Мамадыштагы Әхмәт Ясәви мәчете мөселман кардәшләребезгә рухи көч бирә

08 сентябрь 2014 ел 10:48

Моннан алты ел элек, изге Рамазан ае алдыннан, мөселманнарыбызны шатландырып, Мамадышта өченче мәчет ачылган иде. Аны шәһәребездә туып-үскән, ил күләмендә танылган галим, СССР Дәүләт премиясе лауреаты Хәмит Нурмөхәммәт улы Ясәвиев хәләл акчасына җиткерде. Лаеклы ялга чыккач, Мамадышка кайтып яши башлаган күренекле фән эшлеклесе мәчет салу эшенә 2007 елда ук керешкән иде. Төзелеш өчен кирпечләрне Ижау шәһәреннән үк кайтартты. Мәчетне ачу тантанасында районның имам-мөхтәсибе Илһам хәзрәт Миңнегалиев: “Аллаһ йорты матур урында җиткерелгән. Зәп-зәңгәр төстәге Аллаһ йорты әллә кайдан күренеп, үзенә чакырып тора. Эченә керсәң, үзеңне Нух көймәсендәге кебек хис итәсең. Мәчетләребез тормышыбыздагы явызлык күренешләреннән котылу, миһербанлыкка, иманлыкка юл күрсәтү урыны булсын иде”, - диде. Ата-бабалары рухына багышлап салдырган, мәчеткә Хәмит абыйның бабасы Әхмәт Ясәви исеме бирелде. Ул бик диндар кеше булган. Хәмит абый мәчеткә кеше күп йөрсен иде дигән теләген белдерде. Изге йортларны җиткерү белән эш бетми әле. Гыйбадәтханәләрнең заллары Аллаһ юлындагы кешеләр белән тулып торганда гына мәчет төзелде дип әйтергә мөмкин. Һәрхәлдә, Хәмит абый Ясәвиев шулай дип саный. Беренче елларда мәчеткә кеше аз йөрсә, хәзерге вакытта җомга намазларына 20ләп кеше җыела.

Хәмит абыйның хәйрия эшләре шактый. 1995 елда Сургут шәһәрендәге тәүге мәчетнең төзелешенә иганәлек итә ул. Шул ук шәһәрдә икенче елны икенче мәчеткә нигез салуда булыша.

Аның инициативасы белән Мамадыштагы Әхмәт Ясәви мәчетендә мәктәп яшендәге балалар арасында Коръән уку бәйгеләре еш уза. 2010нчы елда Изге Рамазан аенда Хәмит абый аеруча шаккатырды: мәчеткә тәравих намазына килгән һәрбер кешегә һәр көнне 100әр сум сәдака өләште. Быелгы Рамазан аенда Хәмит Ясәвиев тырышлыгы белән мәчеттә көн саен ифтарлар оештырылды. Көне-көне белән 80 кешегә кадәр җыелган көннәр булды.

2009нчы елда мәчеткә мөәзин булып Нурислам Газизов килә. Шунысы сөенечле ул минем классташым Венераның улы. «Ислам динен кабул итүгә 1000 ел» мәдрәсәсендә белем алды, быел читтән торып РИУның теология бүлеген тәмамлады. Укыганда Чиләбедә армия сафларында хезмәт итеп кайтырга да җитеште. 2011нче елдан мәчеттә имам вазыйфасын башкара башлады. Яшь кенә кешенең шундый зур җаваплылыкка алынуы батырлыкка тиң. Әле мәчет каршында Хәмит абый ике фатирга исәпләнгән йорт төзеп ята. Бер ягы үзенә булса, икенче ягын имамга бирәм ди. Имам да фәрештә түгел, аңа да тору урыны, ашау кирәк. Хәмит ага мәчетне генә түгел, яшь имамны да кайгырта. Мәчетне бит аны төзедек дә эше бетте түгел, аны бит әле тотарга, яшь имамга хезмәт хакы да түләргә кирәк. Бу яктан яшь имам бәхетле.

Әхмәт Ясәви мәчете абыстайдан да бик уңды. Матур мөселман күлмәген кигән, ап-ак яулыгын бәйләгән бу ханым әллә кайдан ерактан ук күзгә ташлана. Нурлы, ачык йөзле, йомшак кына сөйләшә торган Рәсимә апа Гайнетдинова белән аралаша башлагач та, җанга ничектер җылы булып китә, күңел күтәрелә. Аллаһы Тәгалә исемен авызыннан да төшермәгән бу ханым, ниндидер тылсымлы көчкә ия булгандай, кешене үзенә җәлеп итә. “Тавышы бигрәк моңлы, ул әйткән мөнәҗәтләр елата да, уйлата да”, - диләр аның турында шәһәрдәшләребез. Ислам динен таратуда бу ханымның активлыгын сөйләп бетерерлек түгел. Бер генә дини бәйрәм дә, Ураза һәм Корбан гаетләреме - берсе дә аның катнашуыннан башка үтми. Ә дини кичәләр үткәргәндә, аның көйләп Коръән укуын, вәгазьләр сөйләвен өлкәннәр дә, яшьләр дә ихлас күңелдән тыңлыйлар, үзләренә үрнәк алалар. Аның вәгазьләре үгет-нәсыйхәтләре, кылган изге гамәлләре күп кешеләрне туры юлга бастырды. Ә аның көләч күзләренә, ягымлы карашына карап, сөбханалла, дип куясың. “Дин яшәртә мине” - ди абыстай.

Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен йөрүче яшь имам, абыстай тырышлыгы белән Аллһ йортына йөрүчеләр бик күп булыр иншалла.

Фирая Мингалиева,

Мамадыш шәһәре

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана