Электрон Коръән барлыкка килгән

15 сентябрь 2011 ел 20:25

Бу Коръәнгә mp3 файллар тупларга, наушниклар һәм flash-карталар да кертеп була.

Астана кибетләрендә Коръәннең электрон басмасы сатуда пәйда булган. Мондый Коръәнне уку мәҗбүри түгел, аны тыңларга гына да була. Бу яңалык дин тотучыга кирәкле булган сүрәләрне үзе яңгыратачак, казакъ, рус телләрен исәпкә алып, җиде тел арасыннан сайлап алу мөмкинлеге бар.
Изге китапның башка басмалардан аермасы шунда: ул бүләк дизайнерлы һәм аның махсус төргәге бар. Электрон Коръәннең барлык мөмкинлекләре, текст буенча махсус җайланма белән йөрткәннән соң гына ачыла. Бу вакытта китап “җанлана”: чын мөәзин тавышы белән ул кирәкле аятьләрне һәм сүрәләрне укый башлый. Комплектка намазны дөрес уку буенча инструкция генә түгел, ток җыю җайланмасы һәм USB-кабель кергән. Әлеге электрон Коръәнгә mp3 файллар тупларга, наушниклар һәм flash-карталар да кертеп була. Дин әһелләре мондый прогрессны хуплый, дип хәбәр итә tmk.kz (Казахстан татарлары дөньясы) сайты.

Башка журналлар

2017 елда дини бәйрәмнәр һәм истәлекле көннәр

Мөселман ай календаре буенча 1438–1439 һиҗри еллар

25 гыйнвар 2017 ел 10:30

Диндә бала имезү мәсьәләсе

22 гыйнвар 2017 ел 10:05

Мөфти: Динне тарату белән бергә, тынычлыкны саклау өчен дә хәзрәтләр зур  тырышлык куя

Бүген Казанда Диния нәзрәтенең 2017 елдагы беренче Президиум һәм Пленар утырышы булды. Чарада 2017...

11 гыйнвар 2017 ел 09:51
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана