналлар

Ана филне чакырмыйк...

13 декабрь 2016 ел 16:06

Мәүлид

06 декабрь 2016 ел 10:43

Мәүлид мөбәрәк булсын!

06 декабрь 2016 ел 09:20
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана