Татарстан мөфтияте каршында яшьләр оешмасы төзелә

10 июнь 2011 ел 14:51

Татарстанда Мөселман яшьләренең иҗтимагый оешмасы төзелә башлады.

Бу атнада Татарстанның Казан (Идел буе) федераль университеты, Россия ислам университеты, медицина, аграр, энергетика университетлары кебек  дини һәм дөньяви уку йортларындагы иң алдынгы студентлар катнашлыгында оргкомитетның беренче утырышы булды, дип хәбәр итә әлеге проектның әйдәп баручыларының берсе, Диния Нәзарәтенең яшьләр бүлеге җитәкчесе Айнур Солтанов.

 Оешманың төзелү сәбәпләренә килгәндә, ул  Диния нәзарәтенең бүлек форматыннан аермалы буларак, эшчәнлекне, хокукларны киңәйтә, дип белдерде.

 “Мөселман яшьләре оешмасы үзенең чараларын үткәрә, грантлар алыр өчен конкурсларда катнаша, яшьләр хокукын һәм аларның кызыксынуларын яклап чыга, җәмгыятьнең экстремизм һәм ксенофоб юнәлешләренә каршы мөселман яшьләрен бергә туплап эш итә алачак”,  дип, оешманың дини түгел, ә иң беренче чиратта иҗтимагый булачагына басым ясады А.Солтанов.

Яңа оешманың төп бурычларының берсе – яшьләрне патриотик рухта, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалап, югары әхлакта, җәмгыятьтә һәм тормышта үз урыннарын таба алырлык итеп тәрбияләү, профессиналь яктан үсеш өчен шартлар булдыру һ.б.

 “Без башка конфессийларның да дөньяви һәм дини оешмалары белән хезмәттәшлек итәргә уйлыйбыз”, дип ассызыклап үтте ул.

Оешманың иң әһәмиятле вазифасы, – Солтанов әйткәнчә, җәмгыятьтә мөселманнарга, мөселман оешмаларына, мөселман җәмгыятьләренә карата уңай тәэсир тудыру, тулаем мөселман дөньясында Россияне яхшы яктан күрсәтү.

Берлеккә 14 яшьтән алып 35 яшькә чаклы мөселманнар кабул ителә, шулай ук башка регионнарда яшәүчеләр дә, чит ил студентлары һәм эшмәкәрләр дә, Ислам тотучылар һәм Россиядә яшәүчеләр дә керә ала. Башка регионнарда берлекнең вәкиллекләрен булдыру күз алдында тотыла.

 “Июль аенда Казанда  Россия мөселман яшьләре фестивале узачак, биредә без Мөселман яшьләре оешмасының төзелүен, максат-бурычлары турында да рәсми рәвештә хәбәр итәчәкбез”, - диде А.Солтанов.

 Оешма яңа уку елыннан тулы көченә эшли башлаячак дип көтелә.

ИА "Интерфакс"

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана