Әлмәттән баеп кайттык

11 декабрь 2014 ел 10:25

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев мөгаллимнәргә Әлмәт ягына сәяхәт кылырга тәкъдим ясагач, бик теләп ризалаштым. Без туп-туры күренекле мәгърифәтче-галим Ризаэддин Фәхретдиннең мирасын өйрәнүгә һәм аны белем һәм тәрбия бирү процессында куллануга багышланган чарага – галимнең туган авылы Кичүчатка юл алдык. Ризаэддин хәзрәт хезмәтләреннән дәресләрдә даими файдалансак та, аның туган авылын, ул яшәгән нигезне беребезнең дә күргәне юк иде.

Мәктәпнең мәһабәт бинасы чиста-пөхтә ишегаллары белән ерактан балкып, үзенә дәшеп тора. Ишекләрне ачып керүгә милли киемдәге ягымлы йөзле малайлар, кызлар каршы алды. Кулларында пешерү серен бары әлмәтлеләр генә белгән татлы бавырсак. Балаларның күңелләрне айкарлык матур чыгышларыннан соң түргә узып, мәктәп белән танышабыз. Бай як шул, җиһазланышы, бизәлеше зәвыклы.

Очрашуга Әлмәт районы имам-мөхтәсибе Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов, авыл имамы, мәгариф бүлеге хезмәткәрләре, районның тел, әдәбият, әхлак мөгаллимнәре дә килгән иде. Мәктәп белән танышкач, 6 нчы сыйныфка ачык дәрескә кердек. Диварга галим портретын һәм: “Кешенең иң олы байлыгы акыл, гыйлем һәм әдәплелек”,- дигән канатлы гыйбарәне язып элгәннәр. Китаплар күргәзмәсендә Ризаэддин мулланың әле без күрмәгән китаплары

белән танышу бәхетенә дә ирештек. Тел-әдәбият укытучысы Рәсимә Минсәгыйрь кызының дәресеннән үзебез өчен кызыклы мәгълүматлар алу белән генә чикләнмичә, укыту-тәрбия процессында кулланылган яңа технологияләр белән дә таныштык. Сөйләшү түгәрәк өстәл артында дәвам итте. Мәктәпләрдә әхлак дәресләре укытуның чишмә башында торган Бөрбаш мәктәбе директоры Гүзәл Бариеваның осталык дәресе күрсәтүе очрашуга ямь өстәде.

Бу төбәкнең үзгә нигъмәтләре белән сыйлангач, Ризаэддин Фәхретдиннең музей-йортына юнәлдек. Каршыбызда гап-гади борынгы авыл өе. Туган нигезләрне искә төшереп, күңелләрне сагыш сара. Тын гына эчкә узабыз. Сөбханалла! Каршымда республикада даими үткәрелүче Ризаэддин Фәхретдин укуларында танышкан филология фәннәре кандидаты Диләрә Гыймранова басып тора!

Музей эшчәнлеге минем өчен аеруча кызыклы. Карадуган мәктәбенә кайтып эшли башлагач, 1976 елда мәктәптә Муса Җәлил музее төзеп, аны ун ел буе җитәкләгән идем. Ә Кичүчатта музей 1995 елда ачылган. Һәм тирә-якның гына түгел, бөтен районның әхлак тәрбиясе үзәгенә әверелгән. Музей эшчәнлеген җәелдерү өчен бер генә мөмкинлекне дә кулдан ычкындырмаска тырыша мондагы хезмәткәрләр. Әллә ничә төрле грант кына отканнар. Иганәчеләр дә нык ярдәм итә икән. Залларга 300 дән артык экспонат куелган булса, фондта 4 меңнән күбрәк эшкәртәсе, өйрәнәсе хәзинә тупланган. Безне иң гаҗәпләндергәне – Ризаэддин мулланың нәсел шәҗәрәсен яктырткан зал уртасындагы агач булды.

Ризаэддин Фәхретдиннең мирасын танытуда күп эшлиләр әлмәтлеләр. Хәтта Мәскәүдә, Кызыл мәйданда мәскәүлеләрне, килгән кунакларны хәзрәтнең хезмәтләре белән таныштырып, бер атна басып торган Диләрә Габделкави кызы. “Янымнан кеше өзелмәде, русчага тәрҗемә ителгән китапларын сорап аптыраттылар”, - дип сөйләде ул.

Әлмәтнең Ризаэддин Фәхретдин исемендәге җамигъ мәчете безне кабатланмас архитектурасы, зурлыгы белән таң калдырды. Бу гаҗәп бинада икенде намазын укып мәдрәсәгә барып, анда кызлар һәм ир балалар мәдрәсәләрендәге уку, яшәү шартлары белән таныштык...

Бер кочак тәэсирләр, кыйммәтле мәгълүматлар, белем һәм күчтәнәчләр төяп кайттык без бу сәфәрдән. Аны оештырган Җәлил хәзрәткә, район хакимияте җитәкчесе Рамил Нотфуллинга, мәгариф бүлеге башлыгы Алия Юныс кызына һәм, әлбәттә, әлмәтлеләргә барлык мөгаллимнәр исеменнән рәхмәтебезне җиткерәм.

Әминә МӨХӘММӘТҖАНОВА,

Балтач районы, Шубан мәктәбенең әхлак мөгаллимәсе

"Дин вә мәгыйшәт"

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы